Мәгълүм булуынча, илдә дә, республикада да юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле хәл катлаулы кала. Көн дә аварияләр булып тора, кешеләр һәлак була, җитди җәрәхәтләр ала. Нигездә, аварияләргә исерек килеш руль артына утырган, юл кагыйдәләрен үтәмәгән, тиз йөрүне яраткан водительләр һәм начар юллар сәбәпче. Әмма шушылар гынамы? Берничә көн элек бер водитель белән сөйләшкәннән соң, фикеремне үзгәртергә мәҗбүр булдым. Түбәндә моның сәбәпләрен аңлатып үтәм.
Күрүебезчә, агымдагы кыш карга бай булды. Шуңа күрә дә водительләргә машина кую өчен урын табу җиңел түгел. Карда батып калучылар да очрый. Бер көнне туры юлда рулен дөрес якка бормау сәбәпле, хатын-кызның машинасы карда батып калуын күрдем. Ярдәмгә ашыктым. Руль артында яшь кенә чибәр кыз утыра.
– Ничек туры юлда батып калдыгыз? – дип сорыйм.
– Шулай килеп чыкты инде. Мин әле машина йөртә белмим, өйрәнәм генә, – дип җавап бирде ул.
Әлбәттә, ярдәм иттем. Руль артына үзем утырып, машинасын кардан чыгарып бирдем. Ә ул кузгалып киткәч, уйланып куйдым: ничек инде машина йөртә белмим, дип җавап бирә? Аның машина белән идарә итү хокукы бар, кыйммәтле машина алып утырган, шәһәр, трасса буйлап та йөридер дип уйлыйм. Аңлашыла ки, бер кеше дә белеп тумый, дип җавап кайтарырсыз. Әмма ул бит машина йөртү буенча практик белем алырга да тиеш иде. Машина йөртә белмәү белән тәҗрибәсезлек, ахыр чиктә, икесе ике нәрсә! Бу кызның машина белән идарә итә белмәвендә кем гаепле? Бу өлкәдә гамәлдә булган системада да гаеп юк түгел, дип уйлыйм.
Бу очраклы хәл әнә шулай мине озайлы уйлануларга этәрде. Бер дустымның сүзләре искә төште. Ул нәкъ шушы өлкәдә эшли – инструктор. Өч машинасын шушы эшкә көйләде. Беләсездер, андый махсус машиналарда шофер ягында да, инструктор ягында да машина белән идарә итү өчен педальләр бар. Дустымның сүзләренә караганда, водитель булырга теләгән кеше руль артына утыргач, күбесенчә педальгә остаз баса, ә кеше машинаны мин йөртәм дип уйлый. Инструктор алдында торган бурыч нинди? Кешенең янә аның янына килүе, әлбәттә. Барлык инструкторлар да андый түгелдер, әмма танышым шундыйрак кеше. Аның күбрәк акча эшлисе килә. Димәк, кирәк чакта ул үзе педальләргә басып, булачак шоферны мактап куя, ә икенчесендә, өйрәнчекнең башын бутап, кирәкмәгәненә дә баса. Шундый “укытучы”лар булганда, яхшы укучы чыкмас, дип уйлыйм.
Минем машина йөртү тәҗрибәм 10 елга якын. Ә, гомумән алганда, әти 6-7нче сыйныфта укыганда ук машина руле артына утырта иде. Әлбәттә, трассада түгел, ә ялан юлында. Берүзем мөстәкыйль рәвештә руль артына утырып йөргән беренче машина – “ОКА” булды. Миңа 16 яшь булганда әти аны әнигә алып бирде. Андый бәләкәй машинаны йөртү өйрәнчек водитель өчен бик уңайлы.
“18 яшем тулгач та шәһәрләргә чаба башлаячакмын”, – дип хыялландым. 18 яшем тулды, машина йөртү таныклыгы алдым. Тик машина белән трассага чыгарга миңа беркем дә рөхсәт бирмәде. “Тәҗрибәң юк”, – дип әйтә иде әти. Әлбәттә, үпкәли идем, әмма руль артына аның белән барганда гына утырдым. 20 яшь тулгач, көндезләрен үземә генә дә руль “төшә” башлады. Әкрен генә шулай үзем дә машина белән идарә итә башладым.
Хәзер инде әтинең сүзләрендә хаклык булганын аңладым. Шул еллар дәвамында тәҗрибә туплаганга күрә, бүген зур шәһәрләрдә машина белән ышанычлы һәм тыныч идарә итә алам. Шул ук методиканы үземнең хатыныма карата да кулланам. Аның күптән “права”сы бар, тик шәһәрдә, трассада йөрү тәҗрибәсе аз. Берничә сорау биргәннән соң, аңа да “нык яхшы” инструктор эләккәнен аңладым. Водительгә машина белән ышанычлы идарә итү өчен практика кирәк. Тик ул практиканы шәһәрдә, трассада түгел, ә ялан юлында башлау хәерлерәк булыр кебек.
Хәзер язмамның башына кайтык, яңа танышкан баягы водитель туташка. Шундый нәтиҗәгә килдем: ә бит юлларда аның кебек водительләр аз түгел. Берничә тапкыр руль артына утырып, “права” алып, республика башкаласында, зур трассада йөрүчеләр бихисап. Җитмәсә, заман водительләре тизлекне арттырырга, машина белән идарә иткәндә телефоннан сөйләшергә дә ярата. Статистикага килгәндә, һәр бишенче авария яңа “права” алучы катнашлыгында була, һәр 10нчы авария телефоннан сөйләшкән арада ясала. Җитмәсә, эшенә җиңел караган инструкторлар да күңелсез статистикага үз өлешен кертә. Нәтиҗәдә болар барысы да җитди аварияләргә, кеше үлемнәренә китерә.
Кыскасы, һәр кеше машина руле артына утырганда шуны аңласын иде: юлда ул үзенең гомереннән башка, икенче машинада баручы өчен дә җавап бирә. “Юл хаталарны кичерми”, дип юкка гына әйтмиләр. Һәр кеше үз эшенә җаваплы караса, машина белән идарә иткәндә юл кагыйдәләрен мотлак үтәсә, юл фаҗигаләре саны да күпкә кимер иде, дип уйлыйм.
Ример НАСРЕТДИНОВ.