“Күп нәрсә вәгъдә итеп башлап җибәргәнсең дә кинәтрәк тәмамлагансың. Зур мәкаләнең кереш өлеше кебек кенә килеп чыккан. Гәзит битенең бәләкәй булуы аркасындадыр инде...” Укучылардан шундыйрак сүзләр ишеттем. Һәм алар дөрес чамалаган. Бер бит туларлык язгач, моның дәвамы да булыр әле, дип уйлаган идем үзем дә.
Бу язмада мин дүрт нәрсәгә тукталмакчымын. Беренчесе — кәгазьгә язганны укымау, Интернетка табынуның нәрсәгә китерүе. Икенчесе — балада китап укуга кызыксыну тудыруда ата-ана һәм педагог роле. Өченчесе — дөньядан китеп баручы өлкәннәрнең шәхси китапханәләре язмышы. Дүртенчесе — бүгенге китапларның сыйфаты.
Интернеттагы мәгълүматларны гәзит битләренә күчереп куйганда Муса Гәрәевны — Мәхмүт Гәрәев белән, Фатих Кәримне — Фатих Кәрими белән, Галимҗан Ибраһимовны — Гали Ибраһимов белән, Каюм Насыйрины Имай Насыйри белән бутау очраклары адым саен. Башкорт кавалерия дивизиясе тарихы турында барысын да беләбез кебек. Ә менә кайчак дивизия җитәкчеләреннән берсенең Сафуан Әлибаев булганлыгы турында укырга туры килә. Ә бит шагыйрь Сафуан Әлибаев 1941 елда гына туган. Хәзер күпләр икегә икене дә калькулятор ярдәмендә тапкырлый. “Әтиеңнең исеме ничек?” — дигән сорау бирсәң, компьютерда казына башлаган яшьләр дә очрый. Әлбәттә, боларның берсе дә белмәгәнлектән түгел, ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыга.
“Российская газета” 25 ноябрьдәге бер мәкаләсендә безне болай дип “шатландыра”: “Кәгазь матбугаттан файдаланучы соңгы буын — 1980 елга кадәр туганнар. Аннан соңгылар аңардан файдаланмый. Чөнки матбугат табыш китерми. Бизнеста көндәшлеккә түзми. Мәйданны социаль челтәрләр, Интернет тартып ала”.
Менә сиңа мә! Матбугатның (шулай ук әдәбиятның, сәнгатьнең) кайсы илдә һәм кайсы заманда табыш чыганагы булганы бар? Аңа бит тагын да мөһимрәк бурыч йөкләтелгән. Җирнең өсте һәм асты исәпсез-сансыз табигый байлыклар белән тыңгычлап тутырылган безнең илдә матбугаттан табыш өмет итү... Акылга сыярлык түгел бу!
Кайсы илдә елына һәр кеше исәбенә ничә китап сатып алынуы турында статистика бар. АКШта — 15, Германиядә — 12, Русиядә — 4 китап. Заманында СССР дөньяда иң күп китап укучы санала иде. Хәзер безнең илдә елына түгел, 30 елга бер китап укымаучы бәндәләр дә арта барадыр дип уйлыйм.
Гәзитебезнең актив авторы, социология фәннәре докторы, профессор Равил Насыйбуллин бер чыгышында болай дигән иде: “Басмаларның электрон версияләре, сайтлар алар — мода, ә мода үтә торган нәрсә ул. Кеше өчен иң тәэсирлесе, йөрәк түренә үтә торганы — кәгазь басмалар. Европаның алга киткән илләрендә кәгазь гәзит, журнал, китап яңадан популярлаша баруын да онытмыйк”.
Бездә дә шулай булыр ул. Ләкин безнең ил халкының менталитеты шундый: Европадагы, АКШтагы юньсезлек 2 сәгатьтә килеп җитсә, яхшы нәрсә килеп җитү өчен... 30 ел кирәк булырга мөмкин. Моңа мисалларны күп күрдек һәм күреп торабыз.
Хәзер дөньяның күп илләрендә Китап уку көне билгеләнә. Ул АКШта башлангыч алган. 8 сентябрьдә бу чара Башкортстанда беренче тапкыр үтте. Ә төгәл бер айдан — тоташ Русия буенча.
“Российская газета” быелгы 8 сентябрь санында филология фәннәре докторы Леонид Быковның тәкъдимнәре, фикерләре белән таныштырды. “Үсмер, гаджеттан аерылып, китап укый башласын өчен нәрсә эшләргә?” — дигән сорауга ул болай дип җавап бирә: “Моны бала үсмерлек яшенә кергәнче үк эшләргә кирәк. Кайбер ата-аналар үзләре беркайчан да эшләмәгәнне балалардан таләп итә.
Иң мөһиме — үсмернең кызыксынуын, теләген белергә кирәк. Ә еш кына бу гаджет белән ник шулкадәр мавыкканын белмиләр. Баланы (үсмерне) борчыган сорауларга китаплардан җавап табып булуын тыныч кына аңлатканда, ул, телефонын читкә куеп, китап укырга керешәчәк. Балага нәкъ вакытында кирәкле китапны бирү мөһим. Педагогларга да күп нәрсә бәйле. Бүген еш кына мәктәптә әдәбият укыту шундый итеп куелган ки, әйтерсең лә безнең бурыч — яшь филологлар әзерләү. Ә чынында мәктәптә әдәбиятның вазыйфасы укуга кызыксыну уяту, китапның нинди зур байлык икәнлеген күрсәтү. Күпләрнең бер үк китапны ике тапкыр укуы да очраклы түгел. Беренче тапкыр — мәктәптә имтихан бирү өчен, икенчесендә, өлкәнәйгәч, аны үзең өчен кабат ачасың”.
Иҗат кешеләренең, күренекле шәхесләрнең архивлары, өй китапханәләре исәпсез-сансыз рухи байлык саклый. Хуҗалары дөньядан киткәч, күпчелек очракта алар аяныч язмышка тарый. Уңай мисаллар бармак белән генә санарлык. 2019 елның яз башында без хезмәттәшем Фәнүз Хәбибуллин белән Таһир Ахунҗановның архивын тәртипкә китерүдә катнаштык. 93 яшькә җитеп килүче хатыны Зинаида Ивановна һәм кызы Елена үтенече буенча бардык без анда. Апабыз җитәкчелегендә һәм аның контроле астында без андагы инде изге комарткыга әйләнгән кәгазьләрне өч урынга — Башкортстанның Әдәбият музеена, Матбугат архивына (Китап палатасына) һәм Бишбүләк районының Усак-Кичү авылындагы Таһир Ахунҗанов музеена тапшырыр өчен әзерләдек. Кайбер нәрсәләрне “Кызыл таң” редакциясенә дә алып кайттык.
Безнең анда барып казынуыбыз турында ишеткәч, тарихи комарткыга изге итеп караучы бер каләмдәш дустыбыз: “Кара әле, нинди мәрхәмәтле, югары мәдәниятле кешеләр икән Таһир аганың якыннары!” — дип соклану белдерде.
Уфада яшәгән Шәркыять һәм Исламият галиме Равил Үтәбәй-Кәрими, 1996 елда каты авырый башлагач, өендәге 648 уникаль китапны Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә тапшырды. Яше өлкәнәйгән әдипләребезнең үзенең рухи байлыгын туган авылы мәктәбенә, китапханәсенә кайтарганын беләм. Кызганычка каршы, авылларыбызга күптән ясин чыгылган бит, алар берәм-берәм үлә бара.
Бер якын дустыбыз Казан шәһәрендә йөргәндә шундый бер хәлгә шаһит булган. Татарның киң билгеле бер иҗади шәхесе, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты вафат булу белән аның йорт китапханәсен, архивын чүплеккә чыгарып ыргытканнарын ишетә. Шунда бара, автомобиленә сыйганчы төяп, Уфага алып кайта. Мин дә өенә кереп карадым аларны. Татарстанның һәм Башкортстанның данлыклы шәхесләреннән кемнәрнең генә автографлы китаплары юк анда?! Ә мәрхүмнең беркайда да басылырга өлгермәгән әсәрләр һәм хезмәтләр кулъязмалары!
Хәер, мондый вәхшилекне күрер өчен Казанга барасы да түгел. Үзебездә дә очрап тора. Хуҗасы үлмәс борын ук аның язган-сызганнары чыгарып яндырылганны, чүп савытына ташланганны ишетеп, күреп торабыз. Макулатурага тапшырсалар да файдасы булыр иде ичмасам. Хәзер аны да җыймыйлар бугай.
Һәм бу язмада сүз алып барырга теләгән дүртенче нәрсә — бүгенге китапларның сыйфаты. Һәркемгә балкып-елмаеп торган бик өлкән яшьтәге кеше бар иде. Зур сумкасын күтәреп, ул һәрчак мәдәни чаралар үткән урында басып торыр иде. Анда да һәм урамда очраган танышларына да (ә алар бихисап), автограф язып, китап бүләк итәр иде. Бу иптәшнең генә түгел, бик күпләрнең мондый “бүләгенә” ия булган башкалар нишлидер, китапны чүплеккә ташларга минем кулым бармый. Шуңа күрә ул “иҗатчы”ларның яхшы кәгазьдә басылган, бизәлгән калын-калын китаплары эш урынымда да, фатирымда да өелеп тора. Менә әле карап та тормыйча шуларның берсен кулыма алам, укыйм:
“Кортлы саз чишмәсе чыга
Җир астыннан ургылып.
Суы акмый еракларга,
Югала сазлык булып,
Кортлы саз чишмәсе чите
Читән белән үрелгән.
Җәйге көндә бер күрсәң дә
Мәңге чыкмас күңелдән.
Кортлы сазның суы тәмле,
Суын эчеп туймадым.
Әле һаман күз алдымда
Яман чишмә буйлары”.
Саз суының тәмле булуына шикләнәм мин, эчеп карарга туры килмәде. Өстәвенә, әле ул саз кортлы да булса!
Шул уңайдан Чаллыдагы “Мәйдан” журналының 2016 елгы гыйнвар санындагы бер мәкаләдән өзек язып куйганмын.
“Язучы” сүзенә караш беркадәр үзгәрә башлады кебек. Сәбәпләре бар. Мәгълүм гыйбарәне үзгәртебрәк әйтсәк, “килде бер көн, язучылар йөри төркем-төркем”. Дөресрәге, үзләрен язучы санаучы графоманнар аркасында нык ишәйде. Андый төркем элек үзешчән статусында иде. Көндәлек матбугатта, күмәк җыентыкларда басылгалыйлар иде, әдәби мохитнең күренеш-фонын тәшкил итәләр иде.
Ә хәзер... күбесенең амбицияләре бөтенләй бүтән. Акча юнәтеп (өлгер, булган халык!) төрле басмаханәләрдә бер-бер артлы китапларын чыгарып кына торалар! Калын итеп чыгаралар, яхшы кәгазьдә, матур бизәкле итеп... Аннары Язучылар берлегенә керүне максат итеп куялар. Язучылык билеты чын язучы итә дип уйлыйлардыр инде. Өстәвенә, бу “актив язучылар”ның күбесе — иҗат эшенә пенсиягә чыккач тотынган иптәшләр. Әйдә, җаны теләгән — елан ите ашаган, язсыннар рәхәтләнеп, дияр идең дә... Алай да булмый. Халык алдында әдәбиятның дәрәҗәсе төшә, китапның абруе кими. “Кар башына кар җитә”, дигән гыйбарә бар; шуның кебек, эшләр болай барса “китап башына китап җитә” диярсең! Чүп үләне баскан басуны күргәнегез бардыр, кайда бодай анда, кайда сарут та билчән... якын килеп карамасаң, белмәссең дә, ерактан һәммәсе ямь-яшел булып үсеп утыра!”
Әле китерелгән өзекнең авторы кем икәнлеге язып куелмаган. Ләкин анысы мөһим дә түгел. Андый сүзләрне күп белгечләрдән ишетергә мөмкин. Менә, мәсәлән, Татарстаннан билгеле әдәбият галимәсе һәм шагыйрә Рифә Рахман “Мәдәни җомга” гәзитенең 2013 елгы 9 август санындагы язмасын “Әдәбиятка графоманнар һөҗүме” дип атаган. Аннан да бер өзек китерик:
“Язучы” сүзен “каләм тота алучы” дип аңлау халык аңына бик нык сеңде. Ә бит элекке заманнарда да берничә мәдрәсә тәмамлаган, шигырь төзелешенең бөтен нечкәлекләрен белгән, “шәкерт дәфтәре” белән аталганнар да мондый зур исемгә дәгъва итмәгән. Авылның бәет чыгаручысы да, күрше-күләннәренә, танышларына укыр өчен шигырь язучысы да үз урынын белгән. Урысларда бу һаман да шулай...
Өстәл өстем тулы китап. Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясе утырышына кадәр укып чыгасы бар. Берсен алам, икенчесен... Бер битне ачып карыйм, башкасын... Күңел тартмый. Яратып, һич югы кызыксынып укып китә алмыйм. Андый китаплар минем киштәләремдә бик күп. Кайберәүләренең авторлары — инде Язучылар берлегебезгә керү бәхетенә ирешкән каләмдәшләрем. Мин аларны әдәбият укытучысы булганда җыя башлаган идем, инде соңгы елларда туктадым. Укып, әсәрләре генә түгел, хәтта авторлары да исемдә калмый.
Бөтен көчемне җыеп, ниһаять, әлеге китаплар белән танышам. Күңелне авырлык баса...”
Мәкаләмнең бүгенге китаплар сыйфатына кагылган соңгы өлешендә өземтәләр (цитаталар) Татарстан матбугатыннан китерелде (кул астымда гына торгангадыр, мөгаен).
Ә хәл анда да, бездә дә бер үк төрледер. Үзнәшер ысулы белән дә яхшы гына китаплар чыкканы бар. Ләкин күпчелеге — чүп. Тукайлар заманында — гасырдан артык элек — бай кешеләр (меценатлар) әдәбиятта акны карадан аерган. Ә бит хәзерге-ләрнең күпчелеге аермый. Бүгенге байлар да, хәлле оешмалар җитәкчеләре дә соранып йөргән, үзәкләренә үткән әрсезләргә акчасын сарыф итә. Хәтта дәүләт яхшы китаплар нәшер итү бурычын йөкләткән махсус оешмалар да. Талантлы һәм тыйнак кешеләр шедевр иҗат итсә дә, кулъязма килеш ята да ята. Чөнки андыйлар соранып, инәлеп йөрергә гарьләнә. Халыкка бик кирәкле бер кулъязманың, соңгы берничә ел рәттән планга кертелсә дә, китапка әверелә алмыйча дистә елга якын ятканын беләм. “Ник алай соң?” — дип сорыйм авторыннан. “Артыннан йөрмисез бит!”, дип әйтәләр”, — ди автор.
“Артыннан йөрү” нәрсәне аңлата соң? Ул автор кемнәрдер өстеннән шикаять белән республика Башлыгына барырга тиеш буламы?
Китап итеп чыгарырга тәкъдим ителгән кулъязмаларны Язучылар берлегендә әдәбият корифейларының нинди таләпчәнлек белән тикшергәннәре искә төшә. (Берлекнең татар секциясе рәисләре Марат Кәримов, Рәшит Сабитов булганда мин анда җаваплы секретарь идем).
Татар язучылары. Башкорт язучылары. Совет язучылары. Өченчесе белән рифмалашып килгән төшенчә — “Сайт язучылары”. Язган (дөресрәге, компьютерда тукылдаткан) әйберләрен Интернет, сайт, социаль челтәргә куеп баручыларны шулай атыйлар булса кирәк. Монда инде тулы хөррият! Нәрсә һәм ничек тукылдатсаң да ярый. Күләме бит ярымнан артмаган (укучының түземлеге шуңа гына җитә), эчтәлегендә үтереш, азгынлык булган әйберләр бик үтемле диләр. Безнең халык (татар халкы!) менә шуларны көтеп ала, ябырылып укый, имеш.
Борынгы Римда цирк аренасында үзара яисә кыргый ерткычлар белән сугышырга мәҗбүр ителгән колларны (гладиаторларны) карап ләззәтләнгән, күзен кан баскан тамашачыга әверелеп барамы халкыбыз?! Борынгы Иордан елгасы буенда, мифологиягә караганда, халкы азгынлыкка батканы өчен күктән төшерелгән ялкын белән көл ителгән Содом һәм Гоморра шәһәрләре фаҗигасе сагындырамы? Фронтның алгы сызыгындагы кебек, бүген безне һәр адымда һәр минут үлем сагалый. Шул да җитмиме халкыбызга? Моның искәртү икәнлеген дә аңламыймы? Алга өмет белән карыйсы килмиме?
Китапсызлык һәм башка “сызлык”, “сезлек”ләргә батып баруыбыз шундый уйларга сала.
Фәрит ФАТКУЛЛИН.