+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Удаленка"дагы бер көнем

Мин - "удаленка"да, улым - "дистанционка"да.

"Удаленка"дагы бер көнем"Удаленка"дагы бер көнем
"Удаленка"дагы бер көнем

Дүшәмбе. Иртәнге сәгать 7. Мин - "удаленка"да, 5нче сыйныфта укыган улым - "дистанционка"да, балалар бакчасына йөргән кызым - өйдә, чөнки төркемнәрендә берничә бала гына авырмый калды, алары да йөткерә, төчкерә. Ирем тыныч кына урыныннан торып, юынып чыкты да, аш-су бүлмәсенә кереп китте. Чәй кайнаганчы, мин дә юынып чыктым. Бергәләп чәй эчтек тә, ул миңа уңышлы көн теләп, эшенә китте. Сәгать - 7:30, улымны уятам. Дәресләре сәгать 8дә башлана. Ул юынган арада, аңа чәй ясыйм, үзем дә йокы киемен алыштырырга бүлмәгә кереп китәм. Минем хәзер "зум"нан иртәнге "оперативка" булачак.
- Әни, дәрескә сылтаманы җибәрделәр, керә алмыйм!
Дәрескә керә алмасаң, "Н" куялар. Улым белән икәүләп и тырышабыз, и тырышабыз! Укытучының "ык-мык" килгәнен генә ишетеп калабыз да, тагын чыгып китә. Бу вакытта телефондагы "ватсап" төркемендә төтен генә чыкмый. Күп кенә ата-аналар дәрескә керә алмый интегә икән. Шулай математика дәресе үтте. Укытучыларына дәрескә керә алмаганлыгыбызны яздым һәм аның безгә "Н" куймаганына, зур канәгатьлек хисе кичереп, икенче дәресне башларга булдык. Урыс теленә җиңел генә кердек. Укытучының чәрелдәп кычкырганы колакларны "ерта". Мин бүлмәгә киенергә киттем. Шул вакыт, улым тагын мине чакырып кычкыра. Кире йөгереп керәм. Карасам, кызым уянган да, абыйсы белән бергә "дәрескә кергән". Укытучы моны күреп, тагын да ныграк "чәрелди" башлады.
Их, үземнең дә хәзер "оперативка" башлана бит, миңа да компьютер кирәк иде...
Сәгать - 9. Кызымны үзебезнең йокы бүлмәсенә алып кереп, янәшәгә утыртып куйдым да, оперативкага "керәм". Менә "зум" аша мөхәррирнең тавышы ишетелде. Камераларны кабызырга куша. Их, нинди камера инде?! Чәч тарау түгел, йокы киеме дә салынмаган бит!
Минем кыз бик кызыксынучан һәм җитез. Әле бик шома укый белмәсә дә, телефонны биш бармагы кебек белә ул. Мөхәррир камераларны кабызырга кушуга, кайсыдыр төймәгә басты. Икәүләп "оперативка"га килеп тә кердек. Шул мизгелдә телефонны мендәргә алып та ташладым. Әллә күрмәделәр, әллә күреп, дәшмәделәр. Телефон шунда ятты, без кызым белән "оперативка"ны тыңладык.
Әллә күпме мәкаләләр язарга кушылды. Сайтка куелган хәбәрләрнең сылтамасын вакытында җибәреп барырга кирәк. Ә эшләргә буш компьютер юк... Шулвакыт улымның физкультура дәресе башланды. Укытучы "отжимание" ясап, шуны видеога төшереп җәбәрергә кушты. Шунысы кызык, ул укытучы көненә берничә йөз шундый видео карый ала микәнни? Мин улым белән видео төшергәндә, кызым аквариумдагы ташбаканы алып, кызыл төскә буяган. Кичә караган мультфильмда ташбакалар шундый төстә булган икән. Ул ташбака кыздан качарга тырышып, бүлмәдәге келәмнәрне кызылга буяп бетергән.
Улымның дәресләре беткәндә, төш вакыты җиткән иде инде. 16:00 сәгатькә кадәр барлык өйгә кушылган эшләрне башкарып, укытучыга җибәрергә кирәк. Дәрестә бер күнегү эшләсәләр, өйдә эшләргә 4-5не бирәләр. Көч-хәл белән аш-су бүлмәсендәге өстәл артына килеп утырган идем, эштән һаман да мәкаләләр җибәрелмәгәнлегенә ачуланып, смс килде. Көннең икенче яртысын язып торасы да килми инде...

Фото: gubdaily.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас