+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Атландым атның биленә, киттем Герман җиренә...”

Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булган Русия хәрбиләренә багышланган интернет-порталда нәрсәләр бар?Беренче Бөтендөнья сугышы — кешелек тарихында иң зур кораллы бәрелешләрнең берсе. Ул Европада ике сугыш арасы чорында — “Бөек сугыш”, Русия империясендә — “Герман сугышы”, СССРда “Империалистик сугыш” кебек рәсми булмаган исемнәре белән билгеле. Кызганычка каршы, илебез тарихындагы бу мөһим вакыйга (Русиядән “герман сугышы”нда 16 миллионнан артык кеше катнашкан) ике революция, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары күләгәсендә калды. Әлегә кадәр 38 дәүләттән 74 миллион кеше мобилизацияләнгән, шуларның 10 миллионы һәлак булган, 20 миллионнан артыгы тән җәрәхәтләре алган бу канкойгыч сугышта катнашкан яугирләрне илебездә искә алучы да булмады. Беренче Бөтендөнья сугышы турында документлар Совет дәүләт архивларында яшереп сакланды, ә мәктәп дәреслекләрендә бу вакыйгага бер-ике генә бит урын бирелде.

Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булган Русия хәрбиләренә багышланган интернет-порталда нәрсәләр бар?
Беренче Бөтендөнья сугышы — кешелек тарихында иң зур кораллы бәрелешләрнең берсе. Ул Европада ике сугыш арасы чорында — “Бөек сугыш”, Русия империясендә — “Герман сугышы”, СССРда “Империалистик сугыш” кебек рәсми булмаган исемнәре белән билгеле. Кызганычка каршы, илебез тарихындагы бу мөһим вакыйга (Русиядән “герман сугышы”нда 16 миллионнан артык кеше катнашкан) ике революция, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары күләгәсендә калды. Әлегә кадәр 38 дәүләттән 74 миллион кеше мобилизацияләнгән, шуларның 10 миллионы һәлак булган, 20 миллионнан артыгы тән җәрәхәтләре алган бу канкойгыч сугышта катнашкан яугирләрне илебездә искә алучы да булмады. Беренче Бөтендөнья сугышы турында документлар Совет дәүләт архивларында яшереп сакланды, ә мәктәп дәреслекләрендә бу вакыйгага бер-ике генә бит урын бирелде.
Бу сугыш идеологик һәм сәяси карашлар аркасында гаделсез рәвештә онытылды. Русия кичергән югалтулар 2 миллионнан артык фронтта корбан булган кешеләр, 3 миллионнан артык әсирлеккә төшкәннәр, 1 миллионнан артык тылда вафат булганнар белән исәпләнә. Соңгы елларда бу тарихи вакыйгага караш үзгәрә башлады, Русия Президенты 1 августны беренче Бөтен-дөнья сугышында һәлак булган Русия хәрбиләрен искә алу көне дип игълан итте.
2017 елның 1 августында Мәскәүдә “Ру­сия бөек тетрәнүләр алдыннан” күргәзмәсе ачылды, шулай ук Федераль архив агентлыгы һәм Русиянең тарих җәмгыяте ярдәме белән Оборона министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Памяти героев Великой войны 1914-1918 гг.” интернет-порталын (http://gwar.mil.ru/cartoteka/search/) тәкъдим итү чарасы булды. Проектның максаты – халыкка беренче Бөтендөнья сугышы чорында Русия армиясендә хезмәттә булган яугирләр турында документлар тәкъдим итү. Портал Федераль архив агентлыгы һәм Русиянең тарих җәмгыяте ярдә­мендә Оборона министрлыгы тарафыннан төзелде. Мәгълүмат ресурсы беренче Бөтендөнья сугышында катнашучылар һәм вакыйгалар турында документларның беренче рәсми банкы булып тора һәм кулланучыларга 1914-18 елларда Русия армиясендә хезмәт иткән кешеләрнең язмышларын эзләү һәм тергезү өчен уникаль мөмкинлек бирә.
“Памяти героев Великой войны 1914-1918 гг.” порталында Русиянең дәүләт һәм ведомство архивлары фондларыннан, шул исәптән элегрәк бастырылмаган чын документларның күчермәләре тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта Русия армиясендә югалтулар турындагы мәгъ-лүматны эзләү өчен, шул исәптән 1914-18 еллардагы сугыш фронтларында югалтуларны исәпкә алу бюросыннан — 6 666 243, беренче Бөтендөнья сугышы солдатлары һәм офицерларының исем­нәре язылган исемлекләр — 5 606 545, хәрби әсирләр буенча 3 465 033 документ урнаштырылган.
Хәрбиләр җирләнгән урыннар һәм мемориаль комплекслар исемлеге заманча картада чагылдырыла. Бирелгән электрон күчермәләрдә 476 җирләү паспортларының 8 133 билгеле һәм 38 940 билгесез сугышчы турында язмалар урнаштырылган, документлар банкында Русиядә һәм чит илләрдә яугирләр җир-ләнгән урыннар һәм беренче Бөтендөнья сугышы мемориаль комплекслары турында мәгълүматлар бар. Яугирләр җир-ләнгән урыннарның электрон паспорты һәм хәзерге вакыттагы фотосурәтләре, шулай ук 3D-модельләре тәкъдим ителә. Мәгълүмат ресурсында шулай ук бүләк-ләү турында 845 168 документ урнаштырылган.
Порталда йөз ел элек булган вакыйгалар турында мәгълүматлар азлыгын күз уңында тотып, мәгълүматлар һәм турыдан-туры булмаган билгеләр буенча (мисал өчен, яшәү урыннарының якынча урнашуы) хәзерге карталарда һәлак булу яки җирләү урыннарын эзләү мөмкинлеге бар. Геомәгълүмати сервис заманча карталарның Русия империясе губерналарының административ-территориаль бүленү белешмәләре белән нисбәтен исәпкә алып эшләнгән. Мәсәән, кулланучы ХХ гасыр башындагы административ-территориаль берәмлек-ләрнең һәм торак пунктларның исемнә-рен һәм персональ эзләүне кайда башкарырга икәнен белмәгән очракта, компьютер курсоры ярдәмендә электрон географик картада эзләү өлкәсен аерып күрсәтергә мөмкин. Система тарихи торак пунктларның кайда урнашуы күрсә-телгән өлкәгә эләгәчәк сорау нәтиҗә­ләрен автомат рәвештә фильтрлый.
Порталда билгеле бер хәрби часть­ларның составын һәм хәрби хәрәкәт- л­әрен өйрәнергә, барлык солдатларның яки офицерларның исемлекләрен формалаштырырга, яки бер торак пунктта яки районда туучылар (яшәүчеләр) исемлеген төзергә мөмкин. Бу мәгълүматлар профессиональ тикшеренүчеләр, хәрби тарихны өйрәнүче энтузиастлар өчен генә түгел, ә гаилә тарихын өйрә­нүчеләргә һәм үз ата-бабалары турында истәлекне саклап калырга омтылучылар өчен дә кызыклы. Хәзер һәр теләгән кеше аннан үзенең ата-бабаларын, туганнарын эзләп таба ала, аларның үткән хәрби юлы белән танышу мөмкинлегенә ия. Моның өчен яугирнең исемен, фамилиясен, әтисенең исемен, туган елын һәм урынын порталдагы билгеләнгән графаларга язарга кирәк. Шулай ук яшәгән урыны (губерна, өяз, волость) буенча да эзләргә мөмкин.
“Атландым атның биленә,
Киттем Герман җиренә.
Герман җире — кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм”, – дип җыр­лап, сугышка китүчеләр арасында безнең якташларыбыз һәм авылдашларыбыз да күп булган. Авылдаш яугирләрне эзләү өчен без интернет-порталга шушы мәгълүмат­ларны язып эзләп карадык: Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волосте, Үткен авылы. Берничә секундтан, Дүртөйле районының Үткен авылыннан тыш, Мә-мәдәл, Суккул, Юкәлекүл, Әсән, Өчбүлә һәм башка авылларда туган якташ яугирләрнең карточкалары пәйда булды. Түбәндә без аларның кайберләрен интернет-порталда язылганча, үзгәрешсез тәкъдим итәбез, бәлки, бу мәгълүматлар кемнәргәдер үзләренең ата-бабаларын табарга ярдәм итәр.
Мусин Фәйзрахман, вазыйфасы: рядовой, 22нче Нижегородка пехота полкы, Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волосте, Уткен авылы. Язмышы: яраланган; вакыйга булган урын: Рейтеники; вакыйга датасы: 13. 05.1915.
Мусин Мәүләви, вазыйфасы: рядовой, 35нче Себер укчылар полкы, Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волосте, Уткина авылы. Язмышы: чирле; вакыйга датасы: 31. 08.1917.
Сейфидьяров Галиакбит Миндиярович, вазыйфасы: рядовой, 35нче Архангельск пехота полкы, Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волосте, Уткин авылы. Язмышы: яраланган; вакыйга урыны: Ляхович авылы; вакыйга датасы: 21. 08.1916.
Сәфәров Галим, вазыйфасы: рядовой, 27нче Себер полкы, Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волосте, Уткин авылы. Язмышы: яраланган; вакыйга датасы: 22. 09.1914.
Әхмәтчин Вазле Әхмәт, вазыйфасы: рядовой, 49нчы Себер укчылар полкы, Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волос­те, Уткино авылы. Язмышы: яраланган; вакыйга датасы: 22. 02.1915; вакыйга урыны: Варшава.
Әипов Әхмәт, вазыйфасы: рядовой, 2нче Себер укчылар полкы, Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волосте, Уткино авылы. Вакыйга датасы: 18. 10.1916. Сугыш урыны: Нароч күле. Дәвалау урыны: Мәскәү губернасы, Мәскәү шәһәре. Язмышы: яраланган.
Ахунҗан Хәмит Шакир, вазыйфасы: рядовой, 312нче Васильков пехота полкы, Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волосте, Уткинца авылы. Керү датасы: 26. 07.1916. Вакыйга датасы: 16. 07.1916. Язмышы: яраланган.
Әхмәтнәбиев Вадигмөхәммәт, вазыйфасы: рядовой, 82нче Дагстан пехота полкы, Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волосте, Суккул авылы. Керү датасы: 01. 03.1917. Вакыйга датасы: 28. 10.1916. Сугыш урыны: Австрия фронты. Язмышы: яраланган.
Әхмәт Нәбиев Хәбибрахман, вазыйфасы: рядовой, 481нче пехота полкы, Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волос­те, Сукол авылы. Керү датасы: 19. 08.1916. Вакыйга датасы: 24. 07.1916. Сугыш урыны: Бауса шоссесы. Язмышы: яраланган.
Ахунҗанов Мөхәммәтмансур, вазыйфасы: рядовой, 3нче Себер казак полкы, Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волосте, Мәмәдәл авылы. Вакыйга датасы: 04. 09.1915. Сугыш урыны: Лида. Язмышы: яраланган. Дәвалау урыны: Уфа шәһәре. Документ датасы: 21. 09.1915.
Габделмено Фазылбәк Гыбдул­шәкүров, вазыйфасы: рядовой, 12нче Әстерхан гренадерлар полкы, Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волосте, Уткинеева авылы. Вакыйга датасы: 19. 09. 1916. Сугыш урыны: Броды. Язмышы: яраланган. Сугышчан юлы: Томашев сугышы 10. 08.1914 – 18. 08.1914, Люблин-Холмск операциясе 14. 08.1914 – 20. 08.1914, Варшава-Ивангород операциясе 15. 08.1914 – 26. 10. 1914.
Сәлимгәрәев Солтан, вазыйфасы: рядовой, санитар отряд, Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волосте, Утоново авылы. Керү датасы: 28. 04.1917. Язмышы: чирле. Дәвалау урыны: Херсон губернасы, Одесса шәһәре. Документ датасы: 28. 04.1917.
Сайтта якташыбыз Шакиров Мөхәммәт Шәфыйк исемле кешене IV дәрәҗә Георгий тәресе (солдатларга бирелә торган) белән бүләкләү турындагы документлар да урнаштырылган. Документ сакланган урын: Русия Дәүләт Хәрби-тарихи архивы; фонд № 970, Петроградтагы Император баш квартирасы каршындагы Хәрби-поход канцеляриясе; опись № 3, Император баш квартирасы каршындагы Хәрби-поход канцеляриясе, 1883-1917 еллар. Документта түбәндәгеләр язылган: вазыйфасы: рядовой; хәрби часть: 27нче Витебск пехота полкы, 2нче рота; бүләкнең атамасы: IV дәрәҗә Георгий тәресе (солдатларга бирелә торган). Бүләкнең номеры: 962977, бүләк тапшыру датасы: 9 гыйнвар 1917. Яугирнең туган урыны: Уфа губернасы, Бөре өязе, Әсән волосте, Мәмәдәл авылы. Белүчеләр булса, югарыдагы исемлектә санап үтелгән яугирләрнең язмышлары турында авторга хәбәр итүегезне сорыйбыз.
“Памяти героев Великой войны 1914-1918 гг.” порталы беренче Бөтендөнья сугышы һәм анда катнашучылар, ата-бабаларыбызның данлы тарихын җен-тек­ләп өйрәнү өчен уникаль мәгъ­лүмати ресурс.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас: