+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хатын-кызның бәхете күзләрендә чагыла!

Регина Үлмәскулова белән очрашып сөйләшү җанны җылытты.

Дистәләгән, йөзләгән хатын-кыз арасыннан бәхетлесен танып буламы? Әлбәттә, була. Күңеле якты хисләр белән тулы хатын-кыз һәрвакыт елмая. Аның елмаюы – бөтенләй башка, җылы, ихлас. Хатын-кызның күзләре балкый, елмая икән – ул, һичшиксез, бәхетле дигән сүз. Чөнки бәхет ул – эчтә, җанда, күңелдә яши һәм тышкы кыяфәттә чагылмыйча калмый.

Бүздәк районына командировкаларның берсендә миңа бар булмышыннан нур бөркелеп торган хатын-кызларның берсе – Регина Үлмәскулова белән танышырга туры килде. Дөресрәге, ул чакта без аның бик сәләтле, төрле иҗади конкурсларда җиңүләр яулаган укучы кызы турында язарга барган идек. Аралашкан вакытта яшь кенә бу ханым тормыш, гаилә, үзара мөнә-сәбәтләр, балалар турында мәгънәле итеп сөйләве белән соклану уятты һәм мин аның уй-фикерләрен куен дәфтәремә теркәп барганмын.
Җиңел хәрәкәтле, нәфис гәүдәле, җитез ул Регина. Өендә һәр нәрсә зәвык белән сайланган, һәр җирдә тәртип. Аш-суга оста, уңган хатын. Ә иң мөһиме, зур, тату гаиләнең кояшы, илһамчысы ул. Тормыш иптәше Вадим белән ике кыз һәм бер ул үстереп, район үзәгендә матур дөнья көтәләр. Регина үзе балалар бакчасында тәрбияче булса, Вадим автосервиста эшли. Кызлары – 10 яшьлек Юлия белән 10 яшьлек Милена Бүздәкнең 1нче мәктәбендә икесе дә “бишле”гә генә укый. Алар бию, җыр, театр түгәрәкләренә йөри, спорт белән шөгыльләнә. Республика, Бөтенрусия конкурсларында мәктәп, район данын яклап, бихисап конкурсларда призлы урыннар яуларга өлгер-гәннәр. Төпчекләре – 2 яшьлек Эмир да апаларыннан калышмый, көн саен яңа һөнәр арттыра.
Әйткәндәй, Үлмәскуловлар якташлары арасында үрнәкле яшь гаилә буларак күптән абруй казанган.
“Районда нинди генә бәйге, флешмоб, конкурс үтмәсен, алар шунда ук кушыла, тырышып әзерләнә һәм матур нәтиҗәләр күрсәтә”, – ди укучыларының әти-әнисе белән горурланып, Бүздәкнең 1нче мәктәбе укытучысы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Зилә Мостафина.
Аларның “Яшь гаилә”, “Коляскалар парады” һәм башка күпсанлы конкурсларда җиңүе дә шул турыда сөйли. Билгеле булуынча, 2019 елда гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, шулай ук Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан һәр район үзәгендә күпбалалы, үрнәкле гаиләнең фоторәсеме баннер итеп урнаштырылды. Бүздәктә исә район үзәгендә өч урында Үлмәскуловлар гаиләсенең бик матур фоторәсеме бизәп, якташларын Яңа ел бәйрәмнәре белән тәбрикләп торган.
Әлбәттә, бу уңышлар артында ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек ята. Регина белән Вадимның икесенә дә хас бу сыйфатлар.
– Һәр туган көнне ничек үткәрсәң дә, уза ул. Безнең уебызча, көн бушка, заяга узмасын. Сүз дә юк, балаларны актив тормышка, төрле чараларга җәлеп итү, аларга әзерлек барышы, катнашу шактый мәшәкатьле эш. Ләкин бу шундый күңелле һәм кабатланмас мизгелләр! Мондый чаралар гаиләне берләштерә, балалар да кыюрак, максатчанрак була бара. Алар барысын да күреп, үзләренә сеңдереп үсә бит. Без шундый матур гаиләдә тәрбияләндек дип, үз балаларына горурланып сөйләрлек булсын иде, – ди Регина.
Ул кайчандыр зур гаилә, үз йортларын салып керү турында хыялланган. Шөкер, тормыш юлында уй-ниятләрен чынга ашырырдай, тырыш, үз дигәненә ирешә торган кеше туры килгән. Беренче тапкыр туйда танышкан, хәрби хезмәттән отпускага кайткан, матур буй-сынына солдат формасы килешеп торган егеткә бер күрүдә гыйшык уты кабынган мизгелләр дә әле яңа гына булган кебек...
– Хатын-кызның бәхете – ирдән, диләр... – әңгәмәдәшем истәлекләр яңарткан арада сүз катам.
– Икеңнән дә тора, – ди Регина. – Миңа калса, бәхетең ир кулында дип, аңардан гына нәрсәдер таләп итеп, көтеп утыру дөрес түгел. Бездә эш бүлешү, бу – синеке, бу минеке дигән сүз юк. Әйтик, ял көннәрендә Вадим берәр ризык әзерләп, миңа ял оештыра. Ул бик тәмле итеп итле бәлеш, токмач кисеп, аш пешерә. Мин үзем дә ир-ат эшеннән бер дә курыкмыйм. Кулга кадак-чүкеч алганым да, кирпеч ташыганым да бар. Балалар тәрбияләгәндә дә бер сүзле булырга тырышабыз. Бер-береңне аңлап, яратып, үзара ярдәмләшеп, балалар өчен тырышып яшәү – чын бәхет шул инде ул. Һәрхәлдә, минем өчен шулай.
– Белүемчә, сез бик иртә әнисез калып, яшьли үзаллылыкка өйрәнгәнсез. Тормышка булган җитди карашыгыз шуннан да киләдер, бәлки?..
– Мин 19 яшемдә кияүгә чыктым һәм язмыш миңа икенче әниле булу бәхетен насыйп итте. Ул иремнең әнисе – Надежда Михайловна. Инсафлы, ярдәмчел, тыйнак һәм олы йөрәкле кеше ул безнең әни. Урыс милләтеннән булса да мөселман йолаларын үти, зурлап Коръән ашлары уздыра, аш-суга оста. Әле кичә генә телефоннан сөйләшкән арада, иртәгә бездә кунаклар була, димен. Берничә сәгать үтүгә, күпертеп чәкчәген пешереп, әти белән килеп тә җиттеләр.
– Килен бианай туфрагыннан була, диләр бит...
– Мине күп нәрсәгә нәкъ ул өйрәтте. Бервакытта да авыр сүз әйтми, киңәшләрен бирә. Әни минем өчен үрнәк, гаиләдә аның кебек булырга тырышам, – ди Регина.
Сүземне йомгаклап, хатын-кызның бәхетле булуын сүзсез дә чагылдыра торган тагын бер билгене әйтәсем килә. Үз тормышы белән канәгать булганга, гел елмаеп торганга күрә аның күз тирәсендә вак җы-ерчыклар барлыкка килә, гомер үткән саен алар арта гына бара. Әмма алар аны ямьсезләми, киресенчә аның нурлы йөзен тагын да ямьләп кенә җибәрә...


Фото: гаилә архивыннан
Читайте нас: