-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Буага балыкка дип килгән дә бит...

Ә анда - мәет...

Буага балыкка дип килгән дә бит...
Буага балыкка дип килгән дә бит...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле Башкортстанда 31 кеше: 26 ир һәм биш хатын суда һәлак булган.

Калтасы районының Буралы авылында 17 июнь иртәсендә хатын-кыз мәетен табып алалар. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итте.

- Балыкчы җиһазландырылмаган буада мәет тапкан, ярда кием-салымы һәм аяк киеме ята, дигән мәгълүмат килде, - дип хәбәр иттеләр ведомствода. -

Бу урынга Гадәттән тыш министрлык хезмәткәрләре җибәрелгән. Алар урындагы халык ярдәме белән мәетне судан чыгарган. Мәрхүмә 33 яшьлек хатын-кыз булган, аны таныганнар.

Мәет полиция хезмәткәрләренә тапшырылган. Алар оператив-тикшерү чаралары үткәрә.

Ял көннәрендә аеруча сак булыгыз, җәмәгать.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: