+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кредитлар ярдәм итәме, әллә ярдан этәме?

Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштырган ягымлы тавышлы кызларның шалтыратып, “отышлы” кредит тәкъдим иткәннәре булдымы? Телефоны булмаганнар гына бу сорауга “юк”, дип әйтә алыр. Кайберләре исемнәребезне белеп, бик тә ягымлы итеп исәнләшә хәтта. Кайвакыт, акча җитмәгәнен бик вакытлы белеп торалар болар, дип тә хәйран калырсың. Гаҗәп, телеэкраннар аша бу эшкә илнең билгеле артист­лары да кушылды. Биргәндә алып калыгыз, дигәндәй, ышандырып, теге яки бу банктан кредит алырга өндиләр. Узган ел дәвамында кайсы каналны ачып, нинди тапшыру карый башласаң да, реклама арасына Гармаш, Хабенский, Безруков, Машков, Пореченков, Маковецкий, Овечкин, Ургант, Галкин “кереп кысыла”. Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә була. Шул рәвешле, Русиянең кино йолдызлары банк хезмәтен рекламалый. Миңа калса, аларның кайберләре үз рольләрен кинодагыдан да яхшырак башкара төсле. Банк рекламасы белән алар “арзанлы” кредит тәкъдим итеп, халыкка ярдәм итәргә, тормышларын яхшыртырга телиме, әллә банкны һәм үз кесәсен баету өчен шулай көч саламы? Кычкырып әйтмәсәк тә, аның җавабы мәгълүм.Гомумән, безнең халыкта кеше акчасын тикшерү яисә кереме белән кызыксыну начар гадәт булып санала. Кредитны ничек алганда да кемнең нинди эше бар, дип әйтүчеләр хаклы. Мин түзмәдем. Әлеге мәсьәләгә бәйле борчулы уйларымны сезнең белән уртаклашырга, фикерегезне белергә теләдем. Әлеге уйлануларны “куен дәфтәре”ннән чыгаруның сәбәбе шул. Кредитлар белән артык мавыгабыз төсле, җәмәгать. Төп фикерем шикле банклардан ерак торыгыз, реклама артистлары чакыруына бирелеп, бурычка батмагыз, дигән теләк белән бәйле. Дөнья булгач, билгеле, кредит алмый да булмый. Шулай да...

Кредитлар ярдәм итәме, әллә ярдан этәме?
Кредитлар ярдәм итәме, әллә ярдан этәме?
Берничә санга игътибар итик. Узган ел йомгаклары буенча Русия банклары физик берәмлекләргә 5 триллион сум чамасы кредит биргән. Аннан алдагы елдагыдан ике тапкыр диярлек күбрәк бу. “Finanz” порталы исәпләвенчә, русиялеләрнең гомум кредит бурычлары көн саен уртача 14 миллиард сум күләмендәге тизлек белән арткан, ягъни, минутына 10 миллион сум чамасы дигән сүз.
Узган ел йомгаклары буенча, Русиядә кимендә бер генә кредит бурычы булган кешеләр саны 45 миллионга җиткән. Бу — хезмәткә яраклы 16-60 яшьтәге кешеләрнең 55 проценты дигән сүз. Экспертлар, русиялеләрнең кимендә 11 проценты Яңа ел алды көннәрендә банк кредитлары алуы турында хәбәр итә. Иң аптыратканы шул: алар моны фәкать Яңа елны күңелле каршылау өчен алуларын билгеләгән.
Менә шулай беркатлы безнең халык. Ничек һәм кайчан бурычыңны кайтарып бирү турында уйламыйча, “банк артистлары” йогынтысында, акча ала. Кайдадыр ял итеп кайту өчен булса — бер хәл. Кәеф-сафа, бай табын корыла. Кесә “тишек” булганда ярый әле банклар бар, дип уйлый, күрәсең.
Сүземне банк хезмәтен рекламалаучы артистлардан башлаган идем бит әле. Гармаш, Хабенский кебек бөек артистларга да, бәлки, акча җитмидер. Коронавирус, дөнья кризисы аркасында керемнәре кимегәндер. Сәхнәдән буш вакытта акча эшләргә теләүләренә дә сүз юк. Әмма алар җитештерүче товарына реклама эшләми, ә тәҗрибәсез, беркатлы кешеләрне үзләренә җәлеп итеп, банк “тозагы”на эләгергә чакыра бит. Ничектер, без артистлар сүзенә сәясмәннәр фикеренә караганда да ныграк ышанабыз кебек. Чөнки, аларның күбесе — без яратып караган төрле фильмнар геройлары. Алар шуның белән дә халыкка якын. Банклар шушы йомшаклыкны аңлап, минемчә, аларны үзләре файдасына җәлеп итә. Безруков, Машков, Пореченков кебек титуллы артистлар арзанлы банк кредитлары вәгъдә иткәч, ничек ышанмыйсың? Тик бер нәрсә бар: алар үзләренең рекламасы белән хәйләсезлекне белмәгән кешеләрне бурыч корбаннары ясауларын аңлый микән? Рекламага һич тә каршы түгел мин. Әмма, шәхси фикер буларак шуны әйтергә телим: банкларның артистлар ярдәме белән шул рәвешле акча эшләве ничектер, мошенниклыкка, алдашуга ишарә кебек.
Белешмә. Рәсми чыганак мәгълүматлары буенча илдә иң билгеле банкларның берсе былтыр рекордлы күләмдә — 20 триллион сумнан күбрәк кредит бирде. 2021 ел йомгаклары буенча, аның саф табышы, 1,7 тапкыр артып, рекордлы 1,2 триллион сумга һәм капиталның рентабельлелеге 25 процентка җитте.
Банкларның болай баюы билгеле, беренче чиратта, аларның акционерлары өчен файдалы. Ә гади халыкка ул триллион нәрсә бирә? Бәлки, мин аңлап та җиткермимдер? Банкларның күпләп кредит өләшүе халыкның кереме артуга, икътисад үсүгә бәйле микән? Акчасы булган кешенең Яңа ел табыны үткәрү өчен банк “артистлары” киңәшен тыңлавына да ышанып бетмим. Уйлап карагыз: илдә хезмәткә яраклы кешенең 55 проценты кимендә бер кредит түли. Ә халык һаман да Мәскәү артистлары чакыруына битараф түгел – һаман кредитка ымсына. Ихтимал, чарасызлык, акча табарга башка юл булмау сәбәбедер бу?
Рекламалаучы артистларга башта рәхмәт әйтүчеләр дә җитәрлек булгандыр. Әмма бүген үкенүчеләр аз түгел. Чөнки кредит корбаннары илдә социаль киеренкелек тууга китерүче сәбәпләрнең берсенә әверелеп бара. Үзәк матбугатта әлеге проблема буенча депутатларга юлланган мөрәҗәгатьләр дә күренеп калды. Хәер, бу хәлгә реклама бирүче артистлар гаепле түгел. Шулай да, Гармаш, Галкин, Ургант кебек башка артистлар да, банкка хезмәт итеп үз дәрәҗәсен төшерде, халык ихтирамын киметте кебек.
Абруйлы фикергә игътибар итик.
— Ил халкының кредитларга батуы кешеләрнең кереме власть чиновниклары фаразлаган дәрәҗәдән дә бик күпкә кимүен күрсәтә, — ди Русиянең Икътисади эксперт төркеме эксперты, “Фискаль сәясәт” юнәлеше җитәкчесе Александр Суслин. — Панде­миянең халыкка зыяны Хөкүмәт вәкилләре уйлаганнан да зуррак. Илдә кредит алучылар санының артуы кешеләргә үзләренең акчалары җитешмәве һәм шуның аркасында кредит хезмәтенә мөрәҗәгать итүләре турында сөйли. Шунысы бәхәссез: русиялеләрнең кредит алуы аларның реаль керемнәре кимеп баруын да күрсәтә. Чөнки, керемнең бер өлеше бурыч түләүгә китәчәк. Быелдан бу мәсьәләдә берникадәр үзгәреш көтелә. Элек, мәсәлән, банклар акчаны кемгә һәм күпме тели — шулкадәр бирергә тырыша иде. Хәзер исә аны вакытында һәм гаилә бюджетына зыян китермичә түләгәннәргә генә өстенлек бирелә. Мондый таләпкә туры килмәгәннәр кредит алалмый. Билгеле, социаль күзлектән караганда, бу авыр хәл, әмма финанс яктан үзен аклый. Дөресрәге, банк системасына бурычын түли алмаучыларның кимүе файдалы.
Кредиттан “башы чыкмаган” күп кешеләрне беләм. Банктан даими рәвештә бурычка алучыларны шулай атыйлар. Кемдер — өендә ремонт эшләү өчен, икенчеләре җиңел машиналарын яңарту максатында ала аны. Гаиләсен тәэмин итә алмыйча, очын-очка ялгап яшәүчеләр дә байтак. Булган ике кредитын каплау өчен өченчесен алганнар да аз түгел. Хезмәт хакына айфон, смартфон сатып алырга теләүче яшьләрнең күбесе – кредит корбаннары.
Банк кредитларының безнең гадәти тормышыбызга, яшәү рәвешебезгә кереп баруы борчуга сала. Кесәсендә өч тиен акчасы булмаган кешеләрнең затлы машина сатып алу өчен генә зур кредитлар алуы гаҗәпләндерә.
Саннар телендә. Рәсми чыганаклар хәбәр итүенчә, узган елда банкка кредит бурычларын түли алмаучылар саны арткан. 2022 ел башына, илдә, һәр русиялегә бүлеп исәпләгәндә, бурыч күләме 262 мең 500 сум тәшкил иткән. Банклар кредит рейтингы күрсәткечләренә җавап бирмәгән һәм бурычын түләргә сәләтсез дип ачыкланган заемщикларның 30 процентына кредит бирүдән баш тарткан.
Килешик, гомер буе билдәге каешны даими рәвештә кысып яшәп булмый. Нишлисең, без электән үк хәллерәк кешеләрдән бурычка алып дөнья көтәргә гадәтләнгәнбез. Табигый хәл. Әмма бүген мондый мөнәсәбәтләр катлаулырак. Якын кешеңнең дә акчаны процентсыз биреп торасы килми. Ярый ла вакытында һәм килешенгән шартларда кайтарып бирә алсаң?! Акча бәхәсе туган белән туганны да сугыштыра, диләр. Бер акыл иясе дә: “Әгәр якын кешең белән ачуланышасың килә икән – бурычка акча биреп тор”, — дигән түгелме соң?
Шулай да, кредит алу максатында кайсы банкка мөрәҗәгать итсәгез дә, берничә киңәшкә игътибар итәргә кирәк:
* Процент ставкасына;
* Кредитны түләү вакытына;
* Банкның нинди өстәмә хезмәтләр күрсәтүенә;
* Бурычны киметүдә каралган вакытыннан алдарак түләү мөмкинлегенә;
* Таләп ителгән документлар исемлегенә (банкларның күбесе соңгы елларда кредитны бары тик паспорт һәм аларга отышлы ставка буенча гына бирә).

Олег Төхвәтуллин.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: