Галимҗан хәзрәт Баруди бу хакта “Хатирә дәфтәре”ндә (1920 елның 12 июненнән сентябрь ахырына кадәр) болай дип яза: “Якшәмбе көн иртәнге 6-7 сәгатьләрдә Бирскига килеп җитеп, аз гына торгач, шәһәр имамы, ахун Шакир әфәнде һәм Казан адәмнәреннән элек тә Бирски мәчетендә мөәзинлек кылган Габделвәли агай килеп керделәр, безне ишетеп, күрешә килгәннәр иде. Ахунның бер дистә чи йомыркасы, бер шешә сөт бүләге бар иде. Болар белән күрешеп, бераз сөйләшеп утырдык.
Ахун Шакир әфәнде Шура хөкүмәте тарафыннан кайбер бәхетсезлекләргә очраган, таланган, төрмәгә кергән, байтак җәза күргән иде. Хәзер тыныч кына тора икән. Бирскиның бик зәгыйфь, халкы аз, мәчете юк вакытларында ук Өчбүләдә укып, имам булган, әхлаклы, идарәле генә адәм, халыкны оештырды, яхшы мөнәсәбәтләрен җәлеп итте, бәрәкәт күрде”.
“Мөхәммәдшакир Мөхәммәдзариф улы Сәфәров 1857 елда Бөре өязенең Әсән волосте (хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы) Үткен авылында туган. Бөре өязенең Өчбүлә авылы мәдрәсәсендә Әхмәтҗан хәзрәт Шаһингә-рәевтан (1817 - 15.02.1890) дини белем алган, Уфа губерна идарәсенең 1881 елның 12 октябрендә кабул ителгән указы (№3758) белән, хәзерге Дүртөйле районының Үткен авылы мәчетенә имам-хатыйб һәм мөдәррис исемнәре бирелеп, 1нче имам итеп билгеләнә.
1898 елның 12 октябрендә Бөре шәһәрендә 40 ел дәвамында имам булып торган өлкән яшьтәге Җамалетдин хәзрәт Тләшев Диния нәзарәтенә, туган ягына кайту сәбәпле, аны бу вазыйфадан азат итү турында үтенеч биргән. Шул ук вакытта ул варис сыйфатында мулла Мөхәммәдшакир хәзрәт Сәфәровны үз урынына тәкъдим итә.
Өяз земство идарәсе чакыруы буенча Мөхәммәдшакир хәзрәт Сәфәров Бөрегә килә һәм 1898 елның 1 ноябреннән өяз съездында һәм башка хөкүмәт учреждениеләрендә мөселманнарның антын кабул итү, земство дәваханәсендә вафат булган диндәшләрен җирләү мәрәсимен башкару вазыйфасына керешә, шуның өчен елына 120 сум күләмендә жалование алган”, дип яза Д. Денисов “XIX гасырда – XX гасыр башында Бөре мөселман мәхәлләсе” дигән мәкаләсендә.
1899 елның 10 сентябрендә урындагы земство аша ул “Бөре шәһәрендә яшәүче мөселманнарга дини ихтыяҗла-рын үтәү өчен бары тик” аны, Сәфәровны чакырырга киңәш итсен өчен, Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итә. “Бөре шәһәрендә тормышның кыйммәт булуы, 120 сумга үзеңне тәэмин итү бик авыр” дип билгеләп, уездная управа бу үтенечне хуплый.
Әмма Шакир хәзрәт Сәфәровка шәһәр имамының “керемле урыны” өчен каты көндәшлеккә түзәргә туры килә. Бөрегә бөтен өяздән үз эшләре белән башка муллалар да килә, алар шул ук вакытта урындагы мөселманнар мөрәҗәгате буенча рухи таләпләрне үтәп, акча эшлиләр.
Авыл имамнарының берсе Солтангәрәй Батыргәрәй улы Моратов даими рәвештә өяз шәһәрендә яшәгән. 1899 елның 29 маендагы (№ 1793) указы буенча ул Бөре өязенең Мәскәү волосте (хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы) Ислан авылы мәчетенең 2нче мулласы итеп раслана. Әмма әтисе үлгәннән соң Бөрегә күченә һәм гаиләдә өлкән ир-егет буларак, ятим туганнарын тәрбияләүне үз өстенә ала. Рәсми хезмәт урынына китү өчен кечкенә туганнарны калдыру мөмкинлеге булмау сәбәпле, ул Бөрегә Сәфәров урынына командировкага җибәрү үтенече белән шәхсән мөфти Мөхәммәдъяр Солтановка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Нәзарәт күзлегеннән караганда, дәүләт телен белү турында махсус имтихан бирмәгән Мөхәммәдшакир хәзрәт Сәфәровтан аермалы буларак, Солтангәрәй Моратов кандидатурасы өстенрәк була. Аның үз йорты бар һәм шәһәрнең үзендә туып-үскән, дворян сословиесе вәкиле, урыс телен яхшы белә, шәһәр муллаларына карата булган законнар таләпләренә җавап бирә.
Өстәвенә, Солтангәрәй Моратовны аның авыл мәхәлләсендә 1нче мулла Әхмәт Исмәгыйлев алыштыра ала, ә Мөхәммәдшакир Сәфәров мәчетен имамсыз калдырган һәм Бөрегә, Диния нәзарәте ризалыгын сорамыйча, Өяз земство управасы чакыруы буенча гына киткән. Үткен авылы халкы аны алыштырырга 2нче мулла Фәхриразый Мөхәммәдхәбибовны сайласа да, имамның вазыйфасына раслануы озакка сузыла, һәм мәхәллә кешеләре дини ихтыяҗларны үтәүчесез кала, чөнки аларның бердәнбер рухание, мөәзин Фәйзулла Канзәфәров закон буенча гражданлык хәле актларын теркәү хокукына ия булмый.
Шул хәл-шартларны исәпкә алып, Диния нәзарәте Шакир хәзрәт Сәфәровны кичекмәстән Үткен авылына үз мәхәлләсенә чакырту, Солтангәрәй Моратовны шәһәр имамы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләү турында указ проектын да әзерли. Әмма соңгы мизгелдә документны туктаталар һәм бу мәсьәләдә шәһәр халкының фикерен ачыкларга карар кылалар. Нәзарәт көткәнчә, 1899 елның 10 октябрендә шәһәрнең 2нче участогы полиция надзирателе тарафыннан сораштыру үткән 30 мөселман Сәфәров урынына Бөре шәһәрендә даими яшәүче Моратовны имам итеп калдырырга теләүләрен язма рәвештә раслый.
Әмма өяз үзәгендә кыска гына вакыт эчендә хезмәт иткән Шакир хәзрәт Сәфәров урындагы мөселман халкының шактый өлешенең ихтирамын яуларга өлгергән була. 1899 елның 13 һәм 20 октябрендә Әдиәтулла Абдулхаликов җитәкчелегендәге аның 30дан артык тарафдары төнлә, ашыгыч рәвештә, үз фатирында сораштыру өчен мөселманнарны җыйган полиция чиновнигының гамәлләренә 3 шикаять яза. Өстәвенә, полиция хезмәткәре дин тотучыларга җыен урыны турында алдан хәбәр итмәгән була. Алар барысы да Бөре шәһәрендәге имам вазыйфаларын элеккечә Мөхәммәдшакир хәзрәт Сәфәров башкаруын телиләр.
Көндәшләре Мөхәммәдшакир хәзрәт Сәфәровны “Бөредә бөтен кеше белгәнчә, шәһәр мулласы вазыйфасын Җамалетдин Тләшевтан акчага сатып алды, ә үзе мәҗлескә чакырсалар, извозчик җибәрүне таләп итә, дини йолалар үтәгән өчен чамадан тыш акча ала һәм ярлыларга бик сирәк йөри, берничә тапкыр чакырырга мәҗбүр итә, яки бөтенләй дә килми”, дип гаеп тагарга тырыша. Имам еш кына үзенең туган авылы Үткен мәхәлләсенә эш белән китә, диләр.
Нәтиҗәдә, Диния нәзарәте Бөре шәһәрендә якынча бертигез ихтирам белән файдаланган ике кандидатның берсен сайларга батырчылык итми. Шуңа күрә ике имам да, һәркайсы үз тарафдарлары арасында, дини ихтыяҗларны үтәүне дәвам итә.
1904 елның 17 августындагы указ белән Бөре шәһәрендә агач җәмигъ мәчетен ачу рөхсәт ителә, ә 1906 елның 18 февралендәге указы белән мәхәллә кешеләренең шул ук участокта гыйбадәт кылу өчен яңа таш бина төзү турындагы үтенече канәгатьләндерелә. Аны төзеп бетергәннән соң, Мөхәммәдшакир хәзрәт Сәфәров, ниһаять, 1910 елның 8 февралендәге указ (№ 506) буенча Үткен авылыннан Бөре шәһәре җәмигъ мәчете имамы вазыйфасына күчерелә. Моннан тыш, 1913 елның 31 октябрендәге указ (№ 4634) белән аңа “ахун” дәрәҗәсе бирелә.
Мәхәллә руханилары штатында Мөхәммәдшакир хәзрәт Сәфәровның көндәшенә дә урын табылган. 1910 елның 8 февралендәге указ белән Сол-тангәрәй Батыргәрәй улы Моратов Бөре шәһәренең җәмигъ мәчетенә бары тик мөәзин вазыйфасында гына расланган. Ул бу вазыйфаны 1921 елның 4 октябренә кадәр башкарган. Ә 1922 елның 11 октябрендә Диния нәзарәте резолюциясе буенча аны бу постта Мөхәммәдшакир хәзрәтнең 1885 елда туган улы, мәхәллә мулласы Мөхәммәдфатих хәзрәт Сәфәров алыштыра.
Җәмигъ мәчетенә рөхсәт бирү һәм даими руханиларны билгеләү, үсеп килүче буынны Ислам дине нигезләрен, уку һәм язарга өйрәтү өчен үз мәдрәсәсен оештыруга ярдәм итә. 1913 ел мәгълүматлары буенча, Бөре шәһәре мулласы Шакир хәзрәт Сәфәров җитәкчелегендәге мәдрәсәдә 16-21 яшьтәге 13 егет шөгыльләнгән. Педагогик эштә мөдиргә мөгаллим, 1885 елда Бөре өязенең Әсән волосте (хәзер Башкортстанның Дүртөйле районы) Күккуян авылында туган һәм Өчбүлә мәдрәсәсен тәмамлаган Сәлимгәрәй Ибраһим улы Мәкъсүтов ярдәм иткән. Бөре җәмигъ мәчете каршындагы мөселман уку йортын тәмамлаучыларның берсе — шагыйрь-импровизатор (чәчән) Әсәдулла Гатиятулла улы Гатиятуллин (1891 елда Башкортстанның Кушнаренко районының Чыршы-Тартыш авылында туган).
Мәчетне һәм мәдрәсәне карап тоту мәхәллә кешеләреннән яктыртуга, җылытуга, ремонтка, дәреслекләр һәм башка кирәк-яраклар сатып алуга шактый зур чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә аларның берсе даими акча кертү өчен ныклы финанс нигезе булдырырга карар кыла. 1915 елның октябрендә Казан губернасы Спас өязенең Базарлы Матак волосте (әле Татарстанның Әлки районы) Яңа Чаллы авылында туып-үскән Гатаулла Мәкъсүтов Бөре шәһәрендәге мөселман җәмәгатьчелегенә 2 катлы агач йорт, каретник, ике амбар һәм мунчасы булган ишегалды урынын бирү турында белдерә. Вакыф шартларына карап, әлеге милекне наемга бирүдән кергән керем запас фондка – төзелешләрне капиталь ремонтлауга күчерелергә, ә 2/3 өлеше мәчетнең һәм мәдрәсәнең агымдагы чыгымнарына карала.
1916 елның 29 августында Эчке эшләр министрлыгы иганә кабул итүгә рөхсәт бирә. Якынча бер ел милекне бүләк итүче арендадан акча кертемнәре белән үзе җитәкчелек иткән, ә 1917 елның 15 июлендә мәхәллә файдасына мөтәвәлли вазыйфасыннан баш тарткан. Аның мөрәҗәгате буенча Эчке Русия һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте 1918 елның 23 гыйнварында Бөре шәһәре ахуны Мөхәммәдшакир Сәфәровка хәйрияче белән бүләкне кабул итү документын төзергә һәм әлеге милек белән идарә итәргә куша.
Авылдашым, ахун Мөхәммәдшакир хәзрәт Сәфәровның арытабангы язмышы турында эзләнүләр дәвам итә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.