+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Иптәш Хрущев. Үтенечне тикшерергә һәм хәбәр итәргә”

Дүртөйле яугирләренең хатлары “Сталинград сугышы” музеенда саклана. Өчпочмаклы хатлар... Авыр сугыш елларында ут эчендә, окопларда һәм блиндажларда язылган солдат хатлары. Алар солдатның йөрәк түреннән чыккан хисләрен, уй-кичерешләрен ачык чагылдыра. Хатлар инде вакытлар узу белән саргайган, еллар тузаны да кунган, кайберләренең сүзләрен дә танырлык түгел. Бу хатларда бер максат, бер уй, бер теләк бик ачык чагыла: җиңүгә ышаныч. Архивларда, сандыкларда, китап араларында һәм төргәкләрдә сакланган бу хәзинәләр бик күп нәрсә турында сөйли. Өчпочмаклы солдат хатлары авыр сугыш чорын чагылдырган кыйммәтле документлар да булып тора. Батыр якташларыбызның хатлары киләчәк буынга Бөек Ватан сугышының дәһшәтле сулышын җиткерер, бу онытылмас елларда яугирләрнең күңелен биләгән югары һәм изге хисләрне ачып салыр, мондый сугышларны булдырмаска, дөньяда тынычлыкны сакларга дигән васыятьләрен җиткерер.

“Иптәш Хрущев. Үтенечне тикшерергә һәм хәбәр итәргә”
“Иптәш Хрущев. Үтенечне тикшерергә һәм хәбәр итәргә”
Түбәндә сүз Русия музейларының берсендә сакланучы Дүртөйле районы яугирләренең фронттан язган хатлары турында. Язма төбәк тарихы белән кызыксынучыларга аеруча файдалы булыр, дип ышанабыз.

Русиянең Мәдәният министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 2015 елның 14 апреленнән “Русия Федерациясе Музей фондының дәүләт каталогы”ның (goskatalog.ru) яңартылган версиясе эшли башлады. Дәүләт каталогында гамәли, рәсем һәм сынлы сәнгать, графика, скульптура, нумизматика, көнкүреш һәм этнография, археология, табигый, фәнни һәм минерологик коллекция, техника һәм басма продукция предметлары, сирәк китаплар, корал, фотография һәм негативлар, документлар бүлекләре бар, аларда Русия музейларында сакланучы меңнәрчә экспонат...

“Документлар” бүлегендә “Сталинград сугышы” дәүләт тарих-мемориаль музей-тыюлыгында сакланучы ике үзенчәлекле хатка тап булдым. Беренчесе – 4нче корпус артиллерия бригадасының 136нчы пушка-артиллерия полкы командиры урынбасары Тужилин­ның 1944 елның 8 июнендә фронттан Башкорт АССРы Дүртөйле районы партия комитеты секретарена язылган хаты.

Хатның тексты шакмаклы дәфтәр битенең бер ягында кара каләм белән кулдан язылган. Җибәрү өчен хат өчпочмак рәве­шендә бөкләнгән. Арткы якта хат юлланучының адресы “Баш. АССР, Дюртюлинский район, Р.К. ВКП(б)” һәм җибәрүченең адресы – “Полевая почта 28157-с” дип язылган, почта штемпеле һәм хәрби цензура штампы сугылган.

Хатның өске өлешендә 1953-64 елларда КПСС Үзәк Комитетының Беренче секретаре вазыйфасын башкарачак Никита Хрущев яшел карандаш белән резолюция язган: “Иптәш Хрущев. Үтенечне 1944 елның 27 июненнән дә соңга калмыйча тикшерергә һәм хәбәр итәргә”.

Полкы командиры урынбасары Тужилин язганча, аның кул астындагы хәрби хезмәткәр Сәлимгәрәй Шареевтан “Чистополь” колхозы (Дүртөйле районының Ивач авылы) рәисенең законсыз гамәлләренә шикаять килгән, ул азык-төлеккә мохтаҗлык кичерүче, үзләре генә йортта калган өч балага ярдәм итми. Тужилин чара күрүне һәм аңа Шареев гаиләсенең тормыш-көнкүреше турында хәбәр итүне сорый.

Икенче хатны 65нче Армиянең 162нче укчылар дивизиясенең 369нчы артиллерия полкының кече сержанты Әгъзам Тимер­җан улы Тимерҗанов 1944 елның 23 сентябрендә фронттан Башкортстан АССРының Дүртөйле районы партия комитеты секретарена язган.

Хатның тексты мәктәп дәфтәре битенең ике ягында
да зәңгәр кара белән язылган. Хат өчпочмак рәвешендә бөкләнгән. Кыр почтасы һәм Дүртөйле элемтә бүлеге штемпельләре, хәрби цензура штампы сугылган.

Әгъзам Тимерҗанов хатында ВКП(б)­ның Дүртөйле райкомы хезмәткәрләрен әнисенә азык-төлек белән ярдәм итүне сорый, чөнки гаиләдә ачлыктан биш бала үлгән.
Совет дәүләт һәм партия эшлеклесе Никита Хрущевның биографиясенә күз салсак, Сәлимгәрәй Шареевның хатына яшел карандаш белән резолюция салган чорда (1943 елның октябреннән 1944 елның августына кадәр) ул 1нче Украина фронтында хезмәт иткән. Никита Сергеевич сугышны генерал-лейтенант дәрә­җә­сендә тәмамлаган. Якташабызга Хрущевның култамгасы салынган хат ярдәм иткәнме-юкмы икәнен без әлегә ачыклый алмадык.

Дүртөйле районы Күккуян авылы китапханәсенең баш китапханәчесе Лилия Шакирова үтенечебезне кире какмады, якташлар Сәлимгәрәй Шареев һәм Әгъзам Тимер­җанов турында булган мәгълүмат­ларны җибәрде. Зур рәхмәт аңа.

Сәлимгәрәй Шареевич Шареев 1909 елда Дүртөйле районының Ивач авылында туган. “Чистополь” колхозын төзүдә актив катнашкан. 1941 елның 25 июнендә Бөек Ватан сугышына киткән. Ленинград шәһәрен азат итүдә катнашкан, ике тапкыр яраланган. Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Мәскәү авылында авыл Советы секретаре булып, аннары колхозда эшләгән. Ветеран 1970 елда Ивач авылында вафат булган.

Әгъзам Тимерҗанов 1925 елда Дүртөйле районының Җәйләү авылында туган. 1939 елда Имай-Утар – җидееллык, аннары Иске Баеш урта мәктәпләрен тәмамлый. 1942-43 елларда хәрби училищеда укый, аннары хәрәкәттәге армия составында орудие командиры буларак сугышта катнаша, ике тапкыр яралана. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. 1945 елда демобили­зация­ләнгәннән соң Иске Баеш машина-трактор станциясендә эшли. 1949 елда Дүртөйле районы гәзитенә җаваплы сәркатип итеп эшкә алына. 1951-55 елларда “Кызыл таң” гәзитенең Борай, аннары Стәрлебаш төбәкләрендә үз хәбәрчесе булып эшли.

Сәлимгәрәй Шареев һәм Әгъзам Ти­мерҗанов турында эзләнүләрне дәвам итәбез, бу яугирләр хакында мәгълүмат­ларны мәкаләнең авторына 8 (347) 272-46-19 телефонына шалтыратып хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: