Хайваннар дөньясында да аларның билгеле бер сан нормасы бар. Әгәр ул күрсәткеч кабул ителгәннән артса, яисә кимрәк булса, экологик баланска зыян килүе ихтимал. Рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел ахырына Русиядә бүреләр санының нормадан өч тапкыр артык булуы теркәлгән. Һәм аларның саны арту дәвам итә. Галимнәр фикеренчә, илебез өчен “урман санитарлары” санының 20 мең баштан артмавы норма булып исәпләнә. Шул очракта, алар кешеләргә дә, экосистемага да әллә ни зыян салмый. Хәзерге вакытта аларның саны 80 меңгә җитүе хәвефне көчәйтә. Рәсми чыганаклар бәяләвенчә, илдә бүреләр саны сугыштан соңгы еллардагыдан да артып киткән. Ул вакытта табигать дөньясындагы бу хәлне зур бәла дип бәялиләр һәм ерткычлар санын нормага китерү чаралары хөкүмәт дәрәҗәсендә карала.
Бүреләрнең берничә төре бар. Русиядә полярдагы ак бүреләрне исәпкә алмаганда, нигездә, барысын да соры бүреләр буларак кабул итәбез.
Белешмә. Койрыгын исәпләмәгәндә, аның озынлыгы 1,6 метрга җитүе мөмкин. Койрыгы — 52, җирдән буе 90 сантиметрга кадәр. Соры бүренең авырлыгы 90-102 килограмм чамасы. Бүреләр көненә уртача дүртәр килограмм ит ашый.
Нинди зыян китерә?
Русиянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, соңгы елларда бүреләрнең кешеләргә һөҗүм итү очраклары саны арта бару күзәтелә. 2020 елда, мәсәлән, шундый 200дән күбрәк очрак теркәлгән.
Экспертлар фикеренчә, бүреләрнең кешеләргә икътисади зыяны күбрәк. Әмма ерткычның физик яктан куркыныч тудыруын да онытмаска кирәк. Ничек кенә булмасын, гомумән, бүреләр һәрвакыт кешеләрдән куркып яшәгән һәм алар мохитеннән ераграк торырга тырышкан. Әмма тереклек дөньясындагы эволюция “урман санитарлары”ның да кыюлыгы артуга булышлык итте. Хәзер алар хәйләкәррәк һәм оятсызрак булуын да күрсәтте. Әле кайчан гына бүре һәм кеше бер-берсенең яшәешенә артык комачауламыйча, ничектер, параллель рәвештә “атлаган” кебек иде. Ни сәбәпле әлеге ерткычлар кешеләр дөньясына килеп керде, хәтта алардан курыкмый да башлады соң? Хайваннар дөньясын өйрәнүче галимнәр моның сәбәбен кешеләрнең ихтыярсыздан бүреләр “территориясенә” керүе, аларның яшәү тәртипләренә “кысыла” башлавы белән аңлата. Бүреләрнең хәтере яхшы. Начарлыкны онытмый һәм алар үч алучан ерткыч. Саннарга игътибар итик:
* Бүреләр ил икътисадына ел саен 15-17 миллиард сумлык зыян сала. Әлеге сан рәсми теркәлгән мисаллардан гына тупланган;
* Бүреләр кыргый хайваннарны аучыларга һәм браконьерларга караганда ике тапкыр күбрәк юк итә;
* Якутиядә фәкать бүреләрне аулап ату белән 40тан күбрәк бригада шөгыльләнсә дә, алар куелган бурычларны тулысынча үти алмый;
* Болан асраучылар ел саен ерткыч бүреләр һөҗүменә бәйле өч мең баштан күбрәк болан югалта.
Ничек сакланырга?
Бүреләр башка ерткыч хайваннардан үзенең сизгерлеге, тоемлау сәләте белән генә түгел, ә тирә-яктагы хәлне анализлый белүе белән дә аерылып тора. Шуңа күрә, аның белән очрашканда, бүренең хәйләкәрлек күрсәтүен һәм сезне ни рәвешле эзәрлекләргә план коруы турында “баш ватуын” истән чыгармаска кирәк. Саклануга килгәндә, аларның кайда булу ихтималын алдан белгән хәлдә, ул урыннарга барудан тыелырга киңәш ителә.
Ә түбәндәге кагыйдәләр мотлак рәвештә үтәлергә тиеш:
* Бүре белән очрашырга туры килсә, үз көчегезгә ышану, көчле булу халәтегезне истән чыгармагыз. Ничек кенә куркыныч хәлдә дә югалып калуыгызны күрсәтмәгез. Бүре мондый халәтне тиз тоя;
* Яныгызда балаларыгыз булса, аларны ничек тә бүрегә күрсәтмәскә тырышыгыз. Әйтик, гәүдәгез артына яшерү, йөзләрен күрсәтмәү... Чөнки, һөҗүм итәргә уйласа, бүре иң башта балаларга ташланачак;
* Ерткыч төрле исләргә битараф түгел. Аңардан саклану өчен борычлы баллон ярдәм итәргә мөмкин.
* Кулыгызга таяк алырга мөмкинсез. Ул никадәр зуррак — шулкадәр яхшырак. Әмма аның белән һич тә селтәнергә ярамый. Бүренең ул таякны ату коралы буларак кабул итеп, сезне калдырып китү ихтималы бар.
Башкортстанда да йокламыйлар
Узган елның кышы да, язы да авыр булды. Аның сәбәбе пандемия белән генә дә бәйле түгел. Башкортстан урманнарында, мәсәлән, узган яз айларында бүреләрнең активлашуы, еш кына авылларга килү очраклары күзәтелде. Ә 2020 елның февралендә кайбер матбугат чараларында Башкортстанга Казахстан ягыннан бүреләрнең зур өере килүе турында хәбәр булды. Бәхеткә, ул кешеләрдә шом гына уятты, бүреләре күренмәде. Ә менә Балакатай районының Әбсәләм авылында бүреләрнең шәхси ихата этләрен юк итүе турында хәбәр дөрес булды. Хәтта биредә кичке сәгать җидедән соң “комендант сәгате” кертеп, балаларны урамга чыгаруны тыйдылар. Бүредән куркып, балаларның мәктәпкә бармаган көннәре дә булган. Моңа кадәр “Скандинавия таягы” белән табигатьтә йөргән хатын-кызларны да яраткан шөгыленнән баш тартырга мәҗбүр иткән ул бүреләр.
Белешмә. Якынча исәпләүләргә караганда, ди белгечләр, Башкортстан биләмәләрендә соңгы елларда бүреләр саны — 700-800 баш чамасы. Гомум мәйданы 145 мең квадрат километрга якын булган республика өчен, бәлки, бу сан артык зур да түгелдер. Шулай булуга карамастан, республикада бүреләр саны якынча билгеле бер сан тирәсендә.
Республикада бүреләр популяциясенең ничек контрольгә алынуы турында узган ел Башкортстан Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясенең баш аучысы Марат Сафин болай дип аңлатма биргән иде.
— Соңгы елларда республикада бүреләр саны көтелмәгән дәрәҗәдә артты, дип әйтеп булмый. Минемчә, кешеләр аларга күбрәк игътибар бирә башлады. Ассоциация карамагында булган мәйданнарда даими рәвештә бүреләрнең якынча исәбен алу чаралары үткәрелә. Нормадан артык булганда, аларны юк итәбез. Билгеле, аларны аулап ату өчен район хакимиятләренең, ветеринарларның гаризалары нигез булып тора. Алар тармак министрлыгына мөрәҗәгать иткәннән соң, шушы максатлар өчен махсус рөхсәт бирелә. Анда, табигать дөньясына зыян китермәс өчен ничә баш бүрене юк итәргә кирәклеге күрсәтелә. Әгәр кешеләргә, терлеккә һәм милеккә ниндидер зыян салмыйлар икән, очраткан һәр бүрене атарга кирәк, дигән бурыч куелмый.
Урман ерткычларының кешеләр мохитенә якынлашуы, галимнәр фикеренчә, климат үзгәрүгә дә бәйле. Икенче сәбәбе — бүреләрнең “котыру чире” белән авыруы. Андый ерткычлардан икеләтә сак булырга кирәк.
Табигатьнең үз кануннары бар. Кешеләр дә, тереклекнең башка ияләре дә аңа буйсынып яшәргә тырыша. Әмма, хайваннар дөньясының кешеләр тормышына әкренләп якыная башлавы уйланырга мәҗбүр итә. Эш аларда түгел, ә бәлки, чынлап та кешеләрнең үзләренең эшчәнлеге, фәнни технологияләр кулланып экосистемада эз калдыруы ошамыйдыр хайваннарга?
Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.