-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

“Ике бала белән утсыз утырабыз...”

Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә яшәүче авыр хәлгә тарыган гаиләгә ярдәм булачакмы? 

“Ике бала белән утсыз утырабыз...”
“Ике бала белән утсыз утырабыз...”

Олеся Алексина 12 яшьлек һәм яшь тә җиде айлык ике улы, абыйсы һәм әнисе белән соңгысының фатирында яши. Яшь әни балаларын ялгызы тәрбияли. Әтиләре — чит ил кешесе һәм күптән үз иленә кайтып киткән. Олеся алиментсыз да калган. Алимент проблемасы хәл ителми торып, пособие билгеләнә алмый. Шул сәбәпле, гаилә өлкән яшьтәге әниләренең бик аз гына пенсиясенә җан асрарга мәҗбүр. Билгеле ки, ул акча җитми һәм коммуналь хезмәтләргә бик күп бурыч җыелган. Шунлыктан идарәче компания фатирның утын өзеп киткән. Нәтиҗәдә, мәктәптә укучы һәм яшь баласы булган гаилә утсыз гомер итәргә мәҗбүр.

Бу хакта Олеся республикада Бала хокуклары буенча вәкил Ольга Панчихина белән Тикшерү комитетының республика буенча идарәсе җитәкчесе Денис Чернятьевка елый-елый сөйләде. Соңгылары икесе бергә кабул итү үткәрде. Бу көнне монда балалы гаиләләр төрле проблемалары белән килгән иде.

Кабул итүчеләр хатынның хәлен җиңеләйтү өчен төрле юллар тәкъдим итте. Иң элек алар Олесяның балаларына пособие билгеләү мәсьәләсен хәл итү зарурлыгын билгеләде. Һичшиксез, Африкада яшәүче әтидән алимент юллау, моның өчен суд приставларына мөрә­җәгать итү мотлак. Ләкин ул акчалар килгәнче дә нәрсәгәдер яшәп торырга кирәк бит. Мәсь­әләне хәл итү өчен опека органнары белән бәй­ләнешкә кермичә булмаячак. Ләкин Олеся моңа нык каршы. Ул балаларын тартып алырлар дип курка, чөнки алар ач тормаса да, өендә суыткыч шыплап тутырылмаган, кием-салым өчен шкафлар да юк, алар төрле пакетларга салынган. Хатын шушыларны сәбәп итеп, сабыйларын алып китәрләр, дип хафалана. Ләкин спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаган, балаларын ашаткан, киендер­гән, дәресләрен караган, кыскасы, алар өчен җан аткан ананы беркем дә хокукларыннан мәхрүм итә алмаячак. Олесяга шуны төшендерергә тырыштылар.

Утны өзү проблемасына килгәндә, хәл катлаулырак булып чыкты. Олесяның әнисенең пенялар белән бергә 700 мең сум коммуналь бурычы җыелган һәм хәзер идарәче компания ай саен шушы бурыч өчен 10 мең сум күләмендә түләп барырга куша. Агымдагы түләүләр дә бар бит әле. Пенсионер алар өчен дә ай саен 5-6 мең түли. Һәм менә айлык пенсия бетте дә. Ә фатирда яшәгән ир — Олесяның абыйсы — күптән шешә төбендә чәбәләнә, анда фатир, аңа түләү кайгысы бөтенләй юк. Мәктәп яшендәге балалары булган гаилә яшәгән фатирдан утны өзәргә тиеш түгелләр. Шундый закон бар. Тик бу очракта ул кулланыла алмый, чөнки Олеся балалары белән Черниковкада теркәлгән. Анда аның фатиры бар, ләкин анысында да бурычлар җыелып килә.

Менә шундый авыр хәлдә калган яшь ана. Ләкин бу көнне аны кабул итүчеләр бәласе белән ялгызын калдырмаячак. Денис Николаевич та, Ольга Юрьевна да Олесяга ярдәм итәргә сүз бирделәр. Соңгысы шушы көнне үк Олесяларның фатирында хәйрия­челәрдән азык-төлек китереләчәген әйтте.

Олеся белән берничә атнадан соң күрештек. Ул шушы хәлләр белән бәйле прокуратурага килгән иде. “Алимент мәсьәләсе хәл ителде”, — диде ул. Ягъни суд приставлары тиешле белешмәне бирәчәк. Аннары хатын азкеремле гаилә статусын алып, дәүләттән пособиегә өмет итә ала. Олеся шушы арада фатирга пропискага кергән, димәк, ут мәсьәләсе дә хәл ителергә тиеш. Тик идарәче компания гаиләнең бул­ган бурычны тулысынча каплавын көтә, шуңа да утны тоташтырырга ашыкмый. Ә бу кадәр сумма кайчан түләнеп бетәр, билгесез...

Бу көнне мөрәҗәгать итүче­ләр арасында Иглин районыннан ятим һәм караучысыз калган балалар алып тәрбияләгән Ирина ханым да бар иде. Әле аның гаиләсендә 9 бала исәпләнә, берничәсе инде канат чыгарып, оядан очып киткән. Гаилә башта фатирда яшәгән, аннары торак йорт сатып алырга булган. Алганнан соң ул йорт ике ел буш торган. Шул вакытта күршеләре йортка терәп диярлек мунча салып куйган. Ирина ханымны шушы хәл борчуга сала да инде. Мунчаларын якканда безнең өстә очкыннар оча ди ул. Һәм ул очкынның берсе йортка төшеп, янгын чыгарыр дип курка. Хафаларын күршеләренә дә әйткән, тик аларның исе дә китми ди. Кабул итүчеләр бу хәлне дә контрольгә алды.

Алты яшьлек кызын иярткән Лилияне дә бирегә бик авыр хәл алып килгән иде. Ул кызын республиканың бер шифаханә­сендә сәламәтлеген ныгытырга җибәргән. Ләкин бала аннан, киресенчә, авырып, психикасы какшап кайткан. Баксаң, аны анда җәберләгәннәр икән. Яшьтәшләре түгел, шушында эшләүче хезмәткәрләр. Әнисен сагынып елаган сабыйны төнлә душ бүлмәсенә ябу дисеңме, көч куллану дисеңме, акыру-җикерү дисеңме — атна-ун көндә бала барысын да кичергән. Һәм бу хакта әти-әнисенә сөйләгән. Алар үзләре дә кызларының тәнендә күгәргән эзләр күргән. Шуннан соң хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәннәр. Әле тикшерү бара, шуңа да Лилия сөйләгәннәрнең күпчелеген монда язып булмый. Ә алардан чәчләр үрә торырлык. Судлар узгач, бу темага яңадан әйләнеп кайтырга планлаштырабыз.

Балалар йортында тәрбия­ләнгән Наилә һаман да тиешле фатирын ала алмый, ә Илгизгә элекке хатыны баласы белән очрашуны тыя. Ана үзе исә кызына тиешле игътибар бирми, шуңа да Илгиз аны хокукыннан мәхрүм итәргә тели. Бала хокуклары буенча вәкил белән Тикшерү идарәсе җитәкчесе бу хәлләрне дә каләм очына алдылар. Җиде ай элек юл һәлакә­тендә балигъ булмаган кызын югалткан әтигә бу көнне каравы да куркыныч иде. Кара көйгән, баласы үлеменнән соң тормышының мәгънәсен югалткан ир дә гаделлек эзләп йөри. Максаты — фаҗигагә тарыган машина руле артында үзенең кызы утырмавын дәлилләү. Тик башкалардан яклау тапмагач, соңгы өметләрен баглап, шушында килгән...

Бу көнне кабул итүдә булган һәркемнең үтенече җентекле тикшереләчәк, хокук бозулар ачыкланса, гаеплеләр җәзасын алачак.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в