+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кайда сез, ир-егетләр?!

Бүгенге әтиләр – гаиләне туендыручы гына түгел, улларына ирләрчә тәрбия бирүче дә булса иде.

Бүгенге әтиләр – гаиләне туендыручы гына түгел, улларына ирләрчә тәрбия бирүче дә булса иде.
Күптән түгел республикада Беренче ир-егетләр форумы узды. Без хатын-кызларның шулай җыелып ниндидер проблемалар турында фикер алышуына күнеккәнбез, ә менә көчле затларның шулай аралашуы бераз сәер кебек тә тоелды. Кирәк иде ул, күптән кирәк иде. Ир-егетләрне күбрәк гаиләне туендыручы итеп кабул итәргә өйрәндек, ә бит аларның бала язмышындагы роле әнисенекеннән ким түгел.
Бүген республикада яшәүче гаиләсеннән аерылган 15 мең әти алимент түләүдән баш тарта. Монда аларның баланы тәрбияләүгә керткән өлеше турында сүз йөртү дә урынсыз. Һәрхәлдә, баласын аена бер тапкыр да исенә төшермәгән әти кеше аның хәлен белү турында уйланмый да инде. Бүгенге тормыш ир-егетләрне болай да гаиләсеннән читләшергә мәҗбүр итә.
Вахта ысулы белән читкә китеп эшләгәннәрнең санын төгәл генә белүче дә юк, чөнки аларның бик азы рәсми рәвештә теркәлгән. Республикада яшәгәннәренең дә күбесе берничә урында эшләргә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, баланы тәрбияләү хатын-кыз иңнәренә генә торып кала.
Бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, дисәк тә, кешенең шәхес буларак формалашуына мәктәпнең дә йогынтысы зур, чөнки балаларның бик күп вакыты шунда үтә. Мәктәптә ир-ат укытучыларны бүген бармак белән генә санарлык. Хезмәт дәресләрендә малайларны кадак кагарга булса да өйрәткән, физкультура дәресләрендә 30-40 “отжимание” эшләргә мәҗбүр иткән ир-ат укытучыларны сагынып сөйләргә генә калды. Атап әйткәндә, безнең малайларыбыз һәрвакыт әнисе, хатын-кыз янында. Шуңа да үсмерләрдә гүзәл затларга хас характер булуына гаҗәпләнәсе дә юк.
Күптән түгел урамда бер үзенчә-леккә игътибар иттем. Көннәр җылын-гач, балалары белән урамга чыккан әти-әниләрне күзәтергә туры килде. Коляскалы әниләр арасында сирәк кенә булса да әтиләр дә күренә. Сабыйлары кояшка җылы-нып йоклый, ә үзләре кулларындагы телефонда казына. Ә инде менә 4-5 яшьлек балалары белән чыкканнар арасында ир-егетләр күренмәде. Кечкенә малайлар да әниләре белән генә чыккан. Ә зуррак балалар йә әниләре, йә инде үзләре генә, яисә дуслары белән.
Шул ук вакытта, чын мөселман илләрендәге гаиләләргә игътибарны юнәлтәсе килә. Анда малайларны әниләре ияртеп йөргәнне күрмәссең. Сабый инде әнисеннән аерыла ала икән, ул һәрвакыт әтисе белән бергә. Шул ук вакытта, бу илләрдә аерылышулар саны да аз, булган хәлдә дә анда алимент юллап йөрүче юк. Әти кеше баласын үсеп буй җиткәнче тәэмин итәргә тиешлеген аңлый. Бу илләр турында сүз кузгаткач, тагын бер үзенчәлеккә игътибар итәсем килә. Бүген бездә өлкән яшьтәге әти-әнисен картлар йортына тапшыру өчен чират төзелгән... Ә менә мөселман илләрендә картлар йорты бөтенләй юк. Ягъни анда әти-әнине башка кешегә тәрбияләргә бирү турында уйлаучы да юк. Нинди шартларда гына яшәмәсен, балалары аларны тәрбияләргә тиеш. Белүебезчә, анда гаиләдә ир-егетнең сүзе өстен, димәк, мондый карарга да һәрвакыт алар килә.
Шуны ук балаларга карата да әйтергә мөмкин. Бүген бездәге балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларның 90 процентының әти-әнисе бар... Саннар искиткеч... Ә инде бик күп гаиләләрдә хатын-кыз гына эшләве, ә ирләренең эчкечегә әверелүе, хатыннарын, балаларын җәберләүче ир-егетләр турында сүз кузгатасы килми. Ул темага кереп китсәң, чыгарлык түгел сыман... Ә менә ни өчен бүгенге ирләрнең үзләренең иңнәреннән җаваплылыкны алып ташлаганы аңлашылмый. Югарыда телгә алынган проблемаларның һәркайсы тәрбиягә бәйләнүе көн кебек ачык.
Бүген малайларны чын ир-атлар итеп тәрбияләмибез. Дөресрәге, алай тәрбияләргә мөмкинлекләр дә юк сыман. Шул ук мәктәпләрдә ир-егеткә ярашлы хезмәт хакы түләнсә, кичен эштән кайткан әти төнгелеккә янә эшкә чыгып китмәсә, балалары белән аралашмас иде мени? Кызганычка каршы, әтиләрнең балалары белән бергә булмавы малайларга гына түгел, үсеп килүче кызларга да зур йогынты ясый. Билгеле, арада буш вакыты булган саен гаиләсе янына ашыгучы ирләр дә җитәрлек. Шул ук вакытта, хатыны тапканга риза булып яшәүчеләр дә аз түгел бит.
Май бәйрәмнәренә авылга кайткач, бик кызыклы хәлне күзәттем. Һава шартлары яхшы булганлыктан, бу көннәрдә һәркем бакча эшенә тотынды. Бакчада эш тиз генә бетәме соң?! Казыйсы, тырматасы, чистартасы, яшелчәләр чәчәсе бар. Бакчада бала-чага белән чуалган хатын-кызларны күргәч, “Ирләр, сез кайда?” — дип кычкырасы килде. Туфрак эше җиңел түгеллеген һәркем белә. Моны көчле затлар да аңлый бит. Ни өчен соң бу эшләр дә хатын-кыз иңенә торып калган? Сүз аралаш берничәсеннән ирләренең кайда икәнлеген сорадым. “Эштә”, – дип көрсенде берсе. Ул ирне 10-15 минут элек кенә урамда күргәнемне әйтү кирәкми дә иде, бу хатын аны үзе дә яхшы аңлый. “Йоклый”, – диде икенчесе. “Бәйрәм итә”, “шашлык алырга кибеткә китте”, “әнә бит, тышта пылау әзерли” кебек җа-ваплар да яңгырады... Шушы әнисе белән үскән кызларга – арытаба шундый ук хаталарны ясамаска кирәклеген, әнисе казыган чокырга бәрәңге салып йөргән малайларга көрәкне алар тотарга тиешлеген ничек аңлатырга соң? Юкса, бөек шәхес әйтүенчә, “балаларны тәрбияләргә кирәкми, бары үзеңә дөрес яшәргә кирәк”, бит.
“Малайларны тәрбияләгәндә катырак булырга кирәк, әмма “дилбегә”не ычкындырып тору да мөһим”, ди халык. Хәтерлим, без мәктәптә укыганда ата-аналар җыелышына әти белән әни йә бергәләп, йә алмашлап баралар иде. Ул вакытта әлеге кебек “ватсап” аша балаларның ничек укуын белмиләр иде, елына шундый берничә җыелыш та җитә иде. Дөресен генә әйткәндә, безнең буын әлегегә караганда үзаллырак иде. Билгеле, без алардан шуграк та булганбыздыр. Мәктәп тәрәзәсен ваткан, аш-су бүлмәсендә бер-беребезнең өстенә аш түккән чаклар да аз булмады. Әмма шуны хәтерлим, хезмәт дәресендә укытучы, малайларны җыеп, тәрәзәгә пыяла куярга алып кереп китә иде... Ваткансың икән — төзәтеп тә куй. Ә хәзер бала абынып егылса да шунда ук ата-ана мәктәпкә йөгерә. Хәтта балаларның шуклыгына да без катнашып, аларга шушы конфликттан чыгу мөмкинлеген дә бирмибез. Кызганыч, әмма мондый күренеш үсмер малайлар укыган сыйныфларда да күзәтелә. Менә шушы малайлар киләчәктә гаилә башлыклары, әти булачак та инде...
Сүз уңаеннан тагын бер үзенчәлеккә игътибар итәсем килә. Күптән түгел генә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләдек. Сугыш нәкъ үз көчендәге, ил терәге булган ир-егетләрне юк иткән. Тормышны яңадан тергезү шул хатын-кыз һәм бала-чага иңенә төшкән. Әмма ул вакытта, ир-егетләр аз булуга карамастан, малайларга менә дигән “ирләрчә” тәрбия бирә алганнар. Атап әйткәндә, сугыштан яраланып кайткан санаулы гына ир-атлар да киләчәк буынны тиешенчә тәрбияли алган. Ни өчен бүген сәламәт ир-егетләр бу вазыйфадан читләшә соң? Билгесез...
Форумда билгеләнүенчә, киләчәктә мондый чаралар ешрак үткәреләчәк. Чыннан да, хатын-кыз малайларны ничек кенә дөрес итеп тәрбияләргә тырышса да, әниләрдә булган йомшаклыкның тәэсире балаларда нык чагыла. Бала тудыру, тәрбияләү хатын-кыз эше дисәләр дә, әтиләрнең роле алыштыргысыз. Киләчәгебез ныклы ирләр кулында булсын өчен бүгенге әтиләр малайларны тәр-бияләүдән баш тартмасын иде.
Гөлия ГӘРӘЕВА.
Читайте нас: