-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җырчы-шагыйрь илһамчысы

Люция Ханнановага бик тә туры килә иде бу атама.2019 елның җәеннән 2021 ел тәмам­ланганчы “Кызыл таң” битләрен­дә, шулай ук кайбер башка бас­маларда элекке баш мөхәрриребез, күренекле журналист, шагыйрь, прозаик, җәмәгать эшлеклесе Расих Ханнанов турында язмалар күренгәләп торды: Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнүе уңаеннан; вафат булуы сәбәпле; тууына 90 ел тулуга һәм исемен мәңгеләштерүгә бәйле чаралардан... Гомумән, бу шәхеснең киңкырлы эшчәнлеге һәм иҗаты үзе исән чагында да игътибардан читтә калмады, лаеклы бәяләнде, әле дә шулай.Расих Нургали улы гомер буе яраткан эше белән шөгыльләнде, табигатьтән бирелгән сәләтен тулы файдаланды, тырыш, эшчән булды. Аның уңышларында гаилә бәхете дә хәлиткеч роль уйнагандыр. Тормыш юлдашы белән алар пар аккошлардай искиткеч тату гомер кичерде. Алар белән озак еллар аралашкан кеше буларак, Люция Фатыйх кызын идеаль кеше иде дип исәплим. Идеаль хатын, ана, картәни. Бүгенге мәкаләм шушы үрнәкле гүзәл зат турында.

Җырчы-шагыйрь илһамчысы
Җырчы-шагыйрь илһамчысы

Аның әтисе Фатыйх Хатыйп улы Шәмсиров, бәләкәйдән ятим калып, тормышта юлны үзе яра. Батраклыкта була, муллага Коръән сүрәләрен күчереп языша. Казах далалары һәм хәрби хезмәт үтеп, Кырмыскалы районының Күлләр авылында төпләнә. Совет власте өчен ялкынлы көрәшче, райондагы тәүге коммунистларның берсе буларак, аны Дуван-Табын волосте рәисе итеп сайлыйлар. Күлләрдә башлангыч мәктәп төзетә һәм шунда ярты гасыр буе директор була, тирә-яктагы 10-12 авыл балаларын укыта. Башкортстан укытучыларыннан беренчеләрдән булып, 1949 елда Ленин ордены белән бүләкләнә.
Аның хәләл җефете Хәтирә яшь­легендә “Галия” мәдрәсәсен тәмамлап, авылдашларын аң-белемгә өйрәтә, сугыш вакытында Күлләрдә авыл Советы рәисе була. Йортларының түбәсе калай белән ябылган була.
Шәмсировлар җиде бала үстерә. Ул заманда балаларга яңгыравыклы, интернациональ исем кушу гадәткә кергән. Бу гаиләдә дә Лидия, Лилия исемле кызлар үсә. 1937 елның 18 маенда дөньяга килгән өченче кызга да исем эзләп тормыйлар: нәкъ шул көннәрдә күршедә бер малай туган икән. “Революция” сүзе икегә бүленеп, малай — “Револь”, кыз “Люция” исеме ала.
Сүз уңаенда әйткәндә, Шәмсиров­ларның бер улы “Пионер” исемле. Колхоз идарәсендә эшләгәндә телефон шалтыраганга: “Пионер тыңлый!” — дигән җавапка каршы: “Өлкәннәрдән берәрсен чакыр әле!” — дигән сүзләрне картайганчы ишетергә туры килә аңа.
Люция башлангыч сыйныфлардан соң — үзләреннән бер чакрымдагы урыс авылы Королевкага, 7нчедән соң 7 чакрымдагы Ивановкага һәркөнне укырга йөри. Кара урман аша үтәргә кирәк. Урманга кергәндә факел итеп кабызырсың, дип, әти-әнисе башына керосинлы чүпрәк уралган таяк бирә. Монысы бүреләрдән сакланыр өчен. “Дус икәнне беләләр, шуңа бүреләр миңа тими”, — дип шаяртырга да ярата Люция.
Гаиләдәге биш бала, әти-әни үрнәгендә, укытучы һөнәрен сайлый. Люция — медицинаны. Чөнки, җит­лекмичә туганлыктан, кечкенәдән сәла­мәтлеккә туймый. Чирдән интеккән башкаларга да ярдәм итәргә тели. Сугыштан соң партия һәм хөкүмәт тә халык сәламәтлеге турында хәстәрлекне беренче чираттагы бурыч итеп билгели.
Люция әле тәүдә беркайда да укымыйча, Бөтенрусия сукырлар җәм­гыятенең үз районнарындагы уку-җитештерү предприятиесендә текст укучы секретарь булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Шуннан район дәваханәсенә эшкә күчә. Әти-әнисеннән искиткеч эшсөярлек, чыдамлык, якты киләчәккә ышаныч сыйфатлары алган кыз кешеләр белән җиңел һәм ихлас аралаша, җырлый, бии, шигырьләр һәм мәкаләләр яза. КПССның Кырмыскалы район комитеты аңа “Ленин исемендәге колхозның эшче-хәбәрчеләр посты әгъзасы” дигән таныклык та тапшыра. Әнисенә багышлап язган шигырен гәзиттә бастыру теләге белән редакциягә килә һәм шунда булачак гомерлек тормыш юлдашы белән таныша.
Расих Ханнановның ул замандагы истәлегеннән:
“Кырмыскалы район гәзите мөхәр­рире урынбасары булып эшли идем. Кышкы үтә салкын көннәрнең берсендә төшке ашка кайтып барам. Аякларда пима, өстә җылы пальто, яка торгызыл­ган, башта колакчыннары төшерелгән бүрек... Шулчак алдымнан барган бер кызга игътибар иттем. Өс-башына җылы киенсә дә, аякларында резина итекләр. Нинди юләр икән бу, дип аны куып җитәргә уйладым. Ә ул тыкрыктагы аптекага кереп китте, мин дә аңа иярдем. Шунда безнең күзләр очрашты. Бу чибәр кызның иреннәрен тоташ кутыр каплаганын күрдем. Ә күзләр... Саф, ихлас күзләр мине тәмам сихерләде.
Моннан соң бүтән кызларның карашын гел шул күзләр белән чагыштыра торган булып киттем. Бу үзеннән-үзе шулай килеп чыга иде. Ул күзләр мине һәр адымда эзәрлекли башлады. Кызның кайдан һәм кем икәнлеген белә алмадым. Күпмедер вакыт үткәч, мәдәният йортында үткәрелгән бер кичәдә аны тагын күрдем. Иптәшләренең киемнәрен тотып утыра иде. Аның сылулыгына исем китте. Биергә чакырдым. Аякларыбызны тапташып беттек. Сөйләшергә икебез дә тартындык. Байтак вакыт бүтән очратмадым.
Беркөнне мөхәррирем Әсгать абый Алдакаев ишектән:
— Расих, көткәнең килде, сөйләш, — дигәч, башымны күтәреп карасам, каршымда әлеге кыз оялчан гына басып тора.
— Сигезенче мартка әниемә багышлап язган шигыремне алып килгән идем, — ди, үзе уңайсызлана.
Һушыма килеп, утырырга куштым, шигырен укыдым. Шигърият турында нәрсәдер сөйләдем бугай, хәтеремдә юк. Иң мөһиме — аның кайдан һәм кем булуын белдем... Әсгать абыйның “көткәнең килде” дигәне шигырь турында булган. Ә мин бөтенләй башкасын уйладым. Люция яңа гына авылдан район дәваханәсенә күчеп, анда шәфкать туташы булып эшли икән. Уфага укырга китәчәген әйтте. Шигыре басылып чыккач, телефон аша рәхмәт белдерде, һәм күпмедер вакытка мин аны тагын югалттым. Дәваханәдәге кызлардан адресын алгач, хат яздым...”
Хат алышып, очрашып йөрүне озын-озакка сузмыйлар, соңыннан Расих абый әйткәнчә, “шаярып йөреп, вакыт үткәрү яшеннән узганнар”. Егеткә инде 30 яшь. Бер-берсенең әти-әниләре, туганнары белән танышып, килешеп, өйләнешеп тә куялар. Берсе Уфа медицина училищесында укый, икенчесе Кырмыскалы район гәзитендә эшләвен дәвам итә, тиздән аны “Кызыл таң”га эшкә чакыралар. Тәүге вакытларда берсе — тулай торакта, икенчесе танышларында фатирда яшәп тора. Ике ел да үтмәстән, яшь гаиләгә бер бүлмәле аерым фатир бирәләр. Люция Фатыйх кызы баш­каланың медицина учреждение­ләрендә эшли. Гаиләдә Гөлчәчәк, Резеда исемле кызлар үсә.
Ханнановлар белән күптән аралашканнар, шулай ук хезмәттәшләре бу тату гаиләгә сокланып бетә алмаганнар, һәркайда аны үрнәк итеп куйганнар. Гомер буе аларның бернинди мәсьәлә буенча да сүзгә килешкәннәре, фикер каршылыклары булмаган.
Люция Фатыйх кызының хезмәт вазыйфаларын ничек үтәвенә килгәндә — шәфкать туташымы, фельдшермы, лаборанткамы ул — авыруларны тизрәк савыктыруга, сәламәт кешеләрне һәртөрле чирләрдән курчалауга бөтен тырышлыгын салган. Моның өчен вакытын да, көчен дә кызганмаган. Күп очракта хәтта үз сәламәтлеген куркыныч астына куйган. Бу инде — Гиппократ антына тугрылыкның иң якты мисалы. Аның кызы — күренекле журналист Гөлчәчәк Ханнанова бу җәһәттән анык мисаллар да китерә.
1972 елга кадәр редакцияләр Пушкин һәм Аксаков урамнары почмагында иде, Ханнановлар урам аша йортта яшәде. Әлеге Матбугат йорты төзелеп беткәч, редакцияләр шунда күченде. Расих абый — мөхәррир урынбасары, гәзитнең яңа санына кул куймыйча кайтып китә алмый. Ә бу эш, гадәттә, бик озакка, кайчак таңга кадәр сузыла. Һәм Люция апа балаларын йоклата да, унлап квартал араны җәяү үтеп, төн уртасында Расих абыйга ашарга китерә. Тәмле ризыкны мул итеп китерә: ире белән төнге вахтада торучылар да тамак ялгасын, дип.
Бу вакытта инде Люция апаның әти-әнисе бер-бер артлы (57 көн эчендә) дөнья куя. Үсеп килүче кызларын җәйгелеккә авылга Расих абыйның әнисенә кайтаралар, үзләре дә еш кайтып йөри. Ләкин бу озакка бармый: Оркыя әбинең аш үтү юлында яман шеш барлыкка килә. Ай ярым бер тамчы су да йота алмыйча интегә. Биологик препаратлар белән генә яшәтәләр. Район үзәгендә дәваханәдә яткан кайнанасы янына Люция апа ике көнгә бер кайтып тора. Иртүк үткенче машинага эләгеп, алтмыш чакрым араны үтә, авыруны юындыра, чиста киемнәр кидерә, хатын-кызга кирәк булганның барысын да эшли һәм янә, үткенче машинага утырып, эшенә кайтып җитә. Әби белән бер палатада ятканнар: “Кызың бигрәк шәфкатьле икән”, — дигәч, ул зур горурлык белән: “Кызым түгел шул, киленем”, — дип җаваплаган. Соңгы сулышын да кайнана яраткан килененең кочагында ала.
1988 елда “Кызыл таң”ның ун хезмәткәренә Уфаның көньягында Дим буендагы урман акланында җир бүлеп бирделәр. Шунда агачларны кисеп, тазартып, җир казып, бакчалар эшләдек. Ханнановлар белән без 20 ел чамасы бакча күршеләре булып тордык. Яңа бакчачылык ширкәтен (анда башка оешмалар кешеләре дә бар иде) документлаштыруны, биләмәне әйләндереп алуны, юл салуны, электр үткәрүне оештыруга Расих абый күп вакытын бүлгән­лектән (әлбәттә, өй салу мәшәкатьләре), җир эшләре күбрәге Люция апада иде. Аларны ул авырлыкка санамыйча, ниндидер канәгатьлек, куаныч кичереп башкара, яратып, белеп һәм “сөреп” эшли иде. Нәрсәне, кайчан, ничек чәчәргә, утыртырга, тәрбияләргә, ничек сакларга — бу мәсьәләдә ул “тере энциклопедия” иде. Бакчадагы, урмандагы үсем­лекләрдән без белмәгән ризыклар әзерләп, үз гаиләсен генә түгел, күрше-тирәләрен дә сыйлаудан рәхәтлек кичерде кечелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл ханым. Кызлары, аларның балалары шундый мохиттә нәнәй-картәти тәрбиясе алып, үзаллы тормышка аяк басты, шәхес булып формалашты.
Мул уңышлы гына түгел, җырлы-моңлы, шигъриятле дә иде бакчаларыбыз. Расих абыйның моңдашлары Тәлгать Шәриповны, Зәки Мәхмүтовны монда күрергә була иде (ә фатирларында Рим Хәсәновны, Данил Хә­сәншинны). Фән Вәлиәхмәтов, Фәрит Бикбулатов, Мәүлетбай Гайнетдинов, Венер Мостафин да шундагы бакчачылар иде.
Яшьлегендә матур гына биегән, шигырьләр язган, өлкәнәя барганда бик моңлы җырлаган оптимистик рухлы Люция Фатыйх кызы Ханнанова дөньяга яктылык сирпеп, озын гомер кичерер кебек иде. Ә ул 71нче яшендә — 2008 елның 12 гыйнварында кинәт кенә йөрәге туктап, якты дөньяны калдырып китте.
Расих абый күп кенә популяр җырларының илһамчысы сөекле хәләл җефете булганлыгы хакында әйткәне бар иде. Соңыннан да байтак шигырь­ләрен һәм робагыйларын аңа багышлады.

Фәрит Фаткуллин.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас: