-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Колорадо коңгызын безнең илгә кем җибәргән?

Икенче икмәк – бәрәңге утыртыр вакыт та җитеп килә. Быел халык бу чорга аеруча зур тырышлык белән әзерләнә, ни дисәң дә, былтыр, корылык сәбәпле, бәрәңгенең уңышы аз булды, күпләргә базларындагы яшелчә җитмичә, сатып алырга да туры килде. Ә кибетләрдә хаклар тешләшә!Аннары, бәрәңгенең үзең үстергәне күпкә тәмлерәк тә бит әле. Кибетләрдәгесендә күпме агу барлыгын белеп булмый, ә үзең инсектицидны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышасың. Колорадо коңгызы белән көрәшеп арыганда, “Их, шушы корткыч булмаса, бәрәңге үстерүләре үзе бер җан рәхәте булыр иде!” — дип ачынып уйлап куймаган кеше аздыр.

Колорадо коңгызын безнең илгә кем җибәргән?
Колорадо коңгызын безнең илгә кем җибәргән?

Барыбыз да күралмаган колорадо коңгызын безнең илгә америкалылар салкын сугыш чорында махсус китергән, дигәнне һәркайсыбызның ишеткәне бар. Шушы темага төрле фәнни мәкаләләр белән танышканнан соң, бу сүзләрнең дөреслеккә туры килүенә шикләнеп тә куясың.
Көньяк федераль университетының бөҗәкләр буенча әйдәп баручы белгече Алексей Тихонов үз блогында болай дип яза: “Колорадо коңгызы, атамасы шулай булуга карамастан, Колорадо штатыннан түгел. Ул башта тауларда яши, чәнечкеле паслен белән туклана, ә менә ХVIII-ХIХ гасырларда Америкада бәрәңге “бумы” башлангач, коңгыз әлеге яшелчәгә ташлана һәм елына 200 километр тизлек белән бөтен материкны яулый.
Бу бәрәңге “убырын” ни өчен берничек тә бетереп булмавы хакында да галимнәр тәфсилләп аңлата. Җәен, уңайлы һава шартларында да барлык коңгызлар да җир өстенә чыкмый, популяцияләренең бер өлеше 60 сантимер тирәнлеккә туфракка күмелеп кала икән. Җир өстендәгеләре агулаудан үлеп бетсә, менә шушы “резерв команда” өскә күтәрелә.
Ни өчен соң бу бөҗәкне “колорадо коңгызы” дип атаганнар? 1856 елда коңгыз, Колорадо штатын тулысынча яулап алып, анда азык-төлек кытлыгына китергән. Бәрәңге үстереп сатудан зур акча эшләүче фермерлар бөлгенлеккә төшкән, араларында үз-үзенә кул салучылар да бихисап бул­ган. Менә шушы аянычлы хәлләрдән соң, бөҗәккә “колорадо коңгызы” дигән атама ябышып калган.
Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында коңгыз Европага килеп җиткән. Аның монда ничек эләгүе турында ике фараз бар. Беренчесе — бөҗәк гуманитар ярдәм итеп җибәрел­гән бәрәңге белән килгән, икенчесе — Атлантик океан аша үзе йөзеп чыккан.
Беренче һәм икенче Бөтендөнья сугышы елларында коңгыз кайгысы булмый, шуңа ул бу вакыт эчендә бөтен Европаны басып ала. 1949 елда бөҗәк СССР чикләренә килеп җитә. Әмма безнең галимнәр, белгечләр тырышлыгы нәтиҗәсендә ул 20 елга якын (!) Советлар Союзына керә алмый. Ике дистә еллап колорадо коңгызын Украина һәм Белоруссия чикләрендә тоткарлап торалар. Эшче­ләр, студентлар, аграр белгеч­ләр, солдатлар бу көрәштә үз-үзен аямый: басуларның һәр карышы иләктән үткә­релгән кебек тикшерелә, бер коңгыз табылса, уңыш алу кайгысы калмый, басу кат-кат агулана. Әмма убыр коңгыз барыбер илебезгә килеп керә, ләкин көткән яктан түгел, ә Балтыйк диңгезе аша. Коңгызның диңгезләрне кичә алуы хакындагы фикер шушы рәвешле тагын бер тапкыр дәлилләнә.
Безгә колорадо коңгызы булмаган заманда яшәргә туры килмәде, ә менә мәктәптә эшләгән картәниемнең бу корткыч бөҗәкне ничек итеп беренче тапкыр күрүе хакында сөйләгәне хәтеремдә.
Бер укытучы банкага салып, мәктәпкә буйлы-буйлы бөҗәк алып килде. Банканы укытучылар бүлмәсен­дәге өстәлгә куйгач, барлык коллектив белән җыелып караган идек. Бу безнең авылга килеп кергән иң беренче колорадо коңгызы булган.
Колорадо коңгызын безнең илгә Америка махсус китергән, дигән сүз дөреслеккә туры килми, ди белгечләр. Америкалылар бу коңгыздан безгә караганда да күбрәк зыян күргән. Безнең ил бу афәтнең килеп җитәчәген, ни белән очрашырга туры киләчәген белгән, алдан әзерләнгән. Ә менә Бөек Британия колорадо коңгызыннан бөтенләй зыян күрмәгән, бу илгә әлеге бөҗәк барып җитә алмаган. Биологик һөҗүм хакында сүз барганда, бәлки, гаеплеләрне Бөек Британиядән эзләргә кирәктер?

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: