+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Әрләннәр, мәчеләр, этләр турында...

Күңел дәфтәрендә ниләр генә юк инде ул безнең! Бер кызыклы тема тартыпчыгардым әле аннан. Гаҗәпләнерсез, бәлки, ләкин ул тема — әрләннәр, мәчеләр, этләр турында. Укып карагыз әле, сезнең күңел дәфтәренә андыйуйлар язылганы бармы?  

Әрләннәр, мәчеләр, этләр турында...
Әрләннәр, мәчеләр, этләр турында...

Бәхет өчен күп кирәкми!

“Тамчыдан күл җыела”, — диләр. Бик дөрес. Балаларның эт, мәче, әрлән, попугай кебек җан ияләрен сораулары тәмам үзәккә үткәч, күңелгә җыелган шул “күл” ярларыннан чыгып чайпалды да, “Киттек!” — дидем. Шатлыкларыннан авызлары колакларына җиткән балалар белән якындагы зоокибеткә юлландык. Бәхеткә, анда эт, мәче кебек “эре” җәнлекләр сатылмый, әрлән (хомяк), попугай, балык кебек вак җан ияләре генә бар.
Кечкенә төймәләрдәй кара күзле, учка сыярлык кына әрләнне кызым куенына салып кайтты. Шушы ярты учлык җан иясенең балаларның йөрәкләренә сыймаслык зур шатлык бүләк итүе гаҗәп булды. Әлбәттә инде, әрләнгә читлек тә, махсус азык та, пычкы чүбе, башка вак-төякләр дә алынды.
“Бәхет өчен күп кирәкми”, — диләр. Монысы да бик дөрес. Балачакта чиксез бәхет өчен кечкенә бер әрлән дә җитә икән! Ии, аларның мәш килүләре! Ашаталар, уйнаталар, сыйпыйлар, яраталар. “Хома” дип исем дә кушылды. Әрлән бик мәзәк җәнлек икән. Читлеге эчендә кызык итеп йөгереп йөри, махсус тәгәрмәч эчендә әйләнә, йортының “икенче катына” менеп, таудан шуып төшә. Өстәвенә, артык чыгым да таләп итми, аз ашый, хәтта азык алырга акчаң булмаса, өйдәге ярма, кишер, кәбестә, ипи белән дә туклана ала. Вакытында читлеген чистартып торсаң, начар исе дә юк. Кыскасы, бу җәнлекне алганга үкенмәдем.
Ләкин вакыт үтте, балалар тагын эт, мәче һәм башкалар турында сүз кузгата башлады. Аеруча мәче турында. “Сезнең Хомагыз бар, җитмимени?” — дим. “Мәче мәче бит ул! Ул башка төрле. Мәче дә кирәк!” — дип, мәченең искиткеч җан иясе булуы турында әллә нинди тарихлар сөйлиләр инде. Ләкин мин дә нык торам. Минем күңелгә инде тамчылардан күл генә түгел, дәрья сыярлык. “Шәһәр фатирында мәче асрау дөрес түгел. Ул тышка чыгып йөрергә тиеш. Ә шәһәрдә аны чыгарып булмый. Хәтта кире кайтса да, әллә күпме пычрак, чир алып кайтачак”, — димен. Ләкин миңа мең төрле җавап, дәлил китерәләр, имеш, фатирда асрап була, үзләре караячак, чистартачак, кирәкле эшләргә өйрәтә­чәк, ветеринарга алып барачак һәм башкалар. Ниһаять, мәче сорап үзәккә үтүгә бер җавап таптым: “Безнең фатир бәләкәй, монда мәче дә сыя алмый, аңа иркенлек кирәк!” “Ә иркенрәк фатирга күчсәк, мәче аласыңмы?” — дип бакты миңа матур, мөлаем күзләр. “Алам!” — дигән җавап ычкынды авыздан. Әйткән сүзнең аткан ук икәненә соңрак төшенергә туры килде...

Өйдә яхшырак, әмма...

Әллә шул әйткән сүзләрем Ходай­ның “Амин!” дигән чагына туры килде, әллә гөнаһсыз балаларның теләкләре тормышка ашты, иркенрәк фатирга күчү насыйп булды бит. Кешеләр яңа өйгә күчкәндә ишектән беренче итеп мәче кертә, без әрлән керттек. Бу вакытта инде ул җан иясе безнең белән ике елдан артык яши иде.
Мәче турында сүзләр тагын кузгалды. “Мәче белән әрлән бер фатирда яши алмый, мәче аны кабып йотачак!” — дигән җавап табылганга үзем дә шатландым. Бу җавап балаларны канәгать­ләндерде. Ни дисәң дә, Хомаларын бик яраталар, ә ул еш кына читлегеннән чыгып, фатир буйлап сәяхәт итүгә ирешә белә.
Ләкин бу бичара әрлән яңа фатирда ике ай гына яшәп калды. Беркөнне ул билгесез сәбәпләр аркасында читлеге эчендә җан бирде. Югыйсә, игътибар да, карау да җитәрлек иде...
Кызым яшьләренә манчылып, караватына капланды һәм бүлмәсенә биклән­де. Мин кечкенә әрлән мәете янында нишләргә белми аптырап калдым. Чынлап та, нишләтергә соң аны? Чүп савытына ташлап булмый бит инде! Ә дөньяда шомлы 2020 елның 7 апреле (нишләптер бу көн истә калды). “Өйдә яхшырак!” девизы астында яшибез. Өй­дән эшлибез, өйдән укыйбыз. Моңарчы күрелмәгән пандемия­нең башланган чагы гына. Урамда бер кеше заты юк. Хәер, чыгарга да ярамый. Өй янындагы даруханәгә һәм азык-төлек кибетенә генә рөхсәт. Өстәвенә, машиналардан рупорлар белән кычкырып йөриләр: “Коронавирус — үлемгә китерә торган авыру. Өйдә калыгыз!” Ә менә көтмәгәндә үлеп киткән әрләнне җирләргә чыгарга ярыймы — билгесез... Шундый уйларга чумып торганда ул вакытта беренче генә сыйныфта укучы улым әрлән белән хушлашу хаты язып китергән, кечкенә тартма-табут та тапкан...
Дөньяга туган вакытында кеше үзе­нең ниләр күрәсен белми. Мин дә пандемия башланган шомлы чорда, бер кеше булмаган урамга чыгып, кыенсынып, оялып, якты көн уртасында кашык белән язгы туң җирне казып (бакчасыз шәһәр кешесендә көрәк кебек нәрсә юк!), әрлән җирләп йөрермен дип уйламаган идем... Әйтерсең, өй­ләрендә утырырга мәҗбүр булган барлык кешеләр тәрәзәләреннән миңа баккан. Җирләп беткәч, улым “кабер” янында бер минут тын торуны, соңын­нан хушлашу сүзләре әйтүне таләп итте. Болай да сәер гамәлләремнән нерв киеренкелеге кичерәм, өстәвенә, берничә минуттан туры эфирда Сәла­мәтлек саклау министрлыгында коронавирус белән хәлгә бәйле брифинг башлана, ә миңа аны мотлак карарга һәм тиз арада гәзит сайтына язарга кушылган... Их, дөнья...

“Патша” китергән зыян...

Бераз вакыттан мәче турындагы сүзләр яңадан кузгатылды. Ул сүзләр-тамчылар минем күңелгә берничә ай дәвамында тамды-тамды да, ташып чыкты һәм янә “Киттек!” — дидем.
Бу шул ук шомлы 2020 елның октябре иде. Урамда коеп яңгыр ява, без “Авито”дагы игълан буенча мәче баласы алырга ашыгабыз. Билгеле, мәче балалары хуҗалары безгә бер кечкенә йомшак җан иясен бик шатланып биреп җибәрде. Бушлай, билгеле. Чөнки бу токымлы мәче түгел, бернинди токымсыз, үзебезнең “Васька”. Без аңа “Базиль” дип исем куштык. Французчадан тәрҗемә иткәндә — “Король”. Шатлыклары ташкан балалар аңа чынлап та патшаларга күрсәткәндәй хөрмәт күр-сәтте. Башта яхшылап махсус шампунь белән юдык, соңыннан аны йомшак мендәр өстенә салып куйдылар, өстенә йомшак җылы әйбер яптылар...
Әйтергә кирәк, әрләннән аермалы буларак, бу мәче ярыйсы гына нерв күзәнәкләрен юк итте минем. Бәләкәй­рәк чагында ул үзенә суыткыч артында “бәдрәф” уйлап тапты, үсә төшкәч яңа диванның өслеген тырнап, ертып тө­шерде, бераздан берничә җирдән обойларны умырды, гөл чүлмәген китереп төшерде... Ә бер елдан ул без авылдан килүгә фатирның бөтен почмакларына да “тамга” куеп чыккан иде... Мәчебез ир-егет булып өлгергән, “үз территориясен” билгеләгән. Күз­ләремә мөлдерәм карап торган бичара хайванга карап тордым да, “Юк инде, дускай, мин сине “свиданиеларга” чыгара алмыйм”, — дидем. Кесәдән соңгы бер мең сум акчаны алып, мә­чене зур кызыма тоттырдым һәм ветклиникага операциягә җибәрдем.
Бичара мәчебез наркоздан озак айный алмады. Балалар кайгырып, елашып та алды. Аның башта күзләре “пыялаланып”, кымшана да алмый ятуы, соңыннан алпан-тилпән көчкә атлап китүе бик кызганыч булды, чынлап та.. Икенче көнне “адәм рәтенә” керде, ана мәчеләр белән очрашасы килү теләге дә сүнгән иде, фатирны башкача пычратмады.

Кем хаклы?

“Мин синең урында булсам, ул мәчене инде тәрәзәдән ташлаган булыр идем!” — диде бер ахирәтем без­нең бу маҗаралар турында тыңлагач. “Бала-чага көен көйләп, шундый кыенлыкларга, чыгымнарга юләр генә түзә инде!” — диде икенчесе. Чынлап та, бәлки хаклыдыр алар? Ә бәлки хаклы да түгелдер...
Әйе, ул мәчедән безнең “мөлкәт”кә ярыйсы гына зыян килде. Чыгымнар да аз түгел. Ул мәчеләр өчен кибеттә сатыла торган махсус ризыкка гына өйрәнде, балалар аны даими түләүле прививкаларга йөртә... Ләкин бала­ларның аның белән аралашудан туган шатлыгы бәясез бит! Минемчә, җәнлек­ләр яраткан балалар шәфкатьлерәк, тынычрак була... Мырауҗан яныма ки­леп, җылытып, мырылдан ятса, үзем­нең теге “күлләр тулы” күңел дә эреми калмый.
Белгечләр әйтүенчә, йорт хайваннары балаларның үсешенә яхшы йогынты ясый. Бу аралашу аларга этик тәрбия дә бирә, гуманлы тойгылар да тәрбияли, җаваплылыкка өйрәтә.
Ә йорт хайваннарының дәвалау сәләтенә ия икәне турында күпме сүз йөри! Белгечләр әйтүенчә, алар авырудан соң савыгырга булыша, депресия­дән азат итә, катлаулылыклар хәвефен киметә, тынычландыра.
Ә сез бу хакта ниләр уйлысыз?

Йомгаклап...

Мәче-патшабыз безнең белән инде ике елга якын гомер кичерә. Инде үсә төште, җитдиләнде, тәрбиягә дә тө­шенде кебек. Шөкер, умырылган диван өслеге, обойлар алыштырылды, гөл чүлмәкләре дә аумый хәзер. Балалар сүзендә торды, Мырауҗанны үзләре карый, чисталык таләпләрен үтиләр, чистарталар. Тормыш бертөрле җайга салынды кебек. Минем нерв күзәнәк­ләре тергезелмәсә дә, күңелгә тынычлык кайтты. Ләкин...
“Әни, минем этем булсын иде!” — диде беркөнне улым кинәт урамнан барганда. “Юк!” — дип кычкырып җибәр­гәнемне сизми дә калдым бу сүзләр башыма барып җитү белән. “Нигә? Этләр күпкә акыллырак. Алар белән урамда йөреп була. Аларга өйдә бәдрәф кирәкми...” — дип тезеп китте бала этле тормыш “өстенлекләрен”. “Юк, юк, шәһәр фатирында эт асрамыйлар. Ул ихатада, үзенең махсус өендә яшәргә тиеш. Авылда, шәһәр янындагы шәхси йортта яшәүчеләргә генә эт асрарга ярый”, — дип сөйләп киттем. Улым әйтерсең бу сүзләрне көткән иде: “Ә без ихатасы булган шәхси йортта яшәсәк, эт алыр идеңме безгә?” Авыздан ычкынырга торган вәгъдәне чак тыеп калдым...

Ләйсән ЯКУПОВА.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: