+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Нинди һөнәрләрнең киләчәге юк?

Бу өлкәдәге белгеч-экспертларның белдерүләреннән чәчләр үрә тора.

Нинди һөнәрләрнең киләчәге юк?
Нинди һөнәрләрнең киләчәге юк?
Соңгы вакытта җәмгыятьтә яшьләр авыл җирендәге эштән курка дигән сүзләр еш ишетелә. Чыннан да, күп кенә районнарга, авылларга медицина белгечләре, укытучылар, комбайнчылар һәм башка һөнәр ияләре кирәк. Бер уйлап карасаң, дәүләт тә аларга ярдәм итәргә тора. Республикада “Авыл табибы”, “Авыл тренеры” һәм башка программалар эшли һәм авыл җиренә эшкә кайткан өчен яшь белгечләргә өстәмә акча бирелә. Әмма эш акчада гынамы? Барлык авылда да яшь гаиләгә яшәр өчен шартлар бармы?

Мин үзем авыл егете, анда тәрбияләндем, мәктәптә укыдым. Балалар бакчасына гына йөрмәдем. Чөнки авылда ул юк иде. Уфага университетка укырга кергәч, күп кеше балалар бакчасына йөрүләре турында сөйли иде. Мин аның нәрсә икәнен белмим дигәч, аптырап карадылар. Шуңа карамастан, балачак күңелле узды. Балалар бакчасына мин генә түгел, дус-иптәшләрем дә йөрмәде бит. Шуңа күрә урамда бергә уйнап үстек.

Әлбәттә, балачакта авылда яшәячәкмен дип хыялландым. Тик үскәч, зур тормышка аяк баскач, уй-фикерләр үзгәрде. Уй-фикер генә дә түгел, авыл үзгәрде. Бүген авылларда яхшы хезмәт хакы түләнә торган эш юк. Күпләрендә мәктәп, балалар бакчасы юк, колхозлар көчсез. Шундый шартларда яшь гаиләгә авыл җиренә кайтып яшәп буламы соң? Әлбәттә, зур теләгең булса, яшәргә мөмкиндер, әмма баланың киләчәген уйлаганда...
Дәүләт программаларына килгәндә, алар яхшы әйбер. Әмма күп кенә яшьләр, алар буенча ярдәм алса да, авылда яшим, эшлим дип кайтмый, ә акча өчен бара. Күптән түгел якын танышым гаиләсе белән “Авыл табибы” программасы буенча авыл җиренә эшкә юлланды. Әмма ул анда төпләнеп калырга түгел, ә акча өчен китте. “5 елны тутыруым белән Уфага күченеп, фатир алачакмын”, – ди.

Әлбәттә, шәһәрдә дә беркем дә яхшы эш, хезмәт хакы әзерләп куймый. Әмма биредә бу максатларга ирешер өчен мөмкинлекләр күбрәк.
Гомумән, эшкә килгәндә, белгечләр фаразлавынча, тиздән берничә һөнәр, эш төре, гомумән, юкка чыгарга мөмкин. Шунысы гаҗәп, бүген бу хәлне күз алдына китерергә бик авыр, әмма аларның сүзләренә караганда, бу тиздән булачак. Хәзер ул һөнәрләр турында язып үтәм.
Бухгалтер. Хәзерге вакытта бухгалтерлык операцияләрен тиз һәм хатасыз эшкәртә торган махсус софт бар икән. Кайбер эшкуарлар, нигездә, бухгалтерсыз эшли, чөнки аларга бухгалтерлык исәбе буенча интернет-сервислар ярдәм итә. Димәк, исәп-хисапны автоматлаштыруга юнәлеш тотыл­ганда бухгалтер һөнәре юкка чыгачак. Әмма үземә бүген эшне бухгалтерсыз күз алдына китерүе бик авыр.

Копирайтер һәм корректор. Хәзер нейросеть текст контентын булдыруны бик яхшы башкара. Әлбәттә, бу уникаль авторлык эшләре, чөнки алар гади текстны анализлый һәм башка текстлар нигезендә үзләренекен бирә. Уйлап карасаң, заманча копирайтерлар моның белән шөгыльләнә дә инде. Бу исә корректор эшенә дә кагыла. Без инде күптәннән грамматик хаталар күрсәткән текст мөхәррирләренең искәртүләренә күнеккән. Әйе, текстның мәгънәви йөкләнешен һәм структурасын бәяләүче технологияләр дә яңалык түгел. Шуңа күрә дә бу һөнәрләрнең киләчәге юк, ди белгечләр.

Нотариус. Электрон документ әйләнешен кертү нотариус һөнәрен куркыныч астына куя. Вакыт узу белән документларның чынлыгын тикшерергә һәм алыш-бирешне махсус сервислар ярдәмендә теркәргә мөмкин булачак, ә электрон култамганың чынлыгын программа раслаячак.
Банк хезмәткәре. Банк операцияләренең күп өлеше бүген Интернет аша һәм кушымталар ярдәмендә башкарыла. Хәтта банкоматлар хезмәтеннән кешеләр хәзер сирәгрәк файдалана башлаган. Банк кассаларына һәм операторларга ихтыяҗ акрынлап юкка чыга, ә кайбер банк­лар үз бүлекчәләреннән башка яши — барлык операцияләр дә онлайн-режимда башкарыла.

Тәрҗемәче. “Google тәрҗе­мәче” кебек сервислар елдан-ел акыллылана бара. Шуңа күрә дә бүген күп кенә компанияләр тәр­җе­мәдә шуны куллана. Хәзер реаль вакыт режимында синхрон тәрҗемә технологиясе җайга салына. Бу ихтимал, портатив җай­ланма яки гади кушымта булачак, аны кесә телефонына кертеп, кеше сөйләгән сүзләрнең тәрҗемә­сен карарга мөмкин булачак.

Төзүче. Бу тармактагы эшләрне машина җиңелләштерә бара, әмма күптән түгел 3D-басма технологиясе актив үсеш алды. Махсус җайланмалар төзелеш материалларын гына түгел, тоташ йортларны да сафка бастыра. Шул ук вакытта гадәти булмаган архитектура чишелешләрен дә тормышка ашырырга мөмкин. Әлегә мондый алым колачлы төзелеш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирми, 3D-төзелешкә гомум чыгымнар да төзүчеләр бригадасына киткәнгә караганда күпкә зур. Әмма технологияләр арзанлана һәм камилләшә, шуңа күрә алар ярдәмендә йортлар төзергә мөмкин булачак.

Водитель. Һичшиксез, киләчәк – ав­томобильләргә кешесез идарә итүдә. Бу юнәлештә алдынгы автоҗитештерүчеләр һәм югары технологияләр белән шөгыль­ләнүче компанияләр эшли. Әйтик, күптән түгел “Яндекс” Русия юлларында уңайлы булган үз эшләнмәләренең автопилотын күрсәтте. АКШ һәм Европаның кайбер шәһәрләрендә водительсез җәмәгать транспорты гамәлдә, ә пассажирлар ташучы компанияләр киләчәктә таксистларны ясалма интеллект алмаштырачак, дип ышанычлы рәвештә белдерәләр.
 
Әлбәттә, белгечләр сүзләренә караганда, югалачак һөнәрләр тагын да күбрәк. Шуннан чыгып сорау туа: ә кешеләр кем булып эшләр соң? Гомумән, алар бу дөньяда кирәк булачакмы? Бу яңалык турында ишеткәч, башта шундый сораулар туды. Киләчәктә ни өчендер кешеләр – икенче, ә роботлар беренче планга күчәчәк кебек. Һәм моның нәрсәгә китерәчәге беркемгә дә билгеле түгел.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: