Шулай дию белән күз алдына Благовар районының Чулпан авылыннан элекке гади колхозчы Гали абый Биглов килеп баса. Аның белән соңгы тапкыр 2010 елның язында күрешкән идек. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек барган вакыт. Менә шунда, районның сугыш ветераннары исемлегенә керсә дә, Гали Бигловның, Бөек Ватан сугышы яугире буларак, алар өчен каралган өстенлекләрдән файдалана алмавы ачыкланды. Ни өчен дигәндә, запаска чыгарылып, сугыштан кайтканда сәер сәбәпләр аркасында хәрби билетын югалта ул. Исән-имин калу шатлыгыннан яугир моңа үзе дә артык игътибар бирми, хәрби комиссариатта да элекке солдатны исәпкә алганда мәсьәләгә җиңел караганнардыр. Ә Күчәрбай авыл Советы биләмәсендәге Чулпанда авылдашлар Гали Дәүли улы Бигловның элекке яугир булуына шикләнмәде. Благовар районы хәрби комиссариатының рәсми мәгълүматлары буенча, Гали Бигловның 1925 елда тууы, 1943 елда шушы ук военкоматтан армиягә алынуы, хезмәтне Киев хәрби округында үтүе теркәлгән. Авылдашлары “Гали, син кайда хезмәт итттең?”, — дип сорагач “Украину от Бандеры чистил”, — дип җавап биргәнен бүген дә күпләр хәтерлидер.
Сугышта катнашучыларга көнкүреш түләүләрендә ташламалар бирелә башлагач, элекке яугир хәрби документларын тергезү максатында берникадәр йөреп карады да, барып чыкмагач, моңа кул селтәде. Аннары балалары тотынды бу эшкә, чөнки ветераннарга торак шартларын яхшырту буенча саллы гына дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе кертелеп, фатир бүлү мөмкинлеге бирелде. Әмма төрле дәрәҗәдәге хәрби архивларга мөрәҗәгать итеп карасалар да, элекке хәрби билетны тергезә алмадылар. Авылда кушаматы “Калтый” булган Гали Биглов үзенең сугышта катнашканын рәсми раслый алмыйча, бакыйлыкка күчте. Дәүләт тарафыннан кадер-хөрмәт турында сүз дә юк, исән чагында ук яугир буларак онытылды Украинада хәзерге нацистларның бабаларына каршы көрәш алып барган Башкортстан яугире.
Ил азатлыгы хакына хәрби хезмәтләре тиешенчә бәһаланмаган якташ яугирләр сафында Иске Абзан авылында туып-үскән элекке укытучым Камил абый Хәмитов та тора. Бер аягын сугышта калдырып кайтса да, гомере хезмәттә мәктәптә үтте, шушы арада директор да булды. 1921 елда туган Камил Габдулла улы Хәмитов өчен сугыш һәм хәрби хезмәт 1941 елда башланып, 1947 елга кадәр сузыла. 1941 елның октябрендә канкойгыч алышта беренче тапкыр каты яралана. Госпитальдә ятканда иптәшләре соңгы алышта күрсәткән батырлыгы өчен аның часть командиры тарафыннан орден белән бүләкләнүгә тәкъдим ителүе турында хәбәр җиткерә. Моның өчен җирлек булгандыр, әлбәттә, чөнки яшь яугир үзе дә бүләкне көтә. Әмма һич кенә дә көтеп алалмый.
Камил абыйның әтисе Габдулла Хәмитовның 1937 елгы репрессия корбаны булганы билгеле. Гаилә әгъзаларына “халык дошманнары” исеме тагылу да шуңа бәйле. Камил абый гомере буена моңа кимсенеп яшәде, шуңа да аның сугышта бирелмәгән хәрби бүләкне әрсезләнеп юлламавы аңлашыладыр. Чөнки тарихны чокып чыгарулары мөмкин.
Укытучыма хөрмәт йөзеннән, “соң булса да, уң булсын” дип, орденны эзләргә алындым. Кем әйтмешли, очына тиз арада чыгып, аны шатландырырмын, дип уйладым. Благовар районы хәрби комиссариатыннан Подольск хәрби архивына рәсми хатлар юлланды, әмма җавап кына килмәде. Теге орден тиеш булмаган очракта, моның сәбәбен аңлатырлар, дип тә ышанган идек, югыйсә. Ә бит бу 90нчы еллар ахыры — Русиядә патриотлык рухы күтәрелә башлаган чор иде. Озак та үтмәде, яугир-укытучы вафат булды.
Ил азатлыгы өчен көрәшкән яугирләр турында хәстәрлек дәүләт дәрәҗәсендә булырга тиешлеге табигый. Әлеге хакыйкатьнең моңарчы санга сугылмавына мисаллар бихисап. Ниндидер ташламаларга законлы хокукларын раслау өчен гади белешмә алу өчен генә дә сугыш һәм хезмәт ветераннарына байтак бюрократик киртәләрне үтәргә, аннары аларга җавапны еллар дәвамында көтәргә туры килүен яхшы беләбез. Хәзер хәлләр уңай якка үзгәрә, атап әйткәндә, яугирләр турында мәгълүматны Интернет челтәрендә патриотик юнәлештәге сайтлардан эзләргә мөмкин.
Яңа Абзан авылында Сәмигуллиннар гаять ишле кавем буларак билгеле. Аларның бер вәкиле Равил Сәмигуллин җәмәгате Финә белән 11 бала тәрбияләп үстерделәр. Ә Сәмигулла Сәмигуллинның шулай ук ишле гаиләсендә исә 6 ир бала була. Болар – Әбүнәгыйм, Әбделгалим, Гандәлиф, Шәрифулла, Гали һәм Хәмзә. Бөек Ватан сугышы башлану белән аларның алтысы да фронтка алына, бертуганнардан Гандәлиф кенә туган якларга әйләнеп кайта, ул да, каты яраланып, бер аягын югалта. Ил өчен башын салган туганнарым өчен яшим, дип тырышса да, протезлы Гандәлиф бабай 78 яшендә якты дөньядан китеп барды. Сәмигуллиннан Фәйзуллин фамилиясенә күчкән Галинең язмышы да аянычлы. 1942 елның августында аның хәбәрсез югалуы турында рәсми хат килә.
— Бу вакытта миңа 2 яшь булган, — дип сөйли иде хәзер инде үзе дә мәрхүм Таһир Гали улы Фәйзуллин. — Үсә төшкәч әткәйнең язмышы белән кызыксынып, кайда җирләнгәнен ачыклау максатында хәрби комиссариатка да мөрәҗәгать итеп карадык, әмма бер генә хәбәр дә булмады.
Үзе күреп тә кала алмаган әтисенә кагылышлы янә бер хәл турында да бәян иткән иде Таһир Фәйзуллин. Чираттагы 9 май көнендә гаиләсе белән авыл Советы үзәге Иске Күчәрбайга Җиңү бәйрәменә бара ул. Монда Бөек Ватан сугышы яугирләренә куелган обелискны яңартуга багышланган тантана үтә. Кабере дә билгеле булмаган әтисен сагынып искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салу була ниятләре. Ул арада бер оныгы килеп, фронтовик улы Таһирдан сорап куймасынмы: Гали картәтине сугышта катнашкан дигән идегез, аның исеме обелиск ташында юк бит. Моңа ышанмыйча, тактаташларны үзе тикшереп чыга, яугир әтисенең исемен таба алмый, чөнки, соңыннан ачыклануынча, исемлеккә Иске Күчәрбай авылы яугирләре генә кертелгән була.
Соңгы чорда бу юнәлештә “боз кузгалуын” да билгеләргә кирәк, әлбәттә. Бөек Җиңүнең 50 еллыгы чорында башланып, хәзерге вакытта аеруча киң колач алды бу хәрәкәт. Авыл малтабарлары һәм читтә яшәүче якташлар акчаларына төбәкләрдә яугирләр истәлегенә куелган йөзләрчә объектлар яңартылды. Бу юнәлештә республика дәрәҗәсендәге “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы, “Атайсал” акциясе нәтиҗәле файдаланыла башлады. Әйткәндәй, халык батырлыгын мәңгеләштерү максатында күтәрелүче һәйкәлләрнең мәрмәр ташына язар исемнәр байтак әле. Әлеге максатта беркемне дә, бернәрсәне дә онытырга хакыбыз юк.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ.