+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бакчаны яратырга кирәк...

Бу өлкәдә белгеч булмасам да, бакча үстерүдә шактый тәҗрибәм бар. Әлбәттә, моңа белгәннәрдән өйрәнеп, китап-журналлар укып, уңышлы да, уңышсыз да тәҗрибәләр аша ирешелә. Аларның кайберләре белән бүген уртаклашырга да мөмкиндер.

Бакчаны яратырга кирәк...
Бакчаны яратырга кирәк...
Бакча эшләре бик җиңелдән булмаса да, язның бу күңелле дә, мәшәкатьле дә мизгелен һәр елны сагынып көтеп алам. Яшел үләннәрнең калкып чыгуы, беренче чәчәкләрнең күренүе, ә аннары шомырт, груша, слива, алмагач, чия агачларының ап-ак чәчәккә төренеп, гүзәллек тудыруы җанга шифа, күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. Бакчачылар яхшы белә, мондый матурлыкны булдыру, җимешләрен тату, мул уңыш алу өчен шактый көч салырга, бер сүз белән әйткәндә, бакчаны яратырга кирәк.

Бакча эшләрен үз итү әни яклап та киләдер, бәлки. Алар нәселләре белән җир эшен, яшелчә-җимеш үстерергә яра­тучылар. Бәләкәй чакларда әнинең Дүртөйледә яшәгән иң өлкән абыйсының бакчасында бөтенләй ят җиләк-җимеш-ләр күреп шакката идек. Смоленск өлкә-сендәге икенче абыйсы исә һәвәскәр бакчачы гына түгел, үзе алмагач һәм грушаларның яңа сортларын уйлап тапкан кеше. Без аны “Мичурин абый” дип йөртә идек. Әни дә алардан калышмады, авылда иң беренчеләрдән булып кәбес­тәне ул үстерде. Аның эре җиләкләренә дә кызыгучылар күп булды. 90 яшькә җитеп килүче сеңлесе бүген яшьләрдән дә уздырып бакча тәрбияли, үзенең сәламәтлеге ныклы, йөгереп эшләп йө-рүен җир эшен яратуы, табигатькә якын булуы белән бәйли ул.
Бу өлкәдә белгеч булмасам да, бакча үстерүдә шактый тәҗрибәм бар. Әлбәттә, моңа белгәннәрдән өйрәнеп, китап-журналлар укып, уңышлы да, уңышсыз да тәҗрибәләр аша ирешелә. Аларның кайберләре белән бүген уртаклашырга да мөмкиндер.

Кыярлар төз һәм матур үссен өчен...

Быел яз соң килү сәбәпле, кыяр утырту вакыты да беркадәр соңгарак калынды. Теплицада иртә өлгерә торган “Герман”, “Маша”, “Гинга”, “Московский деликатес” сортларын үстерергә яратам. Аларның беркадәр өлешен өйдә үстереп, үсентеләрнең 3-4 яфрагы булгач, теплицага чыгарып утыртам. Ә менә тозлый торган сортларны ачык түтәлдә үстерү җайлырак.
Кыяр тозлау өчен хуҗабикәләр бер озынлыктагы, төз һәм матур яшелчәне сайларга тырыша. Тик, кайчагында түтәл­ләрдә груша формасындагы, яки кәкре-бөкре кыярлар үсә башлый. Яшелчә уңышы шундый булмасын өчен нәрсә эшләргә? Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгечләре дә бу уңайдан киңәшләр бирә.
— Бакчада мондый кыярлар үсә икән, димәк, аларга ниндидер микроэлементлар җитми. Кыярга күпчелек очракта калий һәм азот җитми. Җәй уртасында бу аеруча сизелә. Төннәр суыту белән дә яшелчәләрнең формасы үзгәрә.
Калий җитмәгәндә кыяр саргая, алар груша формасын ала. Шул ук вакытта аның яфраклары да эчкә таба бөрешә башлый, аларда таплар барлыкка килә. Хәлне яхшыртыр өчен үсемлекләргә калий тозы сибәргә (25-30 граммны 10 литр суда эретеп), дүрт көннән түтәлгә яхшы итеп су сибәргә кирәк.
Шулай ук көл төнәтмәсе сибү дә ях­шы нәтиҗә бирә. Моның өчен 500 грамм көлне 10 литр су белән бутап, бер тәүлек тоткач, яшелчәләргә коярга. Бер кыяр төбенә бер литр чамасы җитә.
Кыяр аксыл-яшел төскә кереп, формасы кишерне хәтерләтсә, аны мочевина белән эшкәртергә киңәш итәм. 5 граммны 1 литр суда эретеп, сиптерегез.
Кыярларга дөрес итеп су сипмәү дә аларның формасы үзгәрүгә китерүе ихтимал. 25-28 градус җылылыкта булган суны 2-3 көнгә бер тапкыр сибеп торырга кирәк. Август уртасыннан, киресенчә, атнасына бер тапкыр су сибү дә җитә.
Тагын бер сәбәп — кыярны ел саен бер урынга утырту. Бу яшелчәне кәбестә, помидор, бәрәңге, чөгендер, борчактан соң утырту яхшы.
Кыярның уңышын ике-өч көн саен җыеп торырга кирәк. Бу уңышның сыйфатына да, күләменә дә зур йогынты ясый.

Помидорны караяк басмасын, дисәк...

Тәҗрибәле бакчачылар яшелчәләрдә авырулар башланганын көтеп тормыйча, алдан ук чарасын күрә. Помидор, борыч, баклажан кебек яшелчәләрне караяк, фитофтороз, микроспориоз, стрик авырулары зарарларга мөмкин.
Караяк — шытымнарны зарарлый торган авыру. Андый авыру вакытында тамыр муентыгы карала һәм ул боҗра­сыман тартыла. Нык зарарланганда үсемлек ава һәм шиңә.
Моңа каршы көрәшү чаралары: чәчү тартмаларындагы туфракны бакыр купоросы (10 литр суга 5 грамм) белән дезинфек­циялиләр; үсентеләрнең куеруына юл куярга ярамый; һава һәм туфракның дымлылыгын киметәләр.
Фитофтороз — яфраклар кибә, аларда көрән таплар чыга. Помидорда, борычта, баклажанда җәелеп киткән каты таплар була, алар җимешләрнең эче-нә дә үтеп керә. Бу инфекция еш кына бәрәңгедән күчә.
Помидорларны фитофтороздан саклар өчен 10 литр җылымса суга бер литр әчегән сөт һәм 2 миллиграмм йод (төгәл үлчәү өчен шприц куллану яхшы) кушып, яхшылап болгатырга кирәк. Дүрт помидор төбенә бер литр сыекчаны бүлеп сибәргә киңәш ителә. Ике атна саен кабатласаң, яхшырак.
Бу авыруга каршы көрәш чараларын яздан ук башлау уңышлырак, әлбәттә. Бәрәңгене помидорга якын утыртмаска; үсентеләрне ике тапкыр фосфорлы-калийлы ашламалар белән тукландырырга; икенче чукта җимешкә утыру чорында үсемлекләргә һәр көн саен сарымсак төнәтмәсе бөркергә. Әгәр төнге температура атна дәвамында 10 градустан да түбән тора икән, ул чагында помидорны җыеп алырга кирәк. Җыелган помидорны 2 минут кайнар суда (60 градус) җылытырга һәм өйдә өлгертеп җитке­рергә була.
Микроспориоз — яфракларда үзәк­тәш түгәрәкле зур-зур көрән таплар чыга, аннары таплар бергә кушыла, яфраклар корый. Җимешләрдә бәрхетсыман куныклы эчкә баткан кара таплар хасил була.
Көрәш чаралары: үсемлек калдыкларын юк итәләр; үсемлекләргә 0,5 процентлы бордо катнашмасы бөркиләр; орлыкларны бары тик сәламәт үсемлек-ләрдән генә җыялар.
Стрик — помидор һәм борычта була торган вируслы авыру. Яфрак сапларында һәм үсемлекнең сабакларында — сызыклар, яфракларда карасу таплар хасил була, җимешләрнең үсеше туктала. Аерым очракларда яфраклар бөдрәлеге һәм җепселлеге күренә.
Көрәш чаралары: орлыкларны сәла­мәт үсемлекләрдән генә җыялар; үсен­теләргә өчәр атна саен сыек алсу төстәге марганцовка эремәсе сибәләр; сорт һәм гибридларның вируслы авыруларга бирешми торганнарын утырталар.

Җиләк икмәк куасы ярата...

Бакча җиләге ап-ак чәчкәдә утырганда фунгицидлар, инсектицидлар кулланырга, аларны химик ашламалар бе­лән тукландырырга ярамавын барысы да яхшы белә. Барлык яклап та файдалы, экологик чиста уңыш алу өчен химик ашламалардан баш тартып, кул астындагы зарарсыз, гадәти әйберләрне кулланырга була. Мәсәлән, бакча җиләген икмәктән киптерелгән сохари һәм чүпрә (дрожжи) суы белән тукландыру бик килешә. Моның өчен кайбер бакчачылар калган икмәк кисәкләрен күпләп киптерә. Алдан алып куйган чүпрәне туңдыргычта саклыйлар.
Җиләкләрне тукландыру өчен икмәк куасын болай әзерлиләр: бер чиләк суга (10 литр) 2 килограмм чамасы сохари салып, 3-4 көнгә җылы урынга әчетергә куялар. Әзер куасны яхшылап бутагач, сөзмичә генә һәр 10 литр чиста суга яртышар литр кушалар. Әзер ашламаны һәр төпкә яртышар литр чамасы сибәләр.
Икенче төрле ашлама әзерләү өчен ярты килограмм прессланган чүпрәне 10 литр җылымса суда болгата-болгата эретәбез. Һәр 10 литр чиста суга яртышар литр эремәне кушып, җиләк төплә­ренә сибеп чыгабыз. Бакча җиләген мондый ашлама белән өч тапкыр тукландырырга кирәк.
Икенче тапкыр тукландырганда икмәктән ясалган куасны куллану яхшы нәтиҗә бирәчәк. Бу эшне җиләкләр чәчәккә йомарлана башлагач башкаралар.

Зелпе дә үстерегез

Май бәйрәмнәре башланганчы ук бакчада беренчеләрдән өлгерүче зелпе (жимолость) чәчәк атты. Аның сары чәчәкләре тирә-якка ямь өстәп, бакчада яңа тормыш башланганын искәртсә, май ахыры, июнь башында ул тәмле җимеш-ләре белән куандырачак әле. Халык медицинасында бу куакның җимешләре, яфраклы яшь ботаклары файдаланыла. Бакчада иң иртә өлгерә торган файдалы җимешнең язын витаминнар җитешмәве аеруча кискен сизелгәндә, организмга ярдәме зур. Аларда шактый гына микъдарда С витамины, 4,5 процентка кадәр шикәр һәм 1 процентка кадәр органик кислоталар бар. Тәмле әчкелтем җи­меш­ләрне яңа җыелган килеш тә ашыйлар, кайнатма, кесәл кайнаталар, бөккән һәм пирог өчен эчлекләр, эчемлекләр һәм сироплар ясыйлар. Зелпе җимеш­ләрен шикәрдә бутап туңдыргычка куй­саң, кыш буена витаминлы тәмле чәй эчәргә була.
Зелпе дару ясый торган үсемлек буларак та билгеле. Ул — зәңгеләгә каршы менә дигән дару. Җимешләрнең яңа гына сыгылган суты — төрле тимрәү­ләрне дәвалауда, ә кайнатмасы төрле ялкынсыну авырулары вакытында күз­ләрне юдыру һәм авыз-тамакны чайкау өчен кулланыла. Яңа җыелган зелпе җимешләре салып пешерелгән чәй тәм­ле дә, файдалы да. Яшь ботакларыннан ясалган төнәтмә һәм кайнатмасын бәвел кудыргыч, җиңелчә генә эч йомшарткыч дару буларак та файдаланалар.
Зелпенең җимешләрен — өлгереп җиткәч, ә яшь ботакларын, яфраклары белән бергә чәчәк аткан вакытында җыя­лар. Ул ботакларны күләгәдә киптерәләр. Шуны да истә тотыгыз, бу куакның җимешләре тиз коела, шуңа вакытында җыеп өлгерергә кирәк. Әгәр сезнең бакчада зелпе үсми икән, бу куакны язын утыртырга тырышыгыз. Җимешне мул бирсен өчен ике-өч куакны рәттән утыртырга киңәш ителә.

Җимешләре витаминнан гына тора

Хәзер бакчачылар нинди генә җимеш агачлары һәм куаклары үстерми. Йошта — соңгы елларда бакчаларда очрый башлаган гадәти булмаган җимеш куагы. Бу — карлыган һәм крыжовник гибриды, бик матур куак, беренче карашка карлыганга охшап тора. Крыжовниктан аермалы буларак, аның кулларга кадала торган энәләре юк. Йошта бик чыдам, бездәге кырыс кышларны да җиңел кичерә. Бу җимеш куагы, шулай ук, корылыкка чыдам, талпан һәм төрле авырулар белән зарарланмый. Бакчачылар аны җимешләре эре, йомшак булган, коелмаган өчен ярата. Ул уңышны да бик тиз бирә башлый, утыртканнан соң, икенче елга тәмле җимешләре белән сыйлый.
Иң мөһиме, аның җимешләре бик файдалы: йоштада аскорбин кислотасы яки С витамины крыжовникка караганда 1,5 тапкырга күбрәк. Ул үзендә шикәр күплеге белән дә аерыла, кайчагында ул 7 проценттан артып китә. Аның яңа өлгергән җимешләрен күбрәк ашарга тырышыгыз, ул ашказаны һәм эчәк авыруы булган кешеләр өчен дә файдалы. Шулай ук кан әйләнешен яхшыртырга, организмнан төрле шлакларны һәм токсиннарны, авыр металларны һәм хәтта радионуклидларны чыгарырга ярдәм итә.
Хуҗабикәләр йоштадан кайнатма, сутлар, компотлар, джем, повидло, желе ясый. Кышкылыкка аз гына шикәр комы кушып, туңдыргычка куйсаң, барлык файдалы матдәләре саклана. Җимешлә­рен киптереп тә куярга була, кышын вируслы авырулар таралган чорда, витаминга бай җимешләре иммунитетны күтәрә, салкын тиюдән саклый, организмга ярдәмгә килә.
Бакчада һәр елны файдалы һәм тәмле җимешләр бирүче сырганак (облепиха), балан, виноград, кызыл, сары кура җиләге, кара бөрлегән, барбарис, актинидия, гуми (озын гомерле итүче япон җиләге) үсә. Ә тагын да хыялда йөрткән, үстерәсе килгәннәре бихисап әле...




Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: