+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Трамвайда туган уйлар...

Бөркөнне трамвайда урта яшьләрдәге хатынның ямьсез итеп кычкырып җибәрүеннән бөтенебез сискә­неп киттек.– Бар, юлыңда бул, саруымны кайнатып торма әле! Кереп хәл алырга мөмкинлек бирми шулар, янга килеп тә баса. Шул тиеннәрегезне саный-саный чукынасыз бит инде...

Сезнең арагызда да трамвайда йөрергә яратучылар бармы, дуслар? Кирәкле тукталышка алып баручы автобуслар тезелешеп торганда да, күңелегез әнә шул мөгезле тимер атка тартыламы? Рельслар буйлап хәрәкәт иткән вагон тәрәзәсеннән урамга карап, күзәтеп, уйланып барырга да яратасызмы? Мин дә шундыйлардан...

Балкып тора утлары!

Әллә инде балачакның иң тансык һәм шатлыклы вакыйгалары белән бәйле булганга якынмы ул күңелгә, белмәссең. Безгә, авыл балаларына, шәһәргә килеп, шигырьләрдән укып, мультфильмнардан карап кына белгән трамвайда йөрү зур бәхет иде. Бүгенгедәй хәтерлим: 6 яшьләр тирәсе булгандыр, әткәй белән башкалага килдек. Эшләре уңу шатлыгыннан мине дә сөендермәкче булды: “Уфа” универмагына кереп, курчак алып бирде. Курчак үзе дә, исеме дә бик ма­тур – Нина! Хәтерлисездер, 80нче елларда совет фабрикалары эшләгән курчаклар исемле була торган иде. Шуннан без трамвайда Уфаның икенче очына – Черниковкада яшәүче туганнарга юл тотык. Вагон эче тулы халык, энә төртерлек урын юк. Кергән берсе бер очтан икенче очка билет алырга акча җибәрә. Аппаратка тиеннәрнең төшеп китүе, кетер-кетер китереп билет өзүләре ишетелеп тора. Акчасы киткән юлдан билеты да, беркайда да югалмыйча, иясенә килеп җитә. Мавыктыргыч күре-неш!.. Әткәй белән басып барабыз, минем кулда – сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле Нина. Аны ике куллап, кысып кочаклаганмын. Трамвай кузгалган саен җилдәге яфрак төсле чайкалып куям икән.
– Кил әле итәгемә утыр, –дип кыстый баядан бирле мине күзәтеп, үзара сөйләшеп барган өл­кән яшьтәге апаларның берсе.
Мин юк дигәндәй баш чайкыйм.
– Алайса курчагыңны булса да бир. Үзең кадәр бит, авырдыр...
– Әллә-лә нинди матур курчак! Әллә миңа бүләк итәсеңме соң? – апалар аның саен минем кылны “тарта”.
Бер дә белмәгән кешеләргә әле үзем бер тапкыр да уйнап карамаган курчакны бирәмме соң?! Бик кадерле бүләкне аның саен ныграк кочып, әткәйнең крепдешин пальто чабуына ябышам... Әбе­кәйләр рәхәтләнеп, шундый ихлас көлә. Кичке эңгер-меңгердә утлары балкып торган тимер вагон эче әллә аларның нурлы йөзеннән, әллә минем сап-сары чәчле курчагымнан тагын да ныграк яктырып китә төсле...

Автобус тизрәкме, әллә...

“Ирәмәл” сәүдә комплексы тукталышы. Сак булыгыз, ишекләр ябыла. Киләсе тукталыш – “Киҗе-мамык комби­наты...”
Әле генә буш тоелган вагонга кеше-ләр кереп тула. Кем генә юк алар арасында. Берәүләр – эшкә, икенчеләр ­– укырга, кемдер дәваханәгә якынының хәлен белергә, икенче берәүләр – кунакка, дүртенчеләре очрашуга китеп бара. Төсен кояш ашаган биштәрен аркасына элеп, тәгәрмәчле арбасын келтер-келтер тартып, чал чәчле әби-бабайлар бакчаларына ашыга. Рельслар буйлап җай гына алга томырылган вагонда тормыш бүген дә кайный. Тик элек­кечә түгел...
Дистәләрчә еллар элек популяр бул­ган бу транспорт төренә ихтыяҗ кимедеме, соңгы елларда аны күпләр искелек калдыгы буларак кабул итә. Шәхси машиналар саны күз иярмәс тизлек белән артып торган заманда бигрәк тә авто-мобильчеләрнең саруын кайната ул. “Урамнардан шушы рельсларны кайчан алып ташларлар инде”, – дип сукраналар. Әйтерсең, шәһәр трамвайлар йөр-гәннән генә “бөкедә” утыра.
Кешеләр үз машинасында, таксида йөрүне яисә шыгрым тулы “Газе­ль”­ләр­дә, микроавтобусларда кысыла-кысыла, 5-6шар тукталыш аягүрә басып баруны өстенрәк күрә. Бик әкрен кебек тоелса да, бүгенге көндә шәһәрнең иң тиз йөри торган транспорты ул – трамвай. Шәһәр эчендәге юлларда автомобиль хәрәкәте елдан-ел киеренкеләнә. Бигрәк тә халык эшкә ашыккан һәм кичен кайтыр юлга чыккан сәгатьләрдә Уфа урамнарында чакрымнарга сузылган “бөкеләр” хасил була. Әйтик, яңа вагоннарның тизлеге – сәгатенә 80 километр, ә машиналарныкы 200 белән генә дә чикләнми. Шуңа карамастан, шәһәр эчендә бөтен транспорт өчен дә тизлек бер – сәгатенә 60 километр. “Бөке”ләрне дә истә тотсак, үз юлыннан гына барган трамвайда тиешле тукталышка күпкә тизрәк килеп җитәсең. Аннан соң, трамвай экологик яктан чиста, уңайлы һәм иң хәвефсез транспорт та әле ул.

Таш бәгырьлегә әйләнәбез түгелме?

Ә шулай да, бигрәк тә соңгы елларда, пассажирлары бермәбер кимеде аның. Элек алма төшәрлек урын булмаса, хәзер трамвайлар ярым буш йөри. Тор­мышның, кешеләрнең үзгәрүе монда аеруча ачык сизелә. Бөркөнне трамвайда урта яшьләрдәге хатынның ямьсез итеп кычкырып җибәрүеннән бөтенебез сискә­неп киттек.
– Бар, юлыңда бул, саруымны кайнатып торма әле! Кереп хәл алырга мөмкинлек бирми шулар, янга килеп тә баса. Шул тиеннәрегезне саный-саный чукынасыз бит инде...
Кемне болай эт итеп сүгә икән дисәк, ләгънәтләре кондукторга ява икән. Авыз ачып сүз әйтергә ирек бирми, әшәке сүзләр яудыра. Тегенең җенләнә-җен­ләнә акча түләвен сабыр гына көтеп алган кондуктор, ниһаять, урынына килеп утырды.
– Ходай ярдәм бирсен Сезгә, туганкаем... – урыны аның каршысына туры килгән өлкән яшьтәге апа берчә кызганып, берчә пассажирның кыланышыннан оялып, юату сүзләре табарга тырышты.
– Аптырамагыз, шундый бер төркем кешеләр бар: андыйларга берәрсе белән кычкырышырга, шул рәвешле эчендә кайнаган ачуын чыгарырга кирәк. Кеше энергиясен алудан тәм таба андыйлар. Мин алар белән сүз көрәштермим, я тынычландырырдай сүзләр эзлим, я бөтенләй эндәшмим, – ди кондуктор.
Бераз тын гына барганнан соң, ачылып китеп янә өсти:
– Минем депога эшкә килгәнемә тиздән утыз ел була. Элек халык ачык күңелле, мөлаем иде, хәзер кешеләр усалланды, күпләр үз эченә бикләнде. Бик сизелә бу әйбер. Нилектән шулайдыр – үзем дә аңлатып бирә алмыйм. Кешелеклелек кыйм­мәтләре югала бара кебек...
Саный китсәң, күңелне кырган мондый очраклар көн саен булмаса да кабатланып тора. Әле шушы көннәрдә генә бер ир затының кыланы­шын хәйран калып тамаша кылдык. Гадәттә, дүшәмбе иртәсендә ял көннәренең бик шәп үтүенә ишарәләп, вагонга “үзен­чәлекле” ис тарала... Бу иртәдә дә шулай булды. Башкаланың “Зеленая роща” бистәсендәге тукта­лышлар-ның берсендә вагонга кергән ирнең яллары шактый күңел-ле үткәнлеген борын битлек аша да тиз “сизеп” алды. Кондуктор берничек тә юл хакын түләтә алмый моңардан. Касса аппаратын тоткан хатын якынлаша башлауга, ир лаякыл исерек кеше кебек башын кырын сала, күзләрен акайтып, эченнән нидер мыгырдый. Янәсе дә, бернәрсә дә аңламый да, ишетми дә. Кондуктор читкә китүгә, күз кырые белән генә салонны күзәтә. Тәки түләмичә, “Минһаҗев урамы” тукталышында төшеп калды. Төште дә, берни булмагандай, туп-туры атлап китте... 22 сум акчасы булмадымы, әллә булып та бирәсе килмәдеме? Ничек кенә булмасын, актерларың бер як читтә торсын, спектакльне яхшы уйнады.
Үзгәрдек, бик нык үзгәрдек шул без, кешеләр! Тормыш тәгәрмәче коточкыч тизлек белән алга барган саен дорфарак, тупасрак, саранрак була барабыз. Таш бәгырьлегә әйләнәбез түгелме? Югыйсә, вагонга таякка таянган, хәл­сезлеге йөзенә чыккан, өстәвенә, йөге дә шактый авыр күренгән чал чәчле әбекәйләр кереп басуга, нигә күпләрнең карашы шунда ук тәрәзәгә яисә телефон экранына күчә соң? Яшьлек дәрте ташып торган хатын-кызлар да, битенә чиртсәң, каны чыгарга торган әзмәвердәй ирләр дә урынын бирмәс өчен тизрәк йөзен яшерә. Күрмим дә, ишетмим дә, янәсе... Кызганыч хәл. Ә өлкән буын кешеләр, киресенчә, бала җитәкләп, зур сумкалар белән кереп басуың була, урыннан торып ук баса.
– Кил, утыр. Сез бит эш кешеләре. Без нәрсә, пенсионер халкы, өйдә утырып та арып беткән инде, – дигән була үзләре...

Вагоннар да түзә алмый, күрәсең...

Бу хәлләрне күпне күргән трамвайлар да күтәрә алмый, күрәсең. Дистәләрчә еллар элек сәгать кебек текелдәп барган вагоннар бүген инде “калтырана-калтырана”, соңгы көчен җыеп алга барырга омтыла. “Нишлисез сез, кешеләр?!” дигәндәй тигез урында ватылып, туктап кала. Какча гына гәүдәле трамвай йөртүче апалар йөгереп төшеп, әйлән­мәгән тәгәрмәчне җайларга, һич кенә дә ябылмаган ишекне төзәтергә тотына. Салондагылар түземсез, “эшкә соңлый­быз”, дип ачуланганга кыенсына-кыенсына йөгергәлиләр. Көн саен диярлек шушы вакыйгаларга шаһит булудан йөрәк әрни. Беркөнне соңгы тукталышта трамвайга кереп басып, кузгалабыз дигәндә, кире төшәргә туры килде. Сәбәбе – вагонның ишекләре ябылмый. Икенчесен көтеп алып, матур гына кузгалып киткән идек, икенче тукталышта ук монысының да ишекләре ватылып чыкты.
– Сез кая кадәр барасыз? – ди водитель ханым.
– “Ирәмәл”гә кадәр...
– Без хәзер бер җирдә дә туктап тормыйбыз, үз тукталышыгызда алгы ишектән генә чыгарсыз да без депога китәбез.
­– Нинди хәл соң бу?! Бүген трамвай ишекләре ватыла торган көнме әллә? – димен тәмам аптырап.
– Сеңлем, бу вагонга 40 ел. Безнең белән бергә “картайды” бит инде алар. Нишләтәсең, болай йөргәч тә рәхмәт әле...
Аннан куркынычрак хәлнең дә бул­ганы бар. Узган җомгада әлеге дә баягы трамвайда эштән кайтып барам. Сунь Ятсен урамына борылгач та вагон эче­нә зәп-зәңгәр төтен тулды. Күчәрләре тирәсендә нәрсәгәдер ут капкан булып чыкты. Водитель, кондуктор, пассажирлар йөгергәли-йөгергәли кар сибеп сүндердек...

Яхшыга өмет белән

Трамвайда йөрергә яратучылар, шулай да күңелне төшермик әле. Уфаның трамвай системасын яңарту, шулай ук рельс инфраструктурасын реконструк-цияләү көтелә. Президент Владимир Пу­тинның май указлары белән имзаланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында башкалада электр транспортын яңарту буенча сөйләшүләр бара. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан белде-рүләренчә, хәзерге вакытта башкаланың трамвай паркы тулысынча диярлек тузган. Аны соңгы яңарту 2009 һәм 2012 ел­ларда үткәрелгән, ул вакытта 1нче депо өчен 5 берәмлек заманча трамвай сатып алынган. Күчмә составның кимен­дә 75 процентын алыштырырга кирәк. Моның өчен 25 миллиард сумнан артык акча таләп ителә. Федераль проект барлык рельс инфраструктурасын реконст­рук­цияләүне финанслауны һәм яңа вагоннар бәясенең 60 процентына кадәр субсидияләүне күз уңында тота.
Кыскасы, 2024 елга кадәр хәлләрнең яхшы якка үзгәрүенә өмет бар. Бирсен Ходай!
Автор фотосы.
Читайте нас: