-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кыш бабай миллионермы?

Хәзер балалар Кыш бабайны кыйммәтле бүләкләр өләшеп йөрүче олигарх сыйфатында гына күз алдына китерә. Хатлар язганда да фәләнчә мең­лек уенчыклар, айфоннар, айпадлар сорыйлар.

Кыш бабай миллионермы?
Кыш бабай миллионермы?

Финляндиядә ул – Йолупукки, Германиядә – Вайнахтсман, Кытайда – Шэнь Дань Лаожень, Якутиядә – Чысхаан, Бурятиядә – Сагаан Убгэн, Колум­биядә – Папа Паскуаль. Ә без аны үзебезчә, ягымлы итеп Кыш бабай дип йөртәбез. Дөньяның төрле тарафларында төрлечә аталса, киенсә дә, төрле холык-табигатькә ия булса да, киң күңелле бабакайны һәр җирдә олысы-кечесе бердәй тигез ярата, сагынып көтеп ала.

Әле ноябрь азагы гына булуга карамастан, республика буйлап мәйданнарда купшы чыршыкайлар, боз шәһәр­чек­ләре урын ала башлады. Яңа елның якынлашуы бигрәк тә балалы йортларда үзен сиз­дерә. Бала-чага тырышып, сырлап-бизәп Кыш бабайга хат яза. Дуслары Кыш бабай­ның уйдырма булуын әллә кайчан әйтеп куйса да, җиде яшьлек улым могҗизага ышана әле.
Үзе хат яза, үзе һаман сорый:
– Әни, Кыш бабай чын күңелдән ышанганнарга гына бүләк алып килә, әйме?
– Әлбәттә! – димен, аның тылсым көченә ышанган, самими, эчкерсез балачак миз­гелләрен озайтырга теләп.

Дөрес, соңгы вакытта кайбер психологлар балаларны алдарга, Кыш бабай барлыгына ышандырырга ярамый дигән фикердә. Янәсе дә, бала могҗизада яши. Иртәме-соң­мы аның “күзләрен ачучы” барыбер табыла. Иллюзиядә яшәгән сабыйга бу яңалыкны кабул итү бик авыр булачак. Аның хәтта мине алдагансыз, дип әти-әнисенә үпкә белде-рүе, стресс кичерүе ихтимал. Кыскасы, кайбер белгечләрне тыңласаң, баланың әкияткә, Кыш бабайның дөньяда барлыгына ышанып үсүе начар бу­лып чыга. Хәер андый фи­кер­­дә булган әти-әниләр дә юк түгел. “Баланы әллә нинди уйдырмага ышандырып, үзем хәләл көч белән тапкан акчага сатып алынган бүләкне Кыш бабайныкы дип бүләк итәргә­ме?!” – диючеләр дә бар.

Ә бит уйлап карасаң, ни­чәмә буын кешеләре үзлә­рен белә-белгәннән бирле Яңа ел бәйрәмен көтә. Башта – үзлә­ре, аннары – балаларына, оныкларына кушылып. Бәйрәм көннәрендә өйгә кунаклар килү, туганнар кайтып төшү, бергәләп бәйрәм итү, бүләкләр бирешү – сабый чакның иң күңелле мизгелләре булып хәтергә уелган. Бизәлгән тарантасларга утырып, өйдән-өйгә кереп, бүләк өләшеп йөргән Кыш бабайны көтүем, шигырь сөйләп күрсәткәч, аның кулыннан мандарин, кәнфит, перәннек салынган капчык алуым әле дә истә. Әлбәттә, барыбыз да, вакыты җиткәч, Кыш бабай­ның әкият герое булуын аңладык. Әмма моңа карап кына акыллы, гадел, киң күңелле, юмарт бабакайны яратудан һәм сагынып көтеп алудан туктамадык. Кыш бабайның сихри бер әкият булуын аңласак та, әле булса могҗиза көтәбез. Яңа ел төнендә генә булса да! Курантлар 12не сугу белән, бул­ган борчу-хәсрәтләрнең узган елда калуын, Яңа елдан яңа тормыш башлануын, балалар белән бергә без дә хыял­ла­ры­бызның чынга ашуын тели­без. Начар, күңелсез яңа­лыклардан туйган бер чорда күңел якты уй-ниятләр, хыяллар белән яши.

Ничек кенә сәер яңгыра-масын, әмма тылсымлы әкият герое – Кыш бабай үзенең элек-электән килгән асыл сыйфатларын җуя бара. Әйтик, без Кыш бабай бүләк иткән кәнфит-перәннеккә дә сөенеп туя алмый идек. Бүләгеннән бигрәк, аның үзен күрү шундый күңелле тамаша була торган иде. Хәзерге балалар мондый бүләккә генә риза түгел шул. Ни өченме? Чөнки без, әти-әниләр тырышлыгы белән хәзер балалар Кыш бабайны кыйммәтле бүләкләр өләшеп йөрүче олигарх сыйфатында гына күз алдына китерә. Хатлар язганда да фәләнчә мең­лек уенчыклар, айфоннар, айпадлар сорыйлар. Бу уңайдан бер мисал. Узган ел ахирәтем Кыш бабайдан планшет көткән биш яшьлек улына шахмат җыелмасы сатып алган.

– Планшетка иртәрәк әле. Күзләрен шушы яшьтән бетереп утырмасын, әзрәк файдалы да булсын дип, шахмат алырга булдык. Ул бик матур, китап кебек эшләнгән тартмада үзе. Тик бүләкне чыршы төбеннән алу белән балада нинди истерика башлануын күрсәң! Кыш бабай синең сәләтле булуыңны күреп, шахмат бүләк итәргә уйлаган, дип тынычландырабыз. Ул берәү генә, ә балалар бик күп. Әгәр сиңа кыйммәтле планшет алып килсә, акчасы башка балаларга җитмәячәк, алар бү­ләксез калачак, дип аңлатырга тырышып та карыйбыз. Тик аның үз туксаны туксан! “Әни, Кыш бабай бит миллионер!” – дип такмаклый...


Менә шулай. Биш яшьлек баланың фантазиясендә Кыш бабай ни сорасаң, шуны алып килә торган “миллионер” сыйфатында формалашып өлгер­гән. Әлбәттә, балаларга Яңа ел бәйрәмен әти-әниләр оештыра. Бүләкне дә алар әзерли. Бәйрәм алдыннан уенчык кибетләрендәге ыгы-зыгының, кассага тезелгән очсыз-кырыйсыз чиратның ша­һиты бул­ганыгыз бардыр, мө­гаен. Ата-аналар бу көннәрдә бөтенләй киң күңелле шул – бала күңе­лен күрер өчен соңгы акчаларын чыгарып салырга әзер. Статистика мәгъ­лүматларына караганда, Яңа ел бәйрәменә халык елдан-ел күбрәк акча сарыф итә. Шуның белән бер­рәттән, бү­ләкләрнең бәя­ләре дә арта, ә алар бу бәйрәмдә чыгымнар­ның шактый өлешен тәшкил итә.

– Яңа ел якынлашкан саен безнең кибеттә мәхшәр башлана. Ата-аналарның күзләре­нә ак-кара күренми – барысы да һуштан язып бүләк эзли. Кайсылары балаларын ияртеп үк килә. Ул вакыттагы чыр-чу, тавыш! Күпләр Кыш бабай бүләге бик зур булырга, баланы шаккатырырга тиеш дип уйлыйлар, күрәсең. Киш­тәдә ел буена яткан олы-олы тартмалардагы бөтен кыйм­мәтле уенчыкларны шул чорда сатып бетерәбез, – ди башкаладагы уенчыклар гипермаркетында кассир булып эш­ләүче танышым.
Кыйммәтле бүләк – хәзерге ата-аналарның зур хатасы. Мондый бүләкләрне баланың туган көненә алып бирергә була, тик Яңа елга түгел. Өл­кәннәр нәфесләрен тыя бел­гәндә, балаларның да теләк-хыяллары гадирәк, тыйнаграк була. Алар Кыш бабай бүләк иткән курчакка, машинага, шахматларга да риза. Кыш бабай комсызлык хисе түгел, ә нәкъ элеккечә, борынгыдан килгән гадәт буенча, бәйрәм рухы тудырырга тиеш тә соң. Кайда Кыш бабай, шунда шатлык, гадилек, эчкерсезлек булсын иде.

Кыш бабайның асыл сыйфатлары турында сөйләгәндә, күңелне кырган тагын бер мәсьәләгә игътибар итми мөм­кин түгел. Ул – тылсымчы бабакайның костюмы. Мәгъ­лүм булуынча, безнең ил Кыш бабае башына читләре мех белән каймаланган бизәкле бүрек, өстенә билбау белән буылган озын толып, кулларына бияләй, аягына озын кунычлы пима яисә бизәкле итекләр кия. Кызганыч, аның борынгыдан килгән шушы образы тарихта калып бара. Русия Кыш бабаена Көнбатыш Европа илләрен­дәге Санта Клаус чалымнары килеп керде. Әйтик, пумпончиклы колпак кидерсеннәрме, бизәксез кыска тунмы, хәтта күзлек кигән Кыш бабайларны да очраткан бар. Нәтиҗәдә, Кыш бабай белән Санта Клаус кушылмасыннан гибрид барлыкка килде. Шунысы үзенчә­лек­ле, америкалылар бер дә үз­ләре­нең Яңа ел героена урыс Кыш бабае чалымнарын кертми, милли колоритны саклый.

Бервакыт командировка вакытында клуб мөдире белән шул хакта сөйләшкәч, ул кос­тюмнарны яңартырга акча юклыкка сылтанган иде.
– Булган костюмнар искерде, ә яңасы шактый кыйммәткә төшә. Ул костюмнарның яхшысы фәләнчә мең сум тора. Безнең чын Кыш бабай образыннан шактый ерак булса да, Кытай базарыннан сатып алынган “ширпотреб” белән хушланырга туры килә, – дигән иде ул ачынып.

Максаты бары тик акча эшләүгә генә корылган агентлыклар да бу образның дәрә­җә­сен төшерүгә үз өлешен кертә. Кыш бабай базары гаять киң хәзер. Шулай да бәй­рәм оештыру үзәкләре тәкъ­дим иткән Кыш бабайлар, Карсылулар арасында барлык шартын туры китереп, балаларны ышандырырлык итеп образга кергәннәре, аларны чын-чынлап сөендергәннәре, дөрес киенгәннәре бик сирәк. Әнә шуңа күрә дә бүген балалар Кыш бабайның нинди булуын төгәл генә әйтеп бирә алмый. Санта Клаус образы белән бутап бетерә.

Их, үзенә генә хас холкы, сыйфатлары, милли бизәк­ләре булган Кыш бабаебыз еллар үтү белән үз төсен, булмышын бөтенләй югалтмаса ярар иде. Кыш бабайны көтеп, матур хыяллар белән яшик, дуслар!

 

Фото:1obl.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: