+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дөрес яшибезме?..

Ни өчен коронавирус кичергәннәр тормыш мәгънәсе хакында ешрак уйлана башлый?..

Ни өчен коронавирус кичергәннәр тормыш мәгънәсе хакында ешрак уйлана башлый?..

Беркөнне ахирәтләр белән сөйлә­шеп утырдык.
– Беләсезме, кызлар, миңа ковид белән авырганда физик яктан бигрәк, мораль яктан авыр булды. Башка әллә нинди уйлар килде... Күңел төшенкелегенә бирелдем, кыскасы... – диде күптән түгел яңа коронавирус инфекциясеннән савыккан бер дустым. – Менә чирләп ятам. Йоклый алмыйм. Тәрәзәгә карыйм. Ә анда шулкадәр матур итеп кояш чыгып килә. Ләкин мин аңа карап шатлана алмыйм, киресенчә, кәефем төшә, “Бу дөньяда мин нигә яшим икән?” – дип уйлый башлыйм...

– Кара әле, минем дә шундыйрак халәт булды бит! – дип сүзгә кушыла икенче ахирәтем. – Аеруча бераз савыга башлагач. Кызлар, ишеттегезме соң, бу вирус бит махсус уйлап чыгарылган, кешеләрне психологик яктан бирешергә мәҗбүр итәр өчен!
– Хе! Юк сүз сөйләмә, мин икенче төрле уйлыйм, – дип елмая өченчесе. – Минемчә, бу чир “өстән” (бармагы белән күккә күрсәтә) махсус җибә­релгән. Без, кешеләр, тормыш мәгъ­нәсе хакында бераз уйлансын өчен. Бу дөньяга ни өчен килгәнбез, дөрес яшибезме, юкмы...
– Димәк, кешелек дөрес юлдан китмәгән инде?
– Әлбәттә!
– Китегез инде, ниндидер бер чир­гә шулкадәр мәгънә бирмәгез...
Соңыннан бу сөйләшү хакында мин уйланып йөрдем әле. Вирусның килеп чыгышы турында әйтә алмыйм, ләкин без, чынлап та, дөрес яшибезме соң? Ничек яшибез? Күпчелегебез болай яши – иртән тора, эшенә китә, кайта, ашау ягын кайгырта, өйдәге эшләр белән мәш килеп ала, ул арада кич җитә. Тагын ята, тора, китә, кайта... Шул арада гомер дә үтә, балалар да үсә, без дә картаябыз... Кайсыбызның гына вакыт табып, баласының күзлә­ренә карап, кочагына алып (ничә яшь­тә булуына карамастан!): “Сине ни борчый? Нинди яңалыкларың бар?” – дип сораганы бар? Безнең көндәлек сораулар: “Кайттыңмы?” “Киттеңме?” “Ашадыңмы?”
Ә кемнең генә, әйтик, соңгы бер атнада берәр матур гамәл, ниндидер изгелек эшләгәне, болай гына, бернинди бәя, рәхмәт өмет итмичә, ярдәм күрсәткәне бар? Әлбәттә, бар андыйлар. Мәсәлән, бүгенге заман геройлары – волонтерлар. Ә бит алар нәкъ шушы пандемия чорында күбәеп китте түгелме соң? Кайберләребезгә матур якларын ачарга ярдәм иткән өчен без... пандемиягә рәхмәтле булырга тиеш түгелме?..
Килешерсез, көн саен диялек һәркемгә авыр сүз әйтү, әрләшү кебек күренешнең шаһиты булырга туры килә. Кибеттәме, транспорттамы, эш-тәме... Ә матур, җылы сүзләрне башкаларга еш әйтәбезме соң без? Хәтта якын кешеләргә дә? Тормыш – кино, әкият түгел, матур сүз әйтешеп кенә яшәп булмый, дөрес. Ә аны әкияткә охшату да үзебездән тора бит, югыйсә...
Ә кайсыбызның гына гап-гади бер көнне башын күтәреп ак болытларга, я булмаса йолдызларга караганы бар? Йолдызлар, дигәннән...
“Исәнмесееез, йолдызлааар...” – дип пышылдаганымны сизми дә калдым беркөнне, кичке күк йөзенә баккач. Әйтерсең лә күптән күрмәгән танышларымны очраттым! Улымны иҗади түгәрәктән алырга иртәрәк барганмын, шулай да тынчу мәктәп коридорына кереп утырасы килмәде, тышта көтеп торырга булдым. Салкын, ләкин җилнең әсәре дә юк. Аяк астында кар шыгырдый, күк йөзенә тәлгәш-тәлгәш йолдызлар сибелгән. Гаҗәп, шәһәрдә дә йолдызларга сокланып була икән лә! Тукта әле, мин шәһәрдә инде ничә ел яшим, төнге күккә кү­тә-релеп карап, йолдызларны күзәткә-нем булдымы соң? Әй яшибез дә соң, көн саен каядыр ашыгабыз, барысына да өлгерергә тырышабыз, эшләнмәгән эш калмасын, янәсе... Ә күккә күтәрелеп карарга әллә вакыт юк, әллә теләк юк... Җир кортлары диярсең...
Ә бар иде бит, бар иде тау башында җиләк җыйганда бер туктап алып, утырып, күкнең чагу зәңгәрле-генә, ак мамыктай болытларның матурлыгына сокланган чаклар! Бар иде бит кич саен капка төбендә йолдызлар тәлгәше астында кочаклашып, беренче мәхәббәтнең йөрәк тибешен тыңлаган вакытлар...
Андый лирикага бирелергә вакыт юк, эш күп, дөньяда күпме җинаятьче бар, әнә шуларга мораль укырга кирәк, дияр кемдер. Кызганыч, җинаять-челәрне генә алай төзәтеп булмас шул... Ә безгә, бәлки, бераз лирикага да бирелергә, матурлыкка сокланырга, җылы сүзләр әйтергә, матур гамәлләр башкарырга вакыт табарга кирәктер? Югыйсә, кем әйтмешли, гомер – искән җилдәй, ахырда без шул туктаусыз ашыгуларыбызны һәм бетмәс эшлә-ребезне генә искә алырбызмы?
Бер кинодамы мондый фикер ишеткән идем: “ничек булдыра ала-сың, шулай яшә һәм нәрсә булса да булыр”. Ни өчендер “күңелең кушканча яшә һәм нәрсә булса да булыр” дип үзгәртәсе килә кайчак... Ә күңел нәрсә куша соң, уйланганыгыз бармы?
Бер йөзъяшәр әбидән сораганнар: “100 яшькә җитә алуның сере нидә?” “Бу тормыштан мөмкин кадәр рәхәт-лекләр алып яшәргә кирәк”, – дигән ул. Димәк, бәхетле була белеп яшәргә кирәк, дип аңлыйм мин. Ә галимнәр кешенең кайчан бәхет тойгысын кичергәнен исбат иткән иде инде – ниндидер изгелек эшләгәндә, матур гамәл башкарганда, башкаларга файда китерә, ярдәм итә алганда кеше искиткеч бәхет тойгысы кичерә икән.
Әйдәгез, пандемиядән сабак алыйк та, бәхетле булып яши башлыйк әле! Һәрхәлдә, шуңа омтылып...

Ләйсән Якупова.
Читайте нас: