+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Һәркемнең үз эшеме?

Иммунлаштыру бик күп гомерләрне саклапкалырга ярдәм итәчәген барыбыз да аңласа иде.18 гыйнвардан илебездә коронавирус инфекция­сенә каршы иммунлаштыру башланды. Бу уңайдан халык фикере икегә бүленде дисәң дә була: кемнәрдер әлеге чараны күптән көтә идек, вакцина ясатабыз, дисә, икенче берәүләр прививкага кискен каршы. Ярый, беркемне дә әлеге процедурага мәҗбүриләп алып бармыйлар, иммунлаштыруда катнашу-катнашмау һәркемнең үз эше, тик менә бу яссылыкта мәсьә­ләнең агышына бөтенләй төшенмәүчеләр дә җитәрлек.

Иммунлаштыру бик күп гомерләрне саклап
калырга ярдәм итәчәген барыбыз да аңласа иде.

18 гыйнвардан илебездә коронавирус инфекция­сенә каршы иммунлаштыру башланды. Бу уңайдан халык фикере икегә бүленде дисәң дә була: кемнәрдер әлеге чараны күптән көтә идек, вакцина ясатабыз, дисә, икенче берәүләр прививкага кискен каршы. Ярый, беркемне дә әлеге процедурага мәҗбүриләп алып бармыйлар, иммунлаштыруда катнашу-катнашмау һәркемнең үз эше, тик менә бу яссылыкта мәсьә­ләнең агышына бөтенләй төшенмәүчеләр дә җитәрлек.

– Үз организмыма вирус кертергә юләрме әллә мин! – дип белдерде бер танышым. – Әнә башкалар кадатсын.
Кайсы вакцинаның да төп тәгаенлә-неше шунда бит инде: организмга күпме-дер күләмдә авыру китереп чыгаручы вирус кертелә. Тик ул вирусның көчсез­ләндерелгән төре була. Аның белән очрашкач, организм вирусны “танырга” өйрәнә, иммунитет барлыкка килә. Чын вирус һөҗүм иткәч, кеше аны җиңелчә формада үткәреп җибәрә, я булмаса бөтенләй авырып та тормый.
Вакцина – аны кадатучыны саклау белән беррәттән, коллектив иммунитет барлыкка китерү өчен дә яхшы чара. Халык­ның 75-94 проценты иммунлаштыруда катнашса, калганнарга да авырыйм дип куркасы юк.
Соңгы елларда республикада тубер­кулезның актив формасы белән авыручы балалар саны күбәюгә карамастан, кайбер әти-әниләр балаларына БЦЖ прививкасын ясатудан баш тарта икән.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, шушы елның ике аенда гына да яңа туган 486 сабыйга БЦЖ прививкасы ясалмаган, чөнки ата-аналары аңардан баш тарткан. Шул ук вакытта, табиблар әйтүенчә, әлеге вакцина балаларны туберкулезның киң таралган бик авыр формаларыннан саклый. Бу чир, билгеле булуынча, төчкергән, йөт­кергән авырудан һәм ул кулланган көндәлек әйберләр, савыт-саба аша да йога. Аны транспортта, кафеда яки башка җәмәгать урыннарында да эләктерергә мөмкин.
Вакцина кадатылган балалар туберкулез белән авырмый, әгәр дә авырса, җиңел генә үткәрә. БЦЖны яңа туган сабыйларга ясыйлар, аннан соң 6-7 яшьтә ревакцинация каралган. Өлкәнрәкләргә прививка ясалмый.
Сәламәтлек саклау министрлыгы хез-мәткәрләре белдерүенчә, бүген туберку­лезның актив формалары белән 17 яшькә кадәр 69 бала диспансерда исәптә тора. Әлеге куркыныч чиргә бары тик вакцина гына ышанычлы киртә була ала. Шушы хакыйкатьне аңламыйча, балаларын зур хәвефкә дучар итүче әти-әниләрнең кылыклары җинаятькә тиң, ди табиблар.
Сәламәтлек саклау министрлыгында туберкулез таралу дәрәҗәсе республикадагы уртача күрсәткечтән артып киткән районнарны да атадылар. Болар: Иглин, Салават, Архангель, Мишкә, Калтасы, Белорет, Әлшәй, Нуриман, Шаран, Благовещен, Стәрлебаш, Күгәрчен, Ишембай, Караидел, Кыйгы, Дәүләкән.
Коронавируска каршы вакцинадан шикләнүчеләрне бераз аңлап була әле, ул тормышыбызга яңа килеп кергән нәрсә, ә менә туберкулез дигән авыруны бары тик вакцина гына авызлыклап тотуын белмәгән кешеләргә гаҗәпләнми булмый. Тарихка күз салсак, XX гасырга кадәр туберкулезны дәвалый алмаганнар, аңардан бик күп халык кырылган. Бары тик медицина үсешеп, БЦЖ мотлак ясатылырга тиешле прививкалар календарена кертел­гәч, авыруны иртә стадияләрендә ачыклау ысуллары үзләштерелеп, дәвалау алымнары камилләшкәч кенә бу хәвефле чир кешелек өчен иң куркыныч афәтләрнең берсе булудан туктаган...
– Ковидка каршы вакцина ясаттык, – дип хәбәр иттеләр бер көнне җиденче дистәне ваклаучы әти-әнием. – Авылы-бызның белемле, алдынгы карашлы кешеләре барысы да ясатты. Вакцинадан соң үзебезне яхшы хис итәбез, авырып ятмадык.
Русиядә иммунлаштыруда катнашу-катнашмау һәркемнең үз эше булса, кайбер илләрдә ул мәҗбүри икән. Чит илдә яшәүче бер танышым: “Кадатасызмы, юкмы дип сорап та тормадылар, сәламәт-легебезне тикшергәч, мәҗбүри ясадылар”, – дип язган.
Туган авылымда да таҗлы афәттән берничә гомер өзелде. Күпмедер вакыт сыйныфыбызны җитәкләгән, безне сызым серләренә төшендергән, походларга алып барган ярат­кан укытучыбыз да якты дөньядан китеп барды. Аның ковид госпиталеннән якыннарына җибәргән видеоязмасы, туган авылыбызга соңгы сәламе, безгә дә килеп җитеп тетрәндер­де. Рухы белән көчле кеше буларак, ул видеоязмада бер дә зарланмый, әлбәттә. “Кайгырмагыз, тиздән савыгып кайтып җитәрмен”, – ди. Йөзен каплап торган кислород битлеге аша елмаерга да тырыша хәтта.
“Бу бик начар авыру икән. Өлкәннәрне генә түгел, яшьләрне дә аяктан ега. Менә минем бер ягымда 23 яшьлек, икенче ягымда 18 яшьлек егет ята. Хәлләре җи-ңелдән түгел, – дип уртаклаша ул. – Сезгә, кадерлеләремә, әйтәсе килгән сүзем шул: үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, бирешмәгез. Күңел төшенкеле-генә бирелмәгез, тиздән бу мәкерле вирус җиңелер ул!”
Икенче көнне авылдашыбыз күзләрен мәңгелеккә йомган...
Вакцина кадатыгыз дип беркемне дә өндәргә җыенмыйм, бу һәркемнең үз ир-кен­дә, тик әлеге теманы йомгаклап, “кызыл зона”да эшләүче табибның сүзләрен генә китерәсем килә. Ул коронавирус инфек-циясенең никадәр мәкерле булуын, нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерүен үз күзләре белән күргән кеше буларак болай диде:
– Мондый куркыныч авыруны кисәтү чарасы бар икән, ә ул, әлбәттә, вакцина, нигә аңардан файдаланмаска! Иммунлаштыру бихисап гомерләрне саклап калырга ярдәм итәчәк.
Читайте нас: