+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балага ышанып карарга кирәк!

Язгы хатирәләр, яки без ничек үзаллылыкка өйрәндек.

Язгы хатирәләр, яки без ничек үзаллылыкка өйрәндек.

Егерменче гасырның 60-70нче елларында туган балаларның үзаллы тормышы белән хәзергеләрнекен чагыштырып та булмый. Үземнең балачакны күз алдына китерәм дә хәйран калам. Ул чордагы әти-әниләр балаларында кечкенәдән үзаллылык, җаваплылык тәрбияләп, ышанып караган икән бит! Күңел түрендә сакланган хатирәләр шул турыда сөйли. Аларның берничәсен гәзит укучыларга да җиткерәсем килә. Шушыңа охшаш җылы хатирәләр күпләрнең күңел түрендә сакланадыр.

Колхозда язгы чәчү эшләре башланса, рәис мәктәп директоры белән сөйләшеп, укучыларны да язгы басу эшләрендә катнашырга чакыра иде. Без инде моңа шатланып ризалашабыз. Беренчедән, язгы матур, җылы кояшлы көннәрдә кемнең генә мәктәптә утырасы килсен! Икенчедән, басуда яшьтәшләрең белән бергәләп эшләве рәхәт тә, күңелле дә.
Иртәнге якта мәктәпкә барып, 3-4 дәрес укыйбыз. Сәгать уникеләр тирәсе булгач, кояшның җылы нурлары җир өстен бераз киптергәч, укучылар өйләренә таралыша. Мәктәптә күрше Иләкшиде, Бәләкәй Бишкурай, Төйлегән, Ташчишмә авылларыннан йөреп укучылар да бар. Алар да 2-3 километрны җәяүләп атлап, үз авылларына кайтып китә. Ә инде кайткач, яңадан җыелып, үз бригадалары басуларына чыга.
Кайчак авылдан ерак урнашкан басуларга да җибәрәләр. Мондый очракта я берәр “ГАЗ” машинасы кузовына, я “Белорусь” тракторы арбасына төя­лешеп утырасың да, шатлана-шатлана барасың. Чөнки күпчелек очракта басуга җәяүләп барып, аннан соң басу буйлап йөрисең һәм тагын җәяүләп өйгә кайтасың.
Үзебезгә тиешле басуга килеп җиткәч, 3-4 кешелек төркемнәргә бүленәбез. Һәр төркемдә җаваплы бер кеше була. Ә укытучыбыз үзе, гадәттә, шуграк малайлар төркеменә иярә.
Безнең бурыч – эскерт төбендә калган саламны яндыру. Көздән бер рәткә тезелгән салам эскертләрен кышын трактор белән фермага тарттыралар. Билгеле инде, эскертнең төбендәге салам җирдә дә ятып кала. Аның өстенә кар явып киткәч, ул салам кар катыш бозга әйләнә. Менә шул карга ябышкан саламны сәнәк белән таратасың, аннары өстенә коры салам салып, шырпы сызып ут төртәсең дә, янып киткәнен көтеп торасың. Инде ул салам куе төтен чыгарып, ут ялкыны көчәйгәч, бераз читкә китеп, күзәтәсең. Ут ялкыны кимегәч, сәнәгең белән янып бетмәгән салам өемен актарып, янәдән таратасың. Болай иткәч, салам янып бетә. Менә шуннан соң гына икенче эскерт төбенә юлланасың.
Мәктәп елларында ничә километр басу җире үттек икән дә, күпме эскерт төбе яндырдык икән? Анысын белмим, ә менә хезмәт чыныгуы һәм үзал­лылыкка, җаваплылыкка без, мөгаен, шул вакытларда өйрәнгәнбездер.
Яз мизгеле белән бәйле булган тагын бер хатирә күңелне һәрвакыт җылытып тора. Ул да булса, “Карга боткасы” бәйрәме. Аны без 1 май бәйрәмендә үткәрә идек. Ул вакытта инде җир-ананың куенына җылы кергән, ул кардан тулысынча арчылган, ә инде урман эче кипшенгән була. Яңа гына башын калкыткан ямь-яшел үләннең дә хәтфә булып җәелгән чагы. Бала-чагага шул гына кирәк тә! Җирдә ятып, аунап уйнаудан да ләззәтлерәк чак барлыгын без ул вакытта аңламаганбыз әле. Шулай булса да, бар булмышыбыз белән шул рәхәтлекне тоя һәм сизә идек.
“Карга боткасы” буласы көн бервакытта да үзгәрми – ул гел 1 май бәйрәме көнне уза. Шуңа күрә дә әзерлек тә алдан башлана. Әйткәндәй, авылыбызның өч урамы берничә биләмәгә бүленә, алар “оч” дип йөртелә. Мәсәлән, “Югары оч”, “Түбән оч”. Ул бүленү кайчан булганын беркем дә белми, тик чикне дә беркем дә бозмый. Хәтта йортлары янәшә торып та, күрше булып, бергә үскән, бергә уйнаганнарның да бүленгән чикне бозарга хакы юк иде.
Һәркем үз “оч”ында яшәгәннәр белән җыелып, киңәш кора. Монысы бәйрәмгә 1-2 көн кала эшләнә. Ә аңа кадәр, төркемнең лидерлары булган малайлар (алар, гадәттә, мәктәптә югары сыйныфтагы тәртипле һәм яхшы укыганнар арасыннан була) урманга “разведкага” барып, чишмәне тазартып кайталар. Әйткәндәй, урманыбызда чишмә чыккан берничә җир бар. Һәр “оч”ның үз чишмәсе һәм ул да элек-электән билгеләнгән, һәркем ел да шул бер үк урынга чыга.
Иртәгә бәйрәм буласы көнне чик буена сөйләшүгә җыелабыз. Монда инде кемнең нинди чиләк, казан, көянтә, балта, көрәк алып чыгуын, быел нинди ярма җыюыбызны һәм башка вак-төяк мәсьәләләрне хәл итәбез. Быел беренче тапкыр “Карга боткасы”на баручылар белән дә танышабыз. Болар, гадәттә, быел яки киләсе елда беренче сыйныфка баручылар була. Аларга күз-колак булырдай кеше дә билгеләп куела. Лидерлар арасындагы егет­ләрнең берсе – өлкәнрәге күршеләр биләмәсенә кермәскә һәм үзебезнекенә дә кертмәскә икәнлекне кат-кат әйтә. Ә моның өчен бары тик озак йоклап ятмаска, иртәнге сәгать сигездән дә калмыйча, чиләкләребезне күтәреп, “чик буена” килеп җитәргә кушалар.
Икенче көнне иртән дулкынлана-дулкынлана, йөгерә-атлый кичтән сөйләшкән урында җыелабыз. Үзе­безнең күзләр “чик буенда”. Күршеләр өйдә-өйгә йөри башлаганчы, тизрәк җыелып бетеп, эшебезне башлыйсы килә. Ниһаять, башлыгыбызның рөхсәтен алгач, бар көчкә “кар-кар” дип кычкырып, беренче капканы ачып, ихатага керәбез. Егерме бишләп бала-чага дәррәү “кар-кар, кар-кар” дип кычкыруга, авыл өсте матур бер моңга күмелә. Ул арада без кергән йортның хуҗалары күчтәнәчләрен күтәреп болдырга чыгып баса.
– Быел тавышыгыз бик сыек чыга. Тагын кычкырсагыз гына күчтәнәч­ләремне бирәм. Ягез, тыңлап карыйк әле, – дип шаяртып та алалар. Ә безгә шул гына кирәк, тагын да ду кубып “кар-кар” дип кычкырыша башлыйбыз.
Һәр йортка кергән саен берничә йомырка, тары я дөге ярмасы, сөт, май җыеп чыгабыз. Кайберәүләр кәнфит, печенье дә биргәли. Аларны һәркайсын аерым чиләкләргә җыябыз. Инде авыл башындагы соңгы йортка кергәндә, ике чиләк сөт, ике-өч чиләк йомырка, бер чиләк чамасы ярма җыелган була. Алдан сөйләшенгәнчә, аны безнең йорт болдырында калдырып торалар, чөнки урманга барасы юл безнең өйдән соң башлана.
Бәйрәм буласы җир авылдан ике-өч чакрым ераклыкта урнашкан. Авылыбыз читеннән аккан Биятязы елгасының күпере ел да диярлек язгы ташкын вакытында агып китә. Җимерелгән күпер астына өлкән малайлар такта, чыбык-чабыктан басма да хәстәрләп куярга өлгергән була. Бер-беребезгә ярдәм итеп, басма аша сак кына чыккач, үр буйлап менеп, озын тау итәгеннән юлыбызны дәвам итәбез. Урманга керер алдыннан тагын да күпер аша үтеп, калкулыклардан менеп төшәчәкбез әле.
Авылдашлардан җыелган сөт, йомырка, ярманы чиләкләргә бүлеп, аларны көянтәләргә асып, өлкән сыйныфта укыган кызлар күтәреп алып бара. Барасы юл ерак кына булганлыктан, көянтәләргә асылган чиләкләр җилкәләрне баса. Тик берсенең дә сер бирәсе килми. Кызлар бер-берсенең хәленә кереп, көянтәләрне алмашлап күтәрә. Малайлар да ярдәмгә килергә генә торсалар да, көянтәне аларга бирмиләр, чөнки бу килешкән эш түгел. Алар үзара алмашлап чуен казан, балта, көрәкне күтәреп алып бара, кечерәк яшьтәгеләргә булыша.
Урман читендәге тугайны узып, ниһаять, үзебезнең урынга килеп җитәбез. Ике калкулык арасында кечкенә чишмә агып ята. Кызлар шул чишмәгә су алырга төшсә, малайлар учакка утын хәстәрләргә китә. Чишмәне тазартырга килгәндә алар казан эләр өчен таган да әзерләп куйганнар икән. Кызлардан моның өчен аерым рәхмәт һәм мактау сүзләре яңгырый. Кечерәк яшьтәгеләр үзе утырып ашар өчен уңайлы урын сайлап, өйдән алып килгән тәм-томнарын капкалап алырга өлгергәнче, казан эленеп, йомыркалар пешерергә куела.
Озакламый бер казан йомырка пешеп тә чыга. Бала-чага калай тәлинкәләрен тотып, чиратка тезелә. Һәркайсының тәлинкәсенә унар йомырка бирелә. Әлбәттә, аларның барсын да ашап бетереп булмый. Шуңа күрә дә, әниләргә “куян күчтәнәче” итеп алып кайтасылары янчык төбенә салынып куела. Ә инде казан төбендә калганнары кайтып киткәндә агач төпләренә куелып, урманда яшәүче кош-кортка, җанварларга дип калдырылачак.
Йомыркалар ашалгач, тагын агач коры-сарысы җыела. Монысы инде ботка пешерер өчен. Ул арада пешекче апаларыбыз (алар да югары сыйныфта укучы кызлар) ярманы салкын чишмә суында берничә кат юып, бераз саркытып та өлгергән була. Учакта ботка пешерү – ул үзгә осталык таләп итә. Моның өчен сөт белән ярманың нисбәтен белергә, казан астындагы утны да һәрдаим карап торырга кирәк. Ул артык кызу да, сүрән дә булырга тиеш түгел. Боларны белмәсәң, таләпләрне үтәмәсәң, ботка укмашып, каты булып пешә, я артык сыек була. Башкалар алдында беркемнең дә сынатасы килми, шуңа күрә дә апаларыбыз барлык тырышлыкларын, осталыкларын, белгәннәрен, тәҗрибәләрен кушып, ботка пешерә. Ботка пешеп чыгуга, яз сулышы белән тулы урман һавасына төтен исенә кушылган сөттә пешерелгән ботка исе дә тарала. Һәркайсыбызның тәлинкәләренә салынган боткалар “ялт” итеп куела һәм шулай ук, өйгә алып кайтасы “куян күчтәнәче” өлеше янчык төбенә озатыла. Ә казан төбендә калганы, шулай ук, урманда яшәүче җанварлар өлеше булып калдырылачак.
Ул арада күрше “Түбән оч”тагылардан безнең биләмәгә кунаклар килә. Ботка пешеп чыгуга үзара кунакка йөрешү – бер традиция. Монда инде кемнең боткасы быел тәмлерәк һәм оста пешерелгәне ачыклана. Күрше­ләргә ияреп, безнекеләр дә аларның боткасыннан авыз итеп киләләр. Ничек кенә булса да, үзебезнекеләрнең боткасы иң тәмлесе икәнлекне ассызыклап, күршеләрнекен бераз гына хурлап, нәтиҗә ясап, калганнарга килеп сөйлиләр.
Инде иң төп эш – ботка пешкәч, өлкән апа-абыйлар уен оештыра. Монда беркем дә читтә калмый. Олысы-кечесе туп белән уйналган “Мунча кертү”, “Үрдәкләр” уены, капма-каршы уйналган “Ак тирәк-күк тирәк”, команда җитәкчесеннән сүз осталыгы таләп ителгән “Бак-бак” уеннары гөрли. Бар галәм бала-чаганың шатлыклы һәм бәхетле көлүенә күмелә.
Инде уйнап туйгач, учак өстенә янә казан асыла һәм хуш исле чәй кайнатыла. Өйдән алып килгән тәмлекәйләр янына иртән азык җыйганда бирелгән кәнфит-печеньеләр дә өстәлә. Шаярыша-көлешә чәй эчкәч, тагын уйнарга керешәбез.
Кичке сәгать алтылар тулгач, бер­гәләп уйнаудан, аралашудан бер дә туймасак та, кайтырга җыенабыз. Моннан алда учаклар сүндерелә, аның өстенә туфрак сибелә. Җирдә бер генә чүп-чар да калдырылмый, барысы да җыеп чыгыла.
Барыр юлыбызда һәркайсыбызның иңендә нинди дә булса йөк булуга карамастан, бер генә тапкыр да туктап тормыйбыз. Ә менә кайтканда берничә тапкыр ял итеп алабыз. Юк, арыганлыктан түгел, ә бер-беребездән аерылышырга теләмәү һәм бәйрәм кө­небезне озаккарак сузу теләгеннән эш­ләнә ул. Мондый тукталышларда төрле кызык хәлләр сөйләнелә, шаяру-көлешү дәвам итә.
Авыл башына кайтып җиткәч, бер-беребезгә рәхмәтләр әйтеп хушлашабыз да өйләргә таралышабыз. Әти-әниләр үзләре ялан-кырларда эшләп кайтканда безгә дә “куян күчтәнәче” алып кайткан кебек үк, без дә аларга алып кайткан күчтәнәчләрдән авыз иттерәбез, бәйрәмдә алган уй-ки­черешләребез белән уртаклашабыз.
Бары тик өйгә кайтып кергәч кенә никадәр арыганлыгыңны сизәсең. Йомшак ястыкка башны терәүгә бала күңеле белән киләсе елда да узачак “Карга боткасы”н тизрәк килерен уйлап, татлы йокыга таласың.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас: