47 яшьлек ир ялган, маркировкаланмаган тәмәке сатарга теләгән. Үз товарын саклау өчен ул гараж арендалаган, анда тәмәке салынган 600 тартма табылган.
Башлангыч исәпләүләр буенча, товарның бәясе 35 миллион сум тәшкил итә.
Ир аларны бөтен республика буенча партияләр белән сатарга ниятләгән.
Тик планы барып чыкмый. Барон тоткарлана, хәзер ул сигаретларны СИЗОда, ул очракта да рөхсәт ителгәндә генә тартачак.