-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Бәйрәмнәр – көндәлек тормышыбызны ямьли

Безнең, журналистларның, һөнәре җиңелдән булмаса да, бик кызыклы ул. Кайда гына булмыйсың, кемнәр белән генә очрашмыйсың, хәтта башка һөнәр иясе булып карарга да туры килә. Гомумән, ул җәмгыятьтә үз урыныңны табарга булыша, искиткеч талантлы, күпкырлы шәхесләр белән танышырга, әһәмиятле вакыйгаларның уртасында кайнарга мөмкинлек бирә. Кешеләр ял һәм бәйрәм иткәндә, син – эштә. Аның каравы, теге яки бу чаралардан күпме көч-дәрт, илһам алып, үзеңнең кирәклегеңне тоеп, тагын да ялкынланып эшләргә канатланып кайтасың. Әле күптән түгел генә Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстанның Мамадыш районында узган “Тарихны язмыйлар күкләрдә, языла яшәгән җирләрдә” дигән күләмле чарада катнашу бәхетенә ирештем һәм онытылмас тәэссоратлар алып кайттым.

Бәйрәмнәр – көндәлек тормышыбызны ямьли
Бәйрәмнәр – көндәлек тормышыбызны ямьли

Берсенең уңышына икенчесе сөенә белә

Башкортстаныбызда Люция Вафина җитәкчелегендәге уңышлы эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы телебезне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, киләсе буынга тапшыру юнәлешендә актив эш­чәнлек алып бара. Үзләре дә кү­ләмле чаралар оештыра, башка төбәкләр белән ныклы элемтәдә булып, милләттәш­ләребезнең тормыш-көнкүреше, эшчәнлеге, теге яки бу яклар­ның йолалары белән танышу, бергәләп ирешелгән уңышларга сөенү, тәҗрибә уртаклашу максаты белән очрашуларга йө­риләр. Шундый сәфәрләрнең берсендә Салават шәһәре, Уфа, Благовар, Чишмә районнары, Уфаның Дим районы бүлек­чәләре җитәкчеләре һәм әгъ­залары белән берлектә мин дә күрше республикада узган кү­ләмле чарада катнашып кайттым.

Бөтендөнья татар конгрессы каршында Кадрия Идрисова җитәкчелегендә эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Татарстанның Мамадыш районы бүлекчәсе һәм район хакимияте тарафыннан оештырылган ике көнлек күчмә утырышка 6 ерак һәм якын чит илдән, Русиянең 40 төбәгеннән һәм Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан 150гә якын хатын-кызлар хәрәкәте активистлары җыелды.

Бик күркәм итеп, якты йөз, тәмле сүз, сый-хөрмәт белән каршы алды мамадышлылар кунакларны. Бу чарага ныклы әзерләнүләре дә һәр нәрсәдә чагыла иде, шуңа бик югары дәрәҗәдә үтте ул. Анда катна­шу­чыларның һәрберсенең ихлас рәхмәт сүзләрен, күргән­нәрдән алынган хис-тойгыларын, кичерешләрен гади сүзләр белән генә аңлатып та булмый. Шул ук вакытта бай тәҗрибә үзләштерү, уртаклашу мәйдан­чы­гына әверелде ул: бихисап тарихи урыннарда булып, бай мәгълүмат туплау, андагы тәҗрибәне өйрәнеп, алга таба үзебезнең төбәктә ничек эш­ләргә кирәклеген күреп өйрәнү, эшчәнлегебезне камилләштерү мөмкинлеге бирде.

Ике көнлек сәфәрнең программасы да бик бай һәм эчтәлекле булды. Шундый матур чараны бозмыйм әле, дип, явып торган яңгыр да туктап, күктә кояш чыкты. Әмма милләт өчен янып-көеп эшләү­че­ләрне һава торышы һич куркытмас иде. Кү­тә­ренке күңел, биредә яшәү­че­ләрнең көнкү­ре­ше, йолалары, гореф-гадәтләре белән танышу өчен сәфәре­безне башлап җи­бәрдек. “Яруллиннар туган җир бездә, тик бездә!” генә дигән чарада катнашу өчен Сон авылларына юлландык. Урман-тауларга, чишмәләргә бай төбәк бу. Шул ук вакытта монда туып-үскән бөек шәхесләргә нинди зур игътибар бирелүенә соклануны һич кенә дә яшереп булмый. Бөек шә­хесләрен данлаган милләт үзе дә бөек булыр, дип юкка гына әйтмә­гәннәр бит. Биредә моны яхшы беләләр. Татар дөнья­сының күренекле сәнгать әһел­ләрен: беренче татар кыллы оркестрын оештыручы Заһи­дулла Яруллин, татар классик балетына нигез салучы композитор Фәрит Яруллин, татар музыкасында беренче оратория авторы Мирсәет Яруллинга гомер бүләк иткән җирлек бит бу. Яруллиннарның ист­ә­легенә бу көнне аларның төп нигезендә сквер ачу тантанасы узды. Бу гаиләнең якында гына урнашкан йорт-музеенда да бик бай мәгълүмат тупланган.

Чишмәләрдә – авыл яме. Кече Сон авылына бигрәк туры килә ул. Чылтырап аккан, төзекләндерелгән чишмәләр көннән-көн арта. Бу көнне кунаклар катнашлыгында шу­ларның тагын берсенә яңа сулыш өрелде. Әлбәттә, мондый вакыйгаларны безнең халык зурлап бәйрәм итәргә күнеккән. Менә бу көнне дә чишмә буенда гармун көйләре, җыр-моң яң­гырап торды, авылның уңган­нары үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте, кунакларны үлән чәйләре һәм милли ризыклар белән сыйлады. Кече Сон авылында узган чараларда кунаклар белән бергә якын-тирә авыллардан олысы-кечесе катнашуы да аларның нинди зур әһәмияткә ия булуын күрсәтте. Мәдәният учагында да тормыш кайный. Гармун моңнарын ишетеп, шунда тартылдык.
Кирмән җыены – бу якларда гына түгел, хәзер инде башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә яратып өлгергән иң зур чараларның берсе. Розалия Ибраһимова җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасының Мамадыш районы бүлекчәсе әгъзалары, музей хезмәткәрләре, урындагы халык Сөембикә-ханбикә белән бәйле бу тарихи урыннарны, андагы чишмәләрне тергезүгә зур көч сала. Аларның изге ниятен район хакимияте дә хуплап, ныклы ярдәм күрсәтә. 2019 елдан башлап биредә милләтебезнең үткәнен күрсәтә, татар халкын күтәрә торган “Кирмән җыены” оештырыла. Бик эчтәлекле чара чикләрендә мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән үткәннәргә сәяхәт кылырга, күркәм концерт прораммасы карарга, төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребезнең уй-кичерешләрен тыңларга, кәсеп­челәрнең кул эшләре белән танышырга, алар үткәргән осталык дәресләрендә катнашырга, милли ризыклар белән сыйланырга мөмкин булды. Шулай ук күркәм йола буенча, биредә Кирмәнчек шәһәрен саклауга үз гомерен аямый көрәшүчеләр рухына, бүгенге тормышыбыз имин, илләребез тыныч булуын теләп дога кылу да – күркәм күренешләрнең берсе булды.

Тәҗрибә дә тупланды, дуслык күпере дә салынды

Икенче көнне Мамадыш урамнары буйлап үтеп, истә­лекле урыннар белән таныштык. Мәдәният йорты алдында биредә яшәүче милләтләрнең дуслыгын, татулыгын, бер­дәмлеген чагылдырган “Биш милләт” программасы тәкъдим ителде. Районда яшәүчеләрнең 70 проценттан артыгын татарлар тәшкил итә, шулай ук урыслар, марилар, удмуртлар һәм башка милләтләр биредә кулга-кул тотынып яши һәм эшли. Мамадышның 3нче татар мәктәбе, “Миләшкәй” балалар бакчасында да кунакларны милли рухта каршы алдылар. “Яшьләр” үзәгендә дә балалар һәм үсмерләр бар яклап та үсешсен өчен уңай шартлар тудырылган. Шунысын да әйтергә кирәк, байтак эшләр районда төрле программалар һәм Грантлар ярдәмендә тормышка ашырыла.

Күчмә утырышның пленар өлешендә төрле төбәкләрдән җыелучыларны Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Иванов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Чараларны оештыруга зур көч салучыларны, милләт алдындагы күркәм эшләр башкаручыларны билге­ләп, бүләкләр тапшыру – дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булды.

Ике көнлек сәфәребез Җөри авылы янындагы акланда узган “Питрау” бәйрәмендә катнашу белән тәмамланды. Керәшен татарларының һәм христиан диненә караган барлык мил­ләтләрнең табигатьне олылау, аңа табыну, биргәненә шөкер итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлауга багышланган һәм игеннәрне җыеп алу алдыннан ял итү бәйрәме икән бу. Эчтәлеге белән безнең сабантуйны хә­терләтә: ат чабышлары, йолалар, бәйгеләр җыр-моң белән үрелеп бара. Аерым мәйдан­чыкларда да шау-гөр киләләр: кул эшләре, кәсепләр белән танышырга, күңелеңә ошаган әйберләр сатып алырга, кушылып җырларга һәм биергә мөмкин иде. Быел исә “Питрау” бәйрәме аеруча зур колач алган – биредә 50 меңнән артык кеше, шулай ук чит ил кунаклары, илебезнең төрле төбәкләренең фольклор коллективлары катнашуы белән дә истәлекле булды.

Чит илләрдә яшәүче мил­ләттәшләребез белән танышу, аралашу – үзе бер кинәнеч. Шулай, Эльвира Левшевич Белору­с­сиядән килгән. Күренекле сән­гать эшлеклесе Фәрит Яруллин 1943 елда Белоруссиянең Дубровный шәһәрендә соңгы сулышын ала. Монда яшәүче татарлар аның истәлеген мәңге­ләштерү буенча зур эш башкарган: әлеге шәһәрдә аңа һәйкәл ачканнар, туган төбәген­нән туфрак алып килеп салганнар, урындагы сәнгать мәктә­бенә аның исемен биргән­нәр, балалар аның иҗатын өйрәнә. Хәзер инде байтак еллар дәвамында Мамадыш районы белән тыгыз элемтәдә торалар, уку йортлары арасында хезмәт­тәшлек күпере салынган.

Ерак араларны якын итеп, Австралия, Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан­нан килгән милләттәшләребез белән дә ихлас аралашу мөм­кинлеге булды.

Мамадыш җирлегендә узган чаралар төрле илләрдән, төрле төбәкләрдән җыелган хатын-кызлар күңелендә бары тик яхшы тәэссоратлар гына калдырды. Телебезне, күркәм йолаларыбызны саклау, үстерү эшчәнлегендә бай тәҗрибә туп­лау, милләттәшләребез белән аралашу, дуслык күперен ныгыту мөмкинлеге бүләк иткән мондый чарада катнашу – үзе зур бәхет ул. Мин дә мондый мөмкинлек бүләк итүчеләр, чараны оештыручыларның һәммә­сенә дә чиксез рәхмәтлемен.

Бәйрәмнәр – көндәлек тормышыбызны ямьли
Бәйрәмнәр – көндәлек тормышыбызны ямьли
Бәйрәмнәр – көндәлек тормышыбызны ямьли
Бәйрәмнәр – көндәлек тормышыбызны ямьли
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас в