-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Яшь иҗатчы” иллене куа...

Бүген пенсионерлар каләм тибрәтсә, иртәгә алары да калмаячак.

Бүген пенсионерлар каләм тибрәтсә, иртәгә алары да калмаячак.
Кемнәрдер пенсиягә чыккач кына иҗатка тотына. Әлбәттә, сәләте булган кеше пенсия яшен көтмидер. Cоңлап тотынучылар, гадәттә, иҗат өчен пенсиягә чыккач кына вакыт табулары белән аклана. Сәләтле кеше язмый булдыра алмый, шуңа күрә хаклы ялга чыкканчы ук кулына каләм ала, нинди һөнәр буенча эшләвенә карамастан, иҗатка тугры кала. (Нәҗибә Әминева, Миләүшә Гыйльманова, Илүсә Исмәгыйлова – укытучы, Нәфисә Хәбибдиярова – тегүче, һ.б.). Әлбәттә, күпчелек шагыйрь һәм язучылар журналист булып эшли. Ләкин әдәби иҗат белән журналистика – икесе ике юнәлеш. Язучылар әдәбият белән тамак туйдырып булмаганга гына журналист булып эшләргә мәҗбүр.
Башкортстанда татар язучы һәм шагыйрьләренең күпчелеген “Кызыл таң” гәзите үстергән. Алар гәзиткә дә, шәхси иҗатка да вакыт тапкан. Бүген редакцияләрдә эшләүчеләрнең әдәби иҗатка вакытлары калмый, чөнки алар, басма гәзит һәм журналдан тыш, аның Интернет сәхифәсенә дә, социаль челтәрләргә дә язарга бурычлы. Аның тавык та чүпләп бетерә алмас бихисап күп эше, үзе белән өстерәлеп, өенә дә кайта, кичке вакытын гына түгел, ял көннәрен дә “ашый”. Әдәбият торып торыр. Рәсми гәзитләрнең берсендә җаваплы секретарь булып эшләүче берәү яшь язучыга: “Хикәяне аны теләсә кем яза, син менә мәкалә язып кара”, – дигән ди. Журналистика әдәбият өлкәсендә эшләүченең вакытын гына ашамый, аның каләмен дә тупасландыра. Шуны сизеп, кайберәүләр башка эшкә күчә. Андыйларга мисал эзләп баш ватасы юк. Татар яшьләре арасында проза жанрында җитди эшләгән Айдар Зәкиев, журналистиканы ташлап, башка эшкә күчте. Сәләтле шагыйрә һәм прозаик Венера Мәҗитова, шагыйрә һәм галимә Ләйсән Кәшфи исемнәрен атау да җитә. Аларның китүе бу басмалар өчен зур югалту, ләкин гәзит-журналга язучы кирәкми, мәкаләче кирәк. Ә бит безнең гәзиттән, безнең журналдан шундый язучылар, шагыйрьләр чыккан дип мактанырга яратабыз. Бүген кемнәр чыга? Кемнәрне үстерәбез? Кемнәрнең сәләтен үтерәбез?
Мин Башкорт дәүләт университетына укырга кергәндә төркемебезнең яртысы анкетада үзенең иҗат белән шөгыльләнүен күрсәткән иде. Аларның бер өлеше уку барышында, үзләренең сәләтен чамалап булса кирәк, әдәби иҗат белән шөгыльләнүен ташлады. Ләкин журналистикада төп буынны шул мин укыган чордагылар тәшкил итә. “Кызыл таң”да, “Өмет”тә, “Тулпар”да, “Әллүки”дә, район гәзитләрендә алар. Бүген Башкорт дәүләт университетында һәм аның Стәрлетамак бүлекчәсендә, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында киләчәктә әдәбиятка, журналистикага килердәй берәр кеше укый микән? Бик шикле. Алардагы иҗат түгәрәкләре күптән инде ишек-тәрәзәләренә аркылы-торкылы такта кагылган “все ушли на фронт” дигән билгеле сурәтне хәтерләтә. Ә бит фронттагыларның да бер өлеше кайта. Ә биредә...
Миңа берничә ел укучылар һәм студентлар арасында Башкорт дәүләт университетында оештырыла торган “Җанлы сүз” бәйгесенең жюри, ягъни бәяләмә төркемендә эшләргә туры килде. Шигърият бәйгесенә килгән йөзләрчә шигырьне укыдым. Араларында киләчәктә әдәбиятка килердәй сәләтләр шәйләнмәде. Алар я бөтенләй шигъри тоемлау булмаган балалар тарафыннан иҗат ителгән, я укытучысы ярдәмендә әтмәлләнгән. Проза, әкият буенча бәйгедә катнашучылар арасында да яңа исемнәр шәйләнмәде. Әлбәттә, моңа татар авыллары бетүе сәбәпле мәктәпләрнең ябылуы, булганнарында атнасына нибары ярты сәгать әдәбият, ярты сәгать тел укытылуы да сәбәпче. “Әдәбият” сүзенең тамыры – “әдәп” дибез.
Нәфис әдәбиятның кеше күңелен баетуын, әхлакый тәрбия бирүен барыбыз да аңлыйбыз. Ә шулай булуга карамастан, рухи бай, фикер йөртергә сәләтле кеше үстерү максаты куелмаган булса кирәк. Югыйсә, әдәбиятка мөнәсәбәт башкача булыр иде. Ә армиягә, кораллануга, полициягә акча кызганмыйлар. Русиядә эшләүче халыкның 3,5 проценты көч структураларында “бил бөгә”. Бу күрсәткеч Европада – 1, Америкада 0,78 процент тәшкил итә. Бу, әлбәттә, алардагы әдәбиятка мөнәсәбәт белән генә бәйле түгел. Башка сәбәпләр дә бар... Ләкин, ничек кенә булмасын, мин әдәбиятка мөнәсәбәт белән һич кенә дә канәгать түгел. Башкортстан “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” дигән серия бар. Ул булдырылган елларда татар телендә елына ике китап: бер проза, бер шигырь җыентыгы нәшер ителә иде. Аннары бергә калды. Бер елны – проза, бер елны шигырь китабы чыгып килде. Инде бер китап чыгару да авырлашты, чөнки тапшырыр өчен җыентык юк. Яшьләр язмый. Иң яшь иҗатчы дигәннәребез утызны узып киткән. Ә бит, 18 яшьлек шагыйрьләре булмаган милләтнең киләчәге юк, дигән сүзләр бар.
Сүземне, кемнәрдер пенсиягә чыккач кына кулларына каләм ала, дип башлаган идем. Ә бит бүгенге яшьләр пенсиягә чыккач та каләм алмаячак. Чөнки алар туган телләрен белмәячәк, рухият турында уйламаячак. Аларның барлык иҗаты “мобильник иҗаты” булачак. Кызганыч...
Мөнир ВАФИН.
Читайте нас: