-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бер яманның зарары мең яхшыга тияр

Республикада “Алга” транспорт картасыннан файда күргән халыкка кем каршы төшә?

Республикада “Алга” транспорт картасыннан файда күргән халыкка кем каршы төшә?

Әлеге картаны куллана башлаганнан бирле файдасы сизелерлек күренә – тыгын автобус­та акча эзләп сумка актарасы, иртән акча вакламыйча юлга чыгып, водительнең кайтарып бирергә акчасы юклыгыннан уңайсызланасы юк, 60 минут эчендә бер автобустан – икенчесенә, яисә электр транспортына төшеп утырсаң, акча түләмисең. Шәһәр яны автобуслары, электр поездларында да түләүләргә сизелерлек ташлама каралган. Шулай шатланып кына йөреп ятканда…

Беркөн эшкә башкаланың буеннан-буена бара торган 272нче маршрут автобусы белән килдем. Иртәнге сигездән соң була торган тыгын, кем утырган, кем баскан, кем ишек төбендәге баскычта бер аягында басып бара. Водитель, 35-40 яшьләр тирәсендәге яшь ир, юл өчен түләүләрне ала. Автобусның алгы тәрәзәсенә тыштан да, эчтән дә “20 сум” дип язып куелган. Халыкның 80 проценты “Алга” картасын суза. Водитель аны ала да, махсус аппаратка куеп, исәп-хисап ясый. Барысы да гадәти кебек. Әмма беренче карашка гына икән шул...
Автобустагы бер ханым транспорт картасын сузды да: “Миңа билет бирегез!” – диде. Водитель танау астыннан нидер мыгырдады һәм, моңа кадәр ертылмаган билетларны бер төргәк итеп ертып алып, ханымга сузды. Анысы карады да: “Ә ни өчен 25 сум алынган, юл хакы 20 сум түгелмени?!” – диде. Водитель сүзсез генә аңа 5 сум акча сузды. Ханым төшеп калды.
Моны күреп калган берничә пассажир тизрәк акчасын барлый башлады, транспорт картасын ераккарак алып куйды. Төшәр вакыт җиткәч, мин дә акча суздым. Шунда транспорт картасын хез­мәтләндерүче аппаратның гадәт­тәгечә водительдән уң якта, пассажирның күз алдында түгел, ә сулда, руль кырыендагы кысан почмакта булуына игътибар иттем. Монда ничә билет чыкса да күрмисең инде... Картада акча нигә шулай тиз бетә икән дип аптырыйсы да юк!
...Кичә генә автобустан троллейбуска күчеп утырганда икенче билетны бушлай алып, эшкә бик канәгать кенә килеп җиткән идем, бүген хафага калдым. “Алга” транспорт картасына шулкадәр ияләштек, җаена төшендек, әмма 5 сумга намусын саткан шушы водитель аркасында күңелгә шик керде. Нишләргә?
Хәзер мин дә теге ханым кебек водительдән билет сорый башладым. Үзем дә сизмичә, аларның иң “яраткан” пассажирына әверелдем. Әйтик, кичә автобустан төшәргә бер тукталыш кала карта белән исәп-хисап ясадым да, “Билет алырга мөмкинме?” – дидем. Руль артыннан шундый күз карашы ташладылар ки, егылып кына кит инде менә! Хәер, күз карашыннан гына түгел иде егылырлык сәбәп. Абзый шундый итеп басты газга, шундый “сигез”леләр ясый-ясый чаба башлады ки, егылмыйча калу һич мөмкин түгел иде, мин тизрәк утыру ягын карадым...
Тагын берсе “утыртты” әле шушы көннәрдә. Бу водитель “Башавто­транс”ның башкаладагы 290нчы маршруты автобусында, икеләнергә урын калдырмыйча, “Проезд 28 рублей” дип язып элгән. “Транспорт картасы белән күпме?” – дип кызыксынгач, “Шулай ук!” – ди. “Анысы кайсы законнар буенча?” – диюемә, “Монда минем законнар!” – ди “гаярь” егет. Бер ир аның белән телгә килде, “25 сум булырга тиеш бит, ичмасам”, – дип караган иде, водителебез бөтен автобуска: “Ты чё как баба за три копейки удавился, иди пешком!” – дип ярып салмасынмы?! Өстәвенә, аны билгеле адреска юллады...
Юк, 3 сум да, хәтта 5 сум да әллә ни зур байлык түгел, әлбәттә, әмма “Алга” транспорт картасыннан файда күрә башлаган халык өчен күңел кырыла. Бер-ике яман водитель күпме яхшылыкны юкка чыгара түгелме? Теге эче киткән сыер кебек инде бу... Сер түгел, кайберәүләр, аны кулланудан файда юк, барыбер алдашып булса да, шул акчаны алалар дип, картадан файдаланмый башлый.
Бу хакта без транспорт һәм башка социаль карталар эшчәнлеген тәэмин итүче “Социаль карталарның Башкорстан регистры” акционерлар җәмгыяте генеральный директоры урынбасары Олег Романов белән дә сөйләштек, ул безгә түбәндәгеләрне бәян итте:
– Моңа кадәр безнең республикада транспортта ташламалы хаклар белән социаль карталары булган кешеләр генә йөри ала иде. Алар әле дә кулланышта. Әйтик, пенсия яшендәгеләр 600 сум түләп, ай буена транспортта теләсә күпме йөри ала. Бу хезмәт бигрәк тә бакчачылар арасында киң таралу алган. Шунысы бар: мондый хезмәт безнең республикада гына саклана, башка төбәкләрдә берничә, әйтик, 50, 30 тапкыр йөрү генә каралган.
Ә 2019 елның сентябреннән “Алга” картасы кулланышка керде. Әлегә аннан 450 мең тирәсе кеше файдалана. Төгәл санын әйтеп булмый, чөнки аларга көн саен меңәрләгән яңа кулланучылар кушылып тора.
Русиянең транспорттан файдаланучылар хокукларын яклаучы законнары буенча, пассажир атобуска кергәч тә билет сатып ала, аны сезнең кулга бирергә тиешләр. Монда бернинди тоткарлык та була алмый. Әгәр инде транспорт картасы белән тиешле хакка билет бирелмәгән икән, сез картаның арткы ягында язылган саннар буенча бушлай телефонга шалтырата аласыз (8 800 347 1111). Анда нинди маршрутта, нинди вакытта билет алуыгызны әйтегез, автобусның дәүләт номерын хәтер­ләсәгез, тагын да яхшырак. Барысы да ачыклангач, артык алынган акчагызны янә картага салачаклар. Шул рәвешле, без водительләрне, шәхси автобус тотучыларны берникадәр тәртипкә өйрәтәчәкбез.
Сезнең борчылуыгыз урынлы, кайбер машина йөртүчеләр “Алга” транспорт картасы ярдәмендә юл ачылган бик яхшы башлангычларга аяк чала. Әйтик Яңа ел алдыннан гына без 18 яшькә кадәр ятим һәм караучысыз калган балаларга “Алга” картасы белән 50 тапкыр бушлай йөрү мөмкинлеген бирдек. Хәзер бу мөмкинлектән 53 муниципалитетта ике меңнән артык бала файдалана. “Бәйрәм”, “Сабантуй” кибетендә “Алга” картасы буенча ташламалар алырга була. Тиздән күпбалалы гаиләләргә социаль-мәдәни объектларга бушлай яисә ташламалы хакка керү мөмкинлеген булдырырга уйлыйбыз. Гомумән, безнең планнар зур, шуңа күрә “Алга” картасыннан баш тартырга уйламагыз, аны киңрәк файдаланыгыз, ышаныгыз, игелеген мотлак күрәчәксез!
Чыннан да, “Алга” картасы буенча ташлама транспортта йөрү хакына гына каралмаган. Аның белән, әйткәнебезчә, “Бәйрәм”, “Сабантуй” кибетләр челтәре, янә канцелярия товарлары белән сәүдә итүче “ОфисКласс”, “Эдвис”, “Юные таланты Башкортостана”, “Планета” китап кибетләрендә дә ташлама алырга була.
Шушы һәм башка файдалы мәгъ­лүматларны https://alga-card.ru/index.php сайтыннан алып була, барлык сораулар буенча “кайнар линия” телефоны – 8 800 347 1111
Бер-ике яман водитель аркасында “Алга” транспорт картасыннан баш тарту ярамас, дигән фикер дөрес булыр, безнеңчә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фикеренчә, транспорт системасында барыбер тәртип урнаштырылачак. Әлеге тармакка кагылышлы реформа инде үзенең нәтиҗәләрен бирә. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев белдерүенчә, “Башавто-транс” предприятиесе пассажирлар ташу базарында үз өлешен 15 проценттан 30 процентка кадәр арттырган. Үсешнең төп факторлары арасында – Уфаның транспорт системасын реформалаштыру, яңа автобусларны күпләп сатып алу, шулай ук “Алга” бердәм транспорт картасын гамәлгә кертүне дә атарга була. Республика предприятиесенең мондый уңышлары халыкка да файдага.
Транспорт системасында барысы да ал да гөл түгел, билгеле. Әмма шунысын онытмыйк: хәзер әлеге тармакта үзебезгә ошамаган күренешкә тап булсак, каядыр мөрәҗәгать итеп, анык җавап алу мөмкинлеге бар. Бүгенге язмабыз белән “Алга”лы укучыларыбызга алда да кулланырлык мәгълүмат бирә алсак, бик шат булырбыз.

Резида ВӘЛИТОВА.


Читайте нас: