+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Авыл кемгә тавыш бирер?

Менә тагын сайлау кампаниясе башлана. Шунысы бәхәссез: сайланырга теләүче кандидатларның күбесе авыл халкы ярдәменә өмет итәчәк. Сайлау технологияләренең үзенчәлекләрен исәпкә алмаганда, авылда тавыш җыю җиңелрәк күренә кебек. Әмма алдагы кампаниянең катлаулырак булачагы фаразлана. Чөнки авыл кешеләренә төрле партия вәкилләренең матур сөйләүләре генә җитми хәзер. Тәгаен эш күрсәтергә кирәк. Чынбарлык шулай: ил халкының өчтән бер өлешен диярлек тәшкил итүче авыл халкы, минемчә, крестьян мәнфәгатьләрен яклаган аграр программа тәкъдим иткән партия әгъзаларына өстенлек бирәчәк. Соңгы утыз ел дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиеләре карамагында булган мәйданнарның гамәлдән чыккан 40 миллион гектарын тергезү, авылдагы башка социаль проблемаларны хәл итүгә өстенлек бирәчәк сәясәтчеләр булырмы — сүзем шул хакта.

Менә тагын сайлау кампаниясе башлана. Шунысы бәхәссез: сайланырга теләүче кандидатларның күбесе авыл халкы ярдәменә өмет итәчәк. Сайлау технологияләренең үзенчәлекләрен исәпкә алмаганда, авылда тавыш җыю җиңелрәк күренә кебек. Әмма алдагы кампаниянең катлаулырак булачагы фаразлана. Чөнки авыл кешеләренә төрле партия вәкилләренең матур сөйләүләре генә җитми хәзер. Тәгаен эш күрсәтергә кирәк. Чынбарлык шулай: ил халкының өчтән бер өлешен диярлек тәшкил итүче авыл халкы, минемчә, крестьян мәнфәгатьләрен яклаган аграр программа тәкъдим иткән партия әгъзаларына өстенлек бирәчәк. Соңгы утыз ел дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиеләре карамагында булган мәйданнарның гамәлдән чыккан 40 миллион гектарын тергезү, авылдагы башка социаль проблемаларны хәл итүгә өстенлек бирәчәк сәясәтчеләр булырмы — сүзем шул хакта.
Әлеге вакытта парламентта булган бер генә сәяси партиянең дә төгәл юнәлеше булган аграр программалары игътибар үзәгенә алынмады. Сер түгел, коммунистлар хәзер авыл исеменнән сөйләү хокукын берникадәр югалтты. Чөнки еш кына аларның тәкъдимнәре “лозунглар” яисә тармактагы кимчелекләрне санап чыгу белән генә чикләнде. Әгәр Владимир Жириновский “байрагы” астында тупланган либерал демократларны алсак, әлбәттә, фикерләре кискен, әмма алар һәрвакыт диярлек “һавада эленеп” калды.
“Гадел Русия” дә соңгы елларда каршылыклы фикерләр тудырды. Алар социаль мәсьәләләрне кыю күтәрә, әмма авылга кагылышлы яңа закон башлангычы белән чыкканнарын хәтерләмим. Күптән түгел Дәүләт думасында “Бердәм Русия” партиясенә дә “өлеш эләкте”. Парламентта күпчелек урын алып торучы иң зур фракция аграр бизнесны үстерү, фермерларга дәүләт ярдәмен арттыру авыл тормышын, яшәү рәвешен яхшырту буенча “ташны урыныннан күчерердәй” яңа законнар кабул итүдә сүлпәнлек күрсәтә. Әйдәүче партия буларак, бюджетта каралган, авыл территорияләрен үстерүгә бүленгән акчаларны киметүгә каршы да битарафлык күрсәтте...
Күптән түгел үзәк матбугаттагы рәсми хәбәр әлеге фикерләрне тагын да көчәйтеп җибәрде. Әлеге чыганакка караганда, парламенттагы дүрт зур фракциянең берсе дә Хөкүмәткә ни сәбәпле аграр бизнеска бүленгән бюджет грантлары, дотацияләре, субсидияләрнең гомум суммасы аларга төрле дәрәҗәдәге күзәтчелек хезмәтләре тарафыннан салынган штрафлар күләменнән артып китүе турында сорау бирмәгән. Шушы ук чыганакка караганда, әлеге вакытта илдә 63 оешманың авыл малтабарларына төрле хилафлыклары өчен штраф салу хокукы бар икән. Аграр журналист буларак, миңа авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, фермерлар белән ешрак аралашырга туры килә. Аларның дәгъвалары шик тудырмый. Гадәттә, килгән тикшерүчеләрнең берсе дә “нәтиҗәсез” китәргә теләми. Ә инде аларның кимчелекләрне табуы кайбердә хәлне тәртипкә китергәнгә кадәр аграр оешманың эшчәнлеген туктатып торуга китерүе дә бар. Шуңа күрә авыл җитештерүчеләре бәхәсләшүдән, акланудан тыелып кала. Ә бәйләнәм дигән чиновникка сәбәп табу авыр түгел хәзер. Терлек комплексыннан чыгарылган мал тиресен дөрес өймәсәң дә җаваплылыкка тарттырылу мисаллары бар. Тирес хәтта куркынычлы булу ягыннан атом-төш коралы калдыгына тиң икән. Болар барысы да Русиядә төрле елларда депутатлар тарафыннан кабул ителгән законнар белән бәйле.
Законны, әлбәттә, үтәргә кирәк. Ләкин, минемчә, атап әйткәндә, узган гасырның 90нчы елларыннан соң кабул ителгән аграр сәясәт белән бәйле законнарның күбесе үсеш юлы, стимул, дәүләт ярдәме һәм инициатива мөмкинлекләренә түгел, ә чикләү, тыю, контрольдә тоту һәм төрле дәрәҗәдәге җаваплылыкка тарттырылу белән бәйле. Ихтимал, бу хата югары дәүләт власте органнарына, депутатлыкка авыл тормышыннан ерак торган артистлар, спортчылар һәм башка һөнәр ияләренең күбрәк сайлануы белән дә бәйледер. Ел башында ил башлыгы Владимир Путин тарафыннан аз тәэмин ителүче гаиләләргә игътибарны арттыруны, аларны азык-төлек белән тәэмин итүне җайга салу буенча тәгаен бурыч куелган иде. Әмма Президент фәрманы шикәргә һәм үсемлек маена бәяләрне вакытлыча чикләүдән ары китмәде. Авыл җитештерүчеләре иркен сулыш белән бөтен дөнья сәүдә базарына чыккан гына иде — экспортка тыю пошлинасын керттеләр. Ашлыкны читкә сату тукталды. Моны илебездә икмәккә бәяләр күтәрелмәсен өчен эшләделәр. Ә бит, энергия чыганакларына, ягулыкка бәяләрне чикләргә кирәк, дип чыгыш ясаган депутатлар юк. Күренүенчә, авырлык янә шул авыл җилкәсенә төшә. Ә без, ни сәбәпле авыллар юкка чыга соң, дип баш ватабыз. Белешмә. Рәсми чыганаклар буенча, 2002 елдан башлап Русиядә 20 мең чамасы авыл юкка чыккан. 2000-15 елларда Башкортстанда йөздән артык авыл “яшәүдән” туктаган.
“Башкортостанстат”ның бүлек начальнигы Ирина Үтәшева билгеләвенчә, 2011-19 елларда 15-49 яшьтәге хатын-кызлар саны шәһәрләр буенча — 8,3, ә авылларда 22 процентка кимегән. Бу күрсәткеч, билгеле, авылда туым дәрәҗәсенең түбәнәюенә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Гомумән, илнең яшәеше, азык-төлек хәвефсезлеге, демография торышы кебек мөһим проблемалар, нигездә, авылның социаль йөзе һәм андагы тотрыклылык белән бәйле. Дәүләт думасы депутатлары өчен дә ул яңалык түгелдер. Кызганычка каршы, заманында “оптимальләштерү” дип аталган реформалар беренче чиратта авыл тормышында чагылыш тапты. Күпме мәктәп, дәваханәләр, мәдәният учакларының шул сәбәп белән ябылуы йөзләрчә мең кешене туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр итте. Ә бит бу аянычлы хәлгә юл куймаска да мөмкин булыр иде... Ихтимал, сентябрьдә узачак сайлауларда катнашырга, авыл халкының ышанычын ни рәвешле яуларга, дип баш ваткан әфәнделәргә бу мисаллар уйлану өчен “азык” та булыр әле. Бер-берсен уздырып, матур вәгъдәләр биргән кешеләргә халык ни дәрәҗәдә ышаныр — монысын вакыт күрсәтер. Законнар кабул итүче депутатлар ничек уйлый торгандыр, ә менә икътисадчы экспертлар илебездә кешеләрсез мәйданнарга “җан өрү”, ягъни халыкны җәлеп итү өчен күпме көч түгәргә кирәк булачагын исәпләп чыгарган.
“Ежедневное аграрное обозрение” интернет-басмасында, мәсәлән, моның өчен илнең бөтен төбәкләрендә 50 мең заманча яңа “экологик авыл” төзергә кирәк, дигән мәгълүмат күзгә ташланды. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 10 ел дәвамында икешәр триллион, ягъни барлыгы 20 триллион сум акча кирәк булачак. Бәлки, авылга караш үзгәрсә, акчасы да табылыр. Әмма эш аңарда түгел. Шул ук экспертлар, төзеләчәк авыл яшәргә сәләтле булсын өчен аларның һәркайсында кимендә 800 кеше яшәү мотлак, ди. Әгәр шушы проблема хәл ителсә, ихтимал, авыл чын мәгънәсендә илебезнең яшәеш терәге булуын күрсәтер иде. Әлегә Русиядә авыл халкы саны, соңгы рәсми халык исәбен алу йомгаклары буенча, 37 миллион, ягъни илдә яшәүчеләрнең 26 процентын гына тәшкил итә. Шул ук вакытта. Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән кабул ителгән гомумдәүләт проектларының асылы — авылдагы тормыш шартларын шәһәрнеке дәрәҗәсенә якынайту һәм, шул рәвешле, авылда яшәүчеләр санын 40 миллион кешегә җиткерү. Билгеле, авыл проблемалары болар белән генә чикләнми. Ул комплекслы чараларны тормышка ашыруны таләп итә. Моның өчен законнарның да авылны яклаганы кирәк. Җирдә эшләп карамаган, басу техникасын күрмәгән, ат кешнәвен һәм сыер мөгрәвен гомерендә дә бер тапкыр ишетмәгән депутатлардан әллә ни көтеп булмас, әлбәттә. Ә бит алар зур көч. “Куен дәфтәре”мне актарганда үземне дә кызыксындырган берничә сорауга җавап эзләдем. Ул — депутатлар “армиясе” турында. Алар ачык мәгълүмат чыганакларында бар. Русия Дәүләт думасында 450 депутат, сенаторлар саны 170кә җитә. Өлкә, төбәк, республика парламентларында барлыгы 2059 депутат сайланган. “Росстат” мәгълүматлары буенча, муниципаль берәмлекләрдәгесе ил буенча 23 меңгә якынлашкан... Авылда да халык битараф түгел. “Депутатлар килеп, хәлебезне белеште, башкарылган эше буенча отчет тотты”, дигән сүзләр бик ишетелми хәзер.
Борынгыларда “халкы нинди, идарә итүчеләр дә шундый” дигән гыйбарә бар. Ил башлыкларын хурлыйбыз, законнар санга сугылмый, дип зарланабыз. Ә ул закон кабул итүче депутатларны үзебез сайлавыбызны уйламыйбыз. Кем ничек кабул итә торгандыр, миңа калса, чиста куллы, камил акыллы, гадел һәм кайсыдыр өлкәдә профессионал һәм фәкать халык мәнфәгате өчен көрәшүче, янып йөрүче депутатлар азрак сайлана кебек. Белмәссең, кайбердә әллә сайлаучылар кемнең кем икәнен шәйләми кала, әллә депутатлыкка кандидатларның өметле һәм халыкны үз авызына караткан ышандырырлык вәгъдәләре әсир итә. Соңыннан “терсәкне тешләрдәй” булып үкенергә калмасын иде.
Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас: