+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бер киявем – Фирганәдә, бер киявем – Кустанайда...

Катнаш никах бәхетме, әллә милләт тамырын корытумы?

Катнаш никах бәхетме, әллә милләт тамырын корытумы?

Социализм чорында татар шагыйре Мәхмүт Хөсәен катнаш никахларны мактап “Яшәсен кияүләрем” дигән шигырь язган. Аны композитор Заһит Хәбибуллин көйгә дә салган. Совет заманында ул җырны радио һәм телевидение тапшыруларында еш кабатлыйлар иде. Заманында милләт белән милләт арасы югалып, бердәм совет халкын данлау бар иде. Бердәмлек начар да түгел кебек. Әмма... Гәзит укучы язган хатка күз салыйк әле.

“Мин – бик калын татар нәселеннән. Әмма яшьлегемдә татар егетләре арасында берсенә дә күзем төшмәде. Инде 25 яшьләр тирәсендә бер урыс егетенә үлеп гашыйк булдым. “Үлеп” диюем – аннан башка бер көн дә яши алмау, саубуллашкан чакта ук аны сагына башлау, озак күрми торсам, чиргә сабышкандай, урыннан тормый ятуларны аңлата. Тиздән без кавыштык. Ул Русиянең үзәк бер төбәгеннән иде. Тәү тапкыр аның туган ягына бару бик үзенчәлекле булды. Өйгә килеп керүгә, минем булачак биатам бәрәңге әрчеп утыра иде. Мин югалып калдым. Чөнки үзем үскән гаиләдә әти бәрәңге әрчү түгел, аны пешереп алдына куйгач, кашык көтеп утыра, аны үзе торып алмый да иде.
Бианам моңа кадәр бер тапкыр да татар кешесен күрмәгән булып чыкты. Алай да бераз белешмә туплаган. Аныңча, татарлар – “алласыз” (әс­тәгфируллаһ), бертуктаусыз чәй эчәләр, хатыннары ак яулык бәйләп йөри. Ап-ак шәлъяулык бүләк итте ул миңа. Ә “алласызлык” турындагы хәбәр кайдан дип сорагач, гаҗәпләнеп, “Ә кайда соң сезнең Аллаһ, безнекенең рәсеме чиркәүдә бит”, – диде. Ул вакытта мәхәббәттән томаланган күзләр белән ни күрәсең инде? Бер авылда туып-үскән кешеләр кавышканда да, ике нәсел, димәк, ике төрле тәрбия, гадәтләр кушыла. Ә чит кавемнәр кавышканда?! Икесе ике ят дөнья бит алар! Безнең гаилә 20 елдан соң таркалды. Милли мөнәсәбәтләр аркасында түгел, әмма без хәзер икебез дә үз кавем вәкилләре белән кавыштык, бәхетлебез...”
Чыннан да, статистика мәгълү­матларына караганда, урыс егетенә кияүгә чыккан татар кызлары арасында никахлар күбрәк таркала икән.
Ә бит борын заманда барлык милләтләр дә катнаш никах мәсь­әләсенә үтә дә сак булганнар. Изге юлда ялгышлыклар, ашык-пошык эшләр һич хупланмаган. Катнаш гаилә коруның һәр ике милләт өчен дә куркыныч хәлләргә китерү мөмкинлеген төшенеп яшәгән борынгылар. Ләкин заман үзгәрә, әхлак нормалары һәр ике халыкта да тотрыксыз хәлгә килә.
Катнаш никах милләт, кешелек дөньясы өчен нәрсә белән зыянлы соң?
Мәгълүм булуынча, төрле милләт вәкилләренең катнашыннан туган кешеләр фәндә “метис” дип атала. Һәр милләттә диярлек метислар бар. Бер милләттә алар күбрәк, икен­чесендә – әзрәк. Ләкин бөтен мил­ләтләрдә дә барлык метислар өчен уртак бер сыйфат бар: алар милли җәмгыятькә үтеп керә алмый.
Кайбер белгечләр әйтүенчә, төрле секталарга юлыгу, җинаять­челек, яңа төр авырулар, СПИД, наркоманлык һәм башка шуның ише күренешләр катнаш никахтан туган кешеләр арасында ешрак күзәтелә. Көчле катламнар да, үз максатларына ирешү өчен, метисларны еш кына корбан итеп куллана, ди. Ә инде, катнаш никах күренешенең иң зур куркынычы – милләтнең нәсел коды буыннан-буынга күчмәүдә.
Алай гына түгел, бала туа – исем кирәк. Катнаш гаиләдә нинди исем кушылачак, бу мәчеттә, әллә чиркәүдә башкарылачакмы, алар белән аралашу нинди телдә барачак? Кеше гомеренең тагын бер мизгеле җитә ─катнаш никахтан туган кеше үлә. Бу кешенең әти-әнисе исән булса (алай да булырга мөмкин), үлгән кешене нинди гореф-гадәтләр буенча соңгы юлга озатырга, кайсы зиратка күмәргә? Терсәкне тешләүләр соңыннан башлана...
Бүген яшь гаиләләрнең бала тәрбияләүдә мөмкинлекләре җитәрлек. Бала ана телен ишетеп үскәндә генә, аның яңгырашына, сөйләм ритмына, аһәңенә күнегә. Әти-әниләргә балалары өчен татар телендә чыккан матур рәсемле китаплар, мультфильмнар, җырлар сатып алу мөмкинлеге зур. Димәк, алар да менә дигән кулланма була алалар. Кызының курчакларына Настя, Наташа исемнәрен түгел, ә үзебезнең ана телендәге матур яңгырашлы Җәмилә, Гөлшат кебек исемнәр бирүдән башлана тәрбия.
Бу хакта катнаш никахта яшәүче Нәзиләдән сорашабыз.
– Мин Иван исемле урыс егетенә кияүгә чыктым, – ди ул. – Өйләнешкәч тә, Себергә чыгып киттек. Анда яшәгәндә милләт аермасы сизелмәде, билгеле. Минем исемне белүче дә юк иде, барысы өчен дә Надя идем. Ялга башта аның ягына, соңыннан безгә кайта идек. Ике якта да әйбәт кабул иттеләр. Хаклы ялга чыккач, безнең якка кайтып төпләндек. Чын татар авылында бердәнбер урыс булып яшәп ята ирем. Начар яшәми кебек! Бер генә үкенечем бар – балалар татарча белми. Төпчегебезнең теле “Әттә” дип ачылды. Беренче сүзен әйткәндә әтисенең итәгендә утыра иде. Мин корт чаккандай, “Папа дип әйт кызым, папа!” – дидем. Җүләр! Балалар без яшәгән шәһәрдә төп­ләнде, оныклар да шунда үсә. Начар яшәмиләр, әмма безгә кайтсалар, тел аңламый интегеп бетәләр. Ике телне дә белсәләр, болай булмас иде.
Туфан Миңнуллин “Илги­зәр+Вера” әсәрен тормыштан алып язган. Өйләнешеп, бер елдан тәпи йөри башлаган улын әни кеше — чукындырырга кирәк, ә әтисенең гаиләсе — сөннәткә утыртырга кирәк, дип тарткалаша башлый. Низаг чыга. Нәзилә бу хакта: “Без совет чорында үскән атеистлар, шуңа күрә чиркәүгә дә, мәчеткә дә якын булмадык. Балалар да шулай. Тик менә гомер уза, аның соңгы сәгатьләре дә килеп җитәчәк, шуңа да Аллаһ турында уйланмыйча хәл юк. Район үзәгендә бер зиратта татарлар да, урыслар да күмелә, алар арасында ачык урын калдырылган. Безнең мәңгелек йорт шунда булыр инде...”
Интернет сәхифәләрендә әлеге мәсьәлә хакында бәхәсләр шактый күп. Менә берсе: “Мин – мөселман кызы, христиан егетенә кияүгә чыгарга телим. Үземне артык дини дип тә әйтә алмыйм. Гаиләмнең катнаш никахларга каршы икәнен беләм, бу хакта өйдә һәрвакыт гауга чыга. Мин кияүгә чыгасы урыс егетен инде ун еллап беләм. Дөрес, минем әти-әнием дә артык дини түгел. Әмма әтиемне барыннан да бигрәк әбинең каршы булуы борчый, чөнки әби беркайчан да ризалыгын бирмәячәк. Хәзер булачак ирем ислам диненә күчәргә дә вәгъдә итте. Әмма минекеләр аның динен алыштыруына ышанмыйлар. Миңа ниш­ләргә?”
Бу сорауга шәригатьтә җавап бар. Коръәннең “Хатыннар” (Әл – Ниса) сүрәсендә кызның язмышы өчен әтисе җавап бирә, диелгән. Гомумән, Коръәндә мөселман кызына ислам динендә булмаган ир-атка кияүгә чыгарга ярамый, диелә. Әйткәнебезчә, кызның кемгә кияүгә чыгуын иң әүвәл әтисе хәл итә. “Егет тәүбәгә килеп, мөселман динен кабул итеп, шә­ригать кануннарын үтәп яшәгән очракта” әлеге никахка фатиха бирелә.
Катнаш никахларга каршылар да, битарафлар да, аларны яклаучылар да бар. Хәзерге глобальләшү чорында чит илләргә китеп тормыш коручылар да арта бара. Кемдер кан алыштыруны нәсел өчен әйбәт дип саный. Әмма... Безгә хат язучы ханымның бианасы күз алдына килә. “Алласыз”... Аңлаган кешегә гомердә дә гафу ителми торган сүзләр бит бу. Күрше авыл егетенә кияүгә чыгып, ак яулыгын чөеп бәйләп, биленә алъяпкыч буып, иманлы, намазлы бианасына килен хөрмәте күрсәтсә?! Балаларын бишек җыры, “әбкәм” хикәятләре белән үстерсә яхшырак булыр иде түгелме?

Яшәсен кияүләрем!

Биш бөртек кыз үстердек без:
Берсеннән-берсе чибәр!
Һәрберсе кашыкка гына
Салып йотарлык, диләр!
Күренмәделәр дә кебек
Кызларым күзләремә.
Бишесен биш егет димләп,
Яр итте үзләренә.
Бер киявем — Фирганәдә, —
Кил, күреп китәрсең, — ди, —
Йөземле пылавыбыздан
Бер авыз итәрсең, — ди.
Бер киявем — Кустанайда, —
Кил, кымыз куярбыз,— ди,—
Казан асып, “бишбармак”ка
Бер сарык суярбыз,— ди.
Бер киявем — Тбилисида, —
Кил, чәй пешертербез, — ди, —
Чәй кызулыгы җитмәсә,
Мәйләр эчертербез,— ди.
Бер киявем — Полтавада, —
Кил, күңел ачарсың,— ди,—
Тансыкка син ап-ак оннан
Галушки ашарсың,— ди.
Бер киявем — Минзәләдә, —
Кил, сөтле сыерыбыз,— ди,—
Бәлеш тә пилмән, пәрәмәч
Булыр гел сыебыз,— ди.
Мондый бәхетне әткәем
Төштә дә күрмәгәндер.
Унике бала үстереп,
Бабам да белмәгәндер.
Кызларым булса бер дигән,
Кияүләр — искитәрлек!
Карчыгым да үз янымда,
Пенсиям дә җитәрлек!
Яшәсен пылау, пилмәннәр,
Чәйләр, мәйләр, кымызлар!
Яшәсен минем кияүләр,
Яшәсен минем кызлар!



Резида ВӘЛИТОВА.
Читайте нас: