Телебездә бу сүз дә урын алыр микәнни?!
Акылсызлык, аңсызлык, юньсезлек, белемсезлек, кешелексезлек, эшлексезлек, тәрбиясезлек, әхлаксызлык, имансызлык, оятсызлык... Адәм баласының начарлыкларын белдерүче тагын әллә күпме “сызлык”, “сезлек” — болар барысы да китапсызлыктан килә.
Шөкер, рәсми рәвештә телебезгә кермәгән әле “китапсызлык” сүзе. Өч томлык “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә дә юк. Китапта язылганча, китап теле стиленә хас, китап сүзләре белән, матур итеп дигәнне аңлатучы “китапча”, “китапчалап” сүзләре бар анда. “Китапчы”, “китапчылык”ка китап бастырып чыгаручы, нәшрият тотучы, китап язу, бастырып чыгару һәм сату дигән аңлатмалар бирелгән.
Ә нәрсә соң ул китап? Ул кайда кайчан барлыкка килеп, безнең якларга ничек килеп җиткән? Татар китабының чишмә башы кайда, безгә юлы ничек булган? Бу турыда инде йөзләрчә хезмәт язылгандыр. Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевның “Рух” дип аталган китабына (Казан, 2005 ел) таянып, бу тарихка өстән-өстән генә күз йөгертик.
...Җыелма шрифтлар белән китап басу ХI гасырда Кытайда туа. Европада Иоганн Гутенберг дигән кеше 1445 елда тәүге китап итеп Библия бастыра. Русиядә беренче булып бу эшне 1564 елда “Апостол” дигән китабы белән Иван Федоров башлап җибәрә.
Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларында ук Ислам дине, Шәрык йогынтысында мәктәп-мәдрәсәләр тоткан, укымышлылыгы югары булган, кулъязма китапларга бай безнең татар халкы китап басу эшенә иң беренчеләрдән тотыныр иде. Әмма дәүләтен җуйган халыкның хокуклары чикләнгән шул.
Беренче татар милли басма китабы 1722 елның 15 июлендә Әстерханда дөнья күрә. Аның тарихы болай: шул елда Петр Беренче Фарсы иленә яу сәфәре оештыра. Максаты: урысларны күптән кызыктырып килгән Һинд океанына чыгу өчен юл ачу, шул төбәкләрне басып алу. 106 меңлек гаскәр Көньяк Кавказга һәм Каспийның көньягына басып керә. Яугирләрнең 30, хәтта 50 меңе татарлардан торган дигән фикерләр бар. Сугыш җәелгән төбәкләрдә яшәүче мөселман халыклары арасында үзенә теләктәшлек табу, аларны алдан үз ягына аудару өчен Петр патша “Манифест” яздыра һәм аны нугайлар, карачайләр, кумыклар, әзербайҗаннар, фарсылар арасында таратырга боера. Бу дәвердә Шәрык илләре белән сөйләшүләр татар телендә барган. “Манифест”ны татарча чыгару өчен патша махсус басмаханә оештыра. Аны патшаның яшерен советында тылмач, соңыннан Русиянең Ирандагы илчесе, татар зыялысы Котлымөхәммәт Тәфкилев тәрҗемә итә. Хәреф җыеп китап басу серенә басмаханә директоры, кырым татары Дмитрий Кантимер өйрәтә.
1727 елда гарәп шрифты белән китап басу эшенә төрекләр керешә. Төркиядә басылган барлык китаплар да Идел буе татарларына килә тора. Әмма бу халык ихтыяҗын канәгатьләндереп бетерә алмый. Татар зыялылары ХVIII гасыр урталарында ук китап басу, типография ачу эшен кузгатырга тырышып карый. Ләкин, Русия законнары буенча урыс, гомумән, христиан булмаган халыкларга басмаханә ачарга рөхсәт ителмәгән.
Татарларның Пугачев хәрәкәтендә гаярьлек күрсәтүен яхшы белгән Әби патша аларның үтенечен өзлексез кире кагуның юньлегә илтмәячәген чамалап, кинәт кенә типография ачарга рөхсәт итмәсә дә, Петербургта Коръән бастыруны үз карамагында башлап җибәрә һәм аны бик кыйммәт бәягә саттыра башлый. Коръән бастырып, ул үзен Европада мөселман халыкларының яклаучысы итеп күрсәтә.
Патша Павел Беренче Казанга килгәч, татар муллалары, зыялылар, сәүдәгәрләр аңа шул ук үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Ниһаять, 1799 елда Казанда татар типографиясе ачарга рөхсәт бирелә. Күптән көтелмәгән бу эшкә Петербургның отставкага чыккан хәрбие Габделгазиз Бурашев алына. 1801 елда бер-бер артлы татар китаплары басыла башлый. Басмаханәгә Петербургтагы “Азиат” типографиясеннән Хәмзә Мамышев, Гали Рәхмәтуллин кебек осталар кайта. Алар — Бурашев җитәкчелегендә Казанда ХIХ гасырның беренче яртысында дөнья күргән китапларның төп өлешен үз куллары белән җыйган, редакцияләгән, татар милли китабына юл ачкан каһарман китап осталары.
1905 елның 17 октябрь манифесты чыкканнан соң татарларга иркенлек килә. Бер-ике ел эчендә Казанда гына да дистәгә якын басмаханә ачыла. Урысларның хосусый типографияләре дә татар нәширләренең заказларын үти башлый. Татарлар күпләп яшәгән Ырынбур, Уфа, Петербург, Әстерхан, Троицк, Томск, Омск, Самара, Семипалатинск, Стәрлетамак һәм башка шундый шәһәрләрдә татар типографияләре, нәшриятлары барлыкка килә. ХХ гасыр башында татарча гәзит-журналлар басу Новосибирскида, Магаданда, Донбасста, Находкада да булуы билгеле.
Татарча китапларга үз милләтебезнең каләм осталарының гына түгел, Шәрыкның бөек фикер ияләре, Европа классика әсәрләре, Бөтендөнья фольклор үрнәкләре булып торган җәүһәрләр дә тупланып чыккан. Чит милләтләр иҗатын да татарлар үзләренеке кебек кабул итеп укыган, ятлаган. Татар китапларында шулай ук шактый күп урынны төрле фәннәр буенча дәреслекләр, әхлакый әсәрләр алып торган. ХIХ гасыр ахырында уку йортлары өчен математика, геометрия, биология, медицина, география, химия, физика кебек фәннәр буенча китаплар басыла башлаган...
ХХ гасыр башында Уфада “Тормыш” һәм “Шәрык” типографияләре күпләп китап бастыра. 1912 елда инде Уфада — 8, Бәләбәйдә — 3, Бөре һәм Стәрлетамакта 2шәр типография эшли. 1919 елда Башкортстан китап нәшрияты оештырылгач, егерменче-утызынчы елларда татарча китаплар бастыру да җайга салына. Дистәләрчә еллар тукталып торганнан соң 1993 елдан бу эш янә дәвам иттерелде һәм ике дистә ел шактый уңышлы барды. Биредә татарча китаплар әле дә басыла...
Китап һәм аны уку борын-борыннан изге гамәл саналган. Бөек Раббыбыздан сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә килгән беренче сүз “Укы!” булган. Җәбраил фәрештә бу сүзне хәтта өч тапкыр кабатлаган. Төрле заманнарның, төрле халыкларның акыл ияләре китап турында алтын фикерләр әйтеп, язып калдырган. Үзебезнекеләрдән 23 яшьлек Габдулла Тукайның ”Китап” дигән шигырен генә искә төшерегез!
Янә дүрт шәхеснең сүзләрен мисалга китерәм:
“Матур китаплар — гаҗәеп нәрсәләр күренәчәк көзге, аулактагы сердәш, ялгызлыкта иптәш, көчсезлектә ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурландыручы, үткән заманнарның хәлләрен сөйләп торучы, тарихны хикәят итүче, акыллы кешеләрнең акылын күзгә күрсәтүче, хакы арзан, файдасы күп нәрсә. Шуның өчен китап алганда саранланмагыз. Китаплардан аерылмагыз”. (Ризаэддин Фәхреддин).
“Китап — ул сер. Аны кулга алу гына да сөйгән ярыңа кагылу белән бер. Тарихта бөтен халыкларның иң акыллы, иң мөкатдәс сүзләре шул китапларга теркәлгән, алар гасырлардан гасырларга, буыннардан буыннарга күчеп, кешеләргә аң, гыйлем, иман, матурлык китергән. Дөнья күргән һәр яңа китап яңа могҗиза ул”. (Мостай Кәрим).
“Кеше уйлап тапкан меңнәрчә ачышлар арасында аеруча бер могҗизалысы — китаптыр ул, мөгаен. Китап кешенең акыл һәм күңел дөньясын саектырмыйча гасырлардан гасырларга алып килүче һәм киләчәккә илтүче уңалмас рухи хәзинәләр казанышы да ул”. (Гайса Хөсәенов.)
“Авыр мәлдә һич хыянәт итмәс, яхшы иптәш, зирәк акыллы киңәшче, тугры дус булырдай чын-чыннан могҗизави хәзинә бит ул китап. Янә килеп, китапның тәҗрибәле ата, мәрхәмәтле ана, уңган тәрбияче, әйбәт укытучы икәнлеге бәхәссез”. (Әмир Гәрәев).
Кайчандыр өйләребез түрендә телевизор урын алуын шатланып каршылагач, аны “дөньяга тәрәзә” дип атаган идек. Совет заманында ул шулай булды да. Аннары матбугатка, залдан каралучы кино, концерт, спектакльләргә көндәшкә әверелде, төгәлрәк әйткәндә, мәгълүм тәгаен бер максатка хезмәт итә башлады.
Телевизор “баласы” гына булган икән әле. Белеп файдаланганда, кулланганда эшне күпкә җиңеләйтергә тиешле Интернет, социаль челтәрләр, сайтлар һәм башкалар пәйда булып, чик-чаманы белмәүче безнең халыкның олысын-кечесен үзенә суырып алды. Адәм балалары укудан, уйлаудан, үзаллы фикер йөртүдән туктый башлады.
Бары тик уку, бигрәк тә кычкырып уку (безнең заманда әдәбият дәресләрендә шулай иде), уйлану, фикер йөртү кешене рухи баета. Телевидениедәге, Интернеттагы әзер программалар кешегә уйланырга, фикер йөртергә урын калдырмый, укымаган кеше рухи үсештән туктый, дип галимнәр торган саен ныграк хәвеф белдерә. Гомум алганда, сүз китап, гәзит, журнал укымау турында бара.
Гәзитебездә бу темага чыгышлар күренгәләп тора, әмма бу язма да артык булмас, дип уйлыйм. Чөнки хәл җитди генә түгел, ә куркыныч.
Халкыбыз акылсызлык, юньсезлек, белемсезлек... җыеп кына әйткәндә, китапсызлык чоңгылына барып төшмәсен иде!
Фәрит ФАТКУЛЛИН.