Без студент чакта Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең бер шигырендәге “СССРның картасына карасаң яхшы гына...” дигән юллар хәтергә кереп калган. Анда Башкортстанның “бу картада бер яфрак чаклы гына” урын биләве турында да әйтелә. Хәзерге чорда республика ЮХХДИ хезмәте сайты урнаштырган Башкортстан картасына күз салсаң, аның фотовидео камералары белән тулысынча каплануы күзгә ташлана. Кем әйтмешли, шыбырдап торалар. Ягъни автоматлаштырылган теркәү чарасы булмаган бер генә төбәк тә калмаган.
Юл хәвефсезлеген тәэмин итүгә бәйле оешмалар мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары автоматлаштырылган 1015 комплекс тарафыннан теркәлә, шуларның 946сы – стационар, 63е – күчмә, алтысы мобиль категориясенә керә. Бу гына аз икән, чөнки ел азагына кадәр хөкүмәт фотовидеотеркәү камераларын янә 800гә арттыру бурычын куйды. Алар, нигездә, Русия әһәмиятендәге автотрассалар белән генә чикләнеп калмыйча, республика районнары үзәкләрендә, зур авылларында да куелачак. Алдагы елларда “М-5 “Урал” кебек федераль трассалар 800 камера белән тулыланачак. Моннан тыш, федераль юлларда өстәмә рәвештә 100 фотовидеокомплекс урнаштырылган, 2022 елның 1 мартына аларның санын янә иллегә арттыру күздә тотыла. Ягъни Башкортстан биләмәләрендә автоматлаштырылган күзәтү комплекслары 2 меңнән дә артачак. Шулай итеп, Башкортстан Республикасының “Транспорт дирекциясе” җитәкчесе Мансаф Низакаевның “Федераль трассаларда фотовидеотеркәү комплекслары һәр өч чакрым саен торачак” дигән сүзләре дөрескә чыга.
Сүз дә юк, күптән сыналган техник яңалык буларак, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүдә видеокамераларның өлеше саллы гына. Моны республиканың рәсми чыганаклары җае чыккан саен билгеләп тора. Мәсәлән, республиканың ЮХХДИ матбугат хезмәте китергән мәгълүматтан күренүенчә, соңгы чорда камералар урнаштырылган урыннарда юл-транспорт фаҗигаләре саны ике тапкыр кимегән. Моңа анык мисал итеп Р-240 федераль трассасының Уфа – Ырынбур өлеше китерелә. Әмма шул ук чыганак нәкъ шушы төбәктә юл-транспорт фаҗигаләрендә үлем очракларының кискен артуына да игътибар итә. Юл хәрәкәте белгечләре моның төп сәбәбе итеп соңгы чорда федераль юлларның яхшыруын күрсәтә, шуңа да водительләр рөхсәт ителгән тизлекне арттыра, диләр. Әлеге күзлектән караганда, фотовидеокүзәтүнең кирәге дә юк булып чыга. Ә бит нәкъ менә алар юл хәвефсезлеге сагында тора да бит инде.
Юлларга фотовидео техник чараларын урнаштыру зур гына чыгымнар сорый, бер комплексның бәясе, мәсәлән, рәсми порталларда 100 мең сум тирәсе йөри, моңа аны хезмәтләндерү кертелмәгән. Федераль автомагистральләрдә өстәмә камералар куюга гына Башкортстан биләмәләрендә берничә миллиард сум тотыныла, дөрес, чыгымнар Русия бюджетыннан юнәлтелә. Әйтергә кирәк, фотовидеотеркәү үзен барлык яклап та аклый, дип раслана. Транспорт тармагы белгечләре белдерүенчә, иң беренче чиратта, автоаварияләр азаю нәтиҗәсендә юлларда чагыштырмача хәвефсезлек тәэмин ителә. Монысы гаять зур әһәмиятә ия күрсәткеч булса да, чынында аңа тулысынча ирешү шик тудыра. Хәер, бу хакта югарыда берничә мисал китереп үткән идек, әмма түбәндәрәк бу турыда янә сүз булыр.
Ә менә юлларда куелган фотовидеотеркәү чараларының табышлы тармакка әверелә баруы беркем өчен дә сер түгел. Интернеттагы ачык чыганакларны исәпкә алмаганда, хөкүмәт дәрәҗәсендә бу турыда рәсми мәгълүмат бик аз. Әмма кайчакта видеотеркәү камералары тарафыннан аерым төбәкләрдә ЮХХДИ штрафлары күләме барыбер калкып чыга. Монда сүз юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен берничә миллиард сум күләмендә салынган штрафлар турында бара. Хәер, ЮХХДИ керемнәрен якынча булса да үзебез дә исәпләп чыгара алабыз. Мәсәлән, шәхсән үзем, журналист һөнәренә бәйле, машинада күп йөрим. Кайчак, һәвәскәр автомобильче буларак, юл кагыйдәләрен бозуга да юл куямдыр, әлбәттә. Аллаһка шөкер, кагыйдәләрне тупас бозып, юл-транспорт фаҗигаләренә очраган юк, күз тимәсен... Әмма, игътибарсызлык аркасында кайчак тизлекне юл билгесе таләп иткәннән берникадәр арттырган очраклар бар. Якын-тирәдә инспекторлар да юк, әмма юл баганасына беркетелгән видеокамера барысын да күрә, алай гына түгел, сәгате-минутын күрсәтеп, теркәп тә куя. Әлеге аяныч нәтиҗәгә, күп очракта, соңгы вакытта трассаларда урнаштырылган фотовидеоаппаратлар турында хәбәрдар булмау да китерә.
Биюче биеп остаргандай, юлда йөреп күпкә өйрәнәсең, әлбәттә. Әмма шунысы хак: республика юлларында камералар күпләп куела башлау белән ЮХХДИдан килгән “Бәхет хатлары” саны берчак нык артты, яшерен-батырын түгел, ай саен икешәр-өчәргә басты. Хәзер исә сак йөрергә өйрәнеп барам бугай, әмма ай саен, ким дигәндә, бер штраф түләргә туры килә. Бу уңайдан хөкүмәткә рәхмәтләрем чиксез, чөнки штраф түләү хәзер бик гадиләштерелде, банкка да барасы түгел, аннары, түләүне тиз арада кертсәң, ул яртылаш азайтыла. Шуңа шатланып йөрсәм дә, видеокамералар хезмәте минем өчен бер айга 250 сумга төшә. Ә бит миндәй финанс аңлылыгына ирешкән, ягъни юл тәртибен бозган өчен үзен нык гаепле санап, штраф түләүне изге бурыч итеп күргән һәвәскәр водительләр республикада бер миллионга якын исәпләнә. Иң мөһиме – бу санны 250 сумга гына тапкырласаң да байтак килеп чыга. Шул ук вакытта, тизлекне арттыруны һәм башка чикләүләрне бозганнар да күп кенә. Ә автотрассалардагы, шәһәрләрдәге юл чатларындагы фотовидеокамералар һәммәсен теркәп бара, алай гына да түгел, бу турыда мәгълүматны кагыйдә бозучыга ике атна дигәндә җиткереп тә тора.
Сүз дә юк, кулың кылганны иңең белән күтәрергә өйрәнү дә таләп ителә. Юл кагыйдәсен бозып, ул рәсми рәвештә теркәлгән һәм исбатланган икән, гаебеңне штраф рәвешендә йолудан башка чараң юк. Әмма видиокамераларның кайбер очракта усал нияттән файдаланылуына да мисаллар бихисап. Кайчак юл хәрәкәте хәвефсезлеге арткы планда калып, төп максат кагыйдә бозган водительләргә штраф саулауга гына кайтып кала. Мәсәлән, соңгы вакытта юллар тәртипкә китерелеп, хәрәкәт хәвефсезлеге өчен бөтен шартлар тудырыла. Ягъни рәхәтләнеп йөре, чөнки юлда бернинди каршылыклар, атап әйткәндә, кискен борылышлар юк, барлык нәрсә күренеп тора. Трассада рөхсәт ителгән (сәгатенә 110 чакрымнан түбәнрәк) тизлектә җилдерепме-җилдер, чөнки машина – яңа, бензин – сыйфатлы, мотор – “тарта”. Әмма нәкъ шушы урында видеокамера ялт итеп килә дә чыга. Кичә генә биредә зуррак тизлек билгесе торса, бүген аны кимрәгенә алыштырганнар. Моның да аяныч нәтиҗәсе билгеле – штраф көтәсе генә кала, җансыз камерага дәгъва белдерү файдасыз.
Языково авылыннан Уфадагы Матбугат йортына кадәр өйрәнгән маршрут буенча ара – төп-төгәл 75 чакрым. Элегрәк, 80нче еллар ахырында, “ВАЗ- машинасында аны ташка баскан сәгать ярымда үтә идем. Соңрак “М-5 “Урал” трассасында юллар яңартылып, хәрәкәт дүрт полосалыга әйләнгәч, кагыйдәләрне юл билгеләре буенча катгый үтәп тә, артык ашыкмыйча гына да юл вакыты 50 минутка төште. Фотовидеотеркәү камералары урнаштыру исә өйрәнгән юлны пыран-заран китерде. Сүз дә юк, хәрәкәт тә көчәйде, шуңа бәйле, юл билгеләрендә дә зур үзгәрешләр күзәтелә. Атап әйткәндә, юл чатларында тизлекне 70 чакрымнан арттырмауны таләп итүче “50 чакрым” билгеләре барлыкка килде. Алар, кем әйтмешли, адым саен, иң үкенечлесе – Уфага якынлашкан саен ешайганнан-ешаялар. Видеокамералар да шулай ук. Шуңа да шул ук 75 чакрымлы араны үтү өчен хәзер ким дигәндә 1 сәгать 20 минут таләп ителә.
Юлда хәрәкәт артты, дигәндә, моңа зур өлеш кертүче якташларны да күздә тотам, әлбәттә. Хәзер бит Благовар районында яшәүчеләрнең яртысы дигәндәй Уфага үз машинасында йөреп эшли. Аннары шушы ук юнәлештә хәрәкәт итүчеләрдән чишмәлеләр дә бар. Ә фотовидео комплекслары да, өчаяктагы камералар да һичбер кемне аямый – шалт-шолт төшерә тора, штрафны исәпләп чыгара тора.
Юлларда хәвефсезлек кагыйдәләрен бозуларны теркәүче фотовидео комплексларының нәтиҗәлелеген тикшерү буенча максатлы эш тә җайга салына. Илдә бу юнәлештә “ГЛОНАСС-БДД” компаниясе бай тәҗрибә туплаучылардан санала. Барлык төбәкләрне дә колачлап, ул үткәргән соңгы тикшеренүләрдән күренүенчә, тоташ Русия буенча юл хәрәкәте хәвефсезлегенә урнаштырылган комплексларның 20 проценты гына уңай йогынты ясый. Ягъни камералар күләме бу юнәлештә эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген тәэмин итми. Нәтиҗәлелеге югары, дип табылган төбәкләр арасында Башкортстан теркәлмәгән.