"Баймак хәбәрләре" гәзите язганча, түрә төзелеп килүче социаль әһәмиятле объектларны карады. Аерым алганда, болар - Иске Сибай авылында мәктәп, Темәс авылында туган якны өйрәнү музее һәм бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы, шулай ук Баймакта балалар поликлиникасы.
Алан Марзаев социаль челтәрләрдәге үз битендә отчет тотты:
"Һәр объект буенча сораулар һәм хезмәттәшләргә йөкләмәләр бар. Поликлиника төзелеше темпын тизләтергә кирәк, халык әлеге объектны бик көтә. Заказчы һәм подрядчыларның даими хезмәттәшлеге шартларында гына яхшы нәтиҗә ала алабыз", - дип язган ул.
Фото: "Баймак хәбәрләре"