+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Салымнар...

Без алар хакында нәрсәләр беләбез?

Без алар хакында нәрсәләр беләбез?

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.
Габдерәхим Утыз Имәни.


Шушы араларда Башкортстан халкының финанс өлкәсендәге белеме арту хакында матбугатта язмалар күп булды. Ниндидер тикшеренүләр шундый нәтиҗә ясаган, диләр. Әлбәттә, икътисад, финанс, кредит өлкәсендә белем дәрәҗәсе 20-30 ел элекке кебек түгел. Шул ук вакытта белемсезлек аркасында алданган дольщиклар, финанс пирамидасына тарыганнар, салым һәм башка түләүләрне инкарь иткән өчен җаваплылыкка тарттырылганнар турында көн саен ишетеп торабыз.

Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) мәгълүматларыннан күренүенчә, русиялеләрнең 20 проценты үзләрен финанс өлкәсендә белемсез, ягъни, гадиләштереп әйткәндә, надан, дип исәпли. Җавап бирүчеләрнең яртысы диярлек бу уңайдан белемнәрен канәгатьләнерлек түгел дип саный. 45 процент гади һәм катлаулы банк процентлары белән эш итә ала, һәм бу Венгрия (46%) һәм Германия (47%) дәрәҗәсенә туры килә. Әмма финанс өлкәсендәге белемнең тулы картинасын банк процентларыннан чыгып кына бәяләү дөрес түгел. Бу гади арифметика гына, базар икътисады турында дөрес мәгълүматлы булу өчен шәхси финанслар белән эш итә белү дә бик мөһим. Бу җөмләдән безнең халыкка җитди проблемалардан арынырга кирәк әле. Әйтик, тикшеренүләр ачыклаганча, халыкның 9 проценты, финанс килешүләренә (мәсәлән, банк кредиты буенча) аларны укып тормыйча кул куя. Тагын 26 процент килешүләрне укып та документта берни дә аңла­мавын белә, ләкин барыбер кул куя.
Кешеләр, нигездә, үз керемнәрен һәм чыгымнарын язма рәвештә исәпкә алып бармый, һәр унынчы кеше нинди чыганаклардан күпме акча алуын һәм ай дәвамында күпме акча тотынуын исәп­ләми. Мондый шартларда халыкны финанслар буенча “агарту”, шагыйрь әйтмешли, кирәкле шәйдер. Бу, граждан­нарның яшәү сыйфатын яхшырту белән бергә, аларның хокуклары һәм җаваплылыгы мәсьәләсендә дә мөһим. Гражданнар финанс операция­ләрендә катнашып зыян күргән очракта шәхси җаваплылык дигән нәрсәне аңламый һәм, югалтуларга тарыса, элекке гадәт буенча, дәүләт ярдәменә өметләнә. Кеше­ләрдә, фәнни тел белән әйткәнчә, патерналистлык караш киң таралган. Патернализм латинчадан тәрҗемә иткәндә “аталарча” дигән мәгънәне бирә. Ягъни безнең халык һаман да совет системасының “аталарча кайгырту”ыннан арына алмый әле.
“Хокук” һәм “җаваплылык” төшен­чәләре яшәешнең барлык өлкәләренә дә һәм гражданнарның һәркайсына кагыла. Базар икътисады шартларында, мәсәлән, салымнар белән бәйле хокуклар һәм җаваплылык аеруча көнүзәк.
“Салымнар — ул цивилизацияле җәмгыятьтә яшәү өчен түли торган бәя”, — дигән хокук һәм икътисад белгече Оливер Холмс. Цивилизацияле дигәндә, әлбәттә, ирек, гаделлек, акыл, закон идея­ләренә нигезләнгән җәмгыять күз уңында тотыла. Билгеле булуынча, нәтиҗәле социаль-икътисади үсешкә ирешү өчен казнага акча тупланырга тиеш һәм аларның җитәр­лек булуы шарт. Мондый ресурслар бары тик дәүләтнең үз чыганаклары, мәсәлән, дәүләт предприятие­ләре хисабына гына формалаша алмый. Салымнар бөтен җәмгыять мәнфәгать­ләренә тотынылырга, икътисадны көйләүнең мөһим инструменты булырга тиеш. Гражданнар әлеге салымнарның чыннан да тормыш сыйфатын яхшыртуга сарыф ителүен аңларга һәм бер үк вакытта төрле механизмнар аша контрольлек итәргә дә тиеш.
Күптән түгел шул ук Югары икътисад мәктәбе үткәргән социаль сораштыру нәтиҗәләре, әйтик, русияле­ләрнең 60 процентының өс­тәмә салымнар һәм җыемнар түләргә риза булуын ачыклаган. Бары тик әлеге өстәмә салымнар җәмә­гатьчелек контролендә тормышка ашырылучы анык программаларга гына тотылсын иде, дип теләк бел­дергән респондентлар. Меди­цинаның, мәктәптә белем бирүнең сыйфатын күтәрү һәм инвалидларга социаль ярдәмне яхшыртуга юнәл­телә­чәк өстәмә салымнарга күпчелек җавап бирүчеләр каршы түгел, димәк. Шул ук вакытта бу сораштыру киләчәктә халыкны салымнар артуга әзерләү түгелме, дигән шик тә бар.
Ә үзебез эшләп тапкан акчаның яртысы салымнарга киткәнен белә­безме соң? 13 процентлы керем салымы (НДФЛ) барыбызга да билгеле. Ул кулга тиячәк хезмәт хакы суммасыннан алына. Ә менә бюджет һәм төрле фондларга түләнелүче үзебез­нең акчаларның 30 проценттан артыгын беркайчан да кулда тотып караганыбыз юк. Әйтик, 22 процент — Пенсия фондына, 5,1 процент — Мәҗбүри медицина страховкалавы фондына, 2,9 процент — Социаль страховка фондына китә. Сүз, әлбәттә, рәсми рәвештә хезмәт хакы алучы ялланып эшләүчеләр турында бара. Әлеге салымнарны (НДФЛдан башкасын) хезмәткәрләр өчен эш белән тәэмин итүче предприятие, яки оешма бухгалтериясе шушы фондларга күчерә. Бу төр салымнар түләүсез медицина (дәүләт ышандырганча), мохтаҗларга социаль түләүләр һәм пенсиянең база өлешен формалаштыру өчен җыела. Еллык керем уртача 450 мең сум бул­ганда (статистика буенча, Башкортстанда аена уртача хезмәт хакы 38 мең сум), бер эшләүченең төрле фондларга күзгә күренми торган түләүләре 150 мең сум тирәсе тәшкил итә.
Салым төрләре болар белән генә чикләнми. Мисал өчен 60 квадрат метрлы фатирың, шәһәр читендә бакчаң, гаражың һәм җиңел машинаң бар икән, ел саен милек, җир һәм транспорт салымнары түләргә кирәк. Уфа кешесенә бу елына 7 мең сумга якын чыга. Машина булгач, бензин акцизы (ул ягулык бәясенә кергән) түлисең. Машинаң белән елына уртача 25 мең километр йөрисең икән, акциз салымы гына 17 мең сумнан артык булачак.
Сәламәтлек саклау министрлыгы зарарлы дип кисәтүгә карамастан, кеше тәмәке тартырга да мөмкин. Ул чакта ел дәвамында акцизлар рәвешендә (100 сумлык тәмәке кабында акциз өлеше 52,3 сум тәшкил итә) 19 мең сумга дәүләт казнасын тулылан­дырасың булып чыга. Ә җиңелчә “капкалый” торган да булсаң (статистика елына илдәге ир-егет уртача 26,6 литр алкоголь куллана дип исәпли), алкоголь акцизына 5,5 мең сум акча түлисең. Шулай итеп, салымнарның күзгә күренгәннәренең гомум суммасы (НДФЛ белән бергә) 100 мең сумнан артып китә.
Ниһаять, сатып алынган һәр товар һәм хезмәт күрсәтү хакына кертелгән 20 процент НДСны истән чыгармыйк. Дөрес, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, ә автомо­бильчеләргә ел саен ОСАГО сатып алырга кирәк. Формаль рәвештә бу чыгымнар салымнар статья­сына карамый, әмма, асылда, аларны шулай дип атарга була.
Югары икътисад мәктәбе уздырган соңгы сораштыруга килгәндә, салымны арттыруга күп­челекнең риза булуы бәхәсле. Чөнки кайвакыт уңай яисә тискәре җавап сорауның ничек итеп бирелүенә бәйле. “Әгәр акча сәла­мәтлек саклау, мәгариф һәм инвалидларны кайгыртуга күбрәк тотылса, салымнарның артуы белән киле­шә­сезме?” дигән сорауга кеше, әлбәттә, уңай җавап бирә. Ә менә: “Сез шәхсән күбрәк салым түләргә ризамы?” дигән сорауга җавап та башкача булачак. Ягъни бездә, башлыча, уңай җавап алыр өчен кешеләрдән сорауның төп мәгънәсен яшерәләр. Дәүләтнең бүгенге салым сәясәте дә, безгә калса, шул сораштыру сыман. Әлеге вакытта дәүләт өчен шулай уңайлы.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас: