+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Каргалар юкка каркылдамый...

Соңгы елларда туган авылга ешрак кайтырга тырышабыз. Шул авылда бик кыска булып тоелган ике көн эчендә (ял көннәрен күз уңында тотам) моңа кадәр игътибар итмәгән кызыклы, һәрхәлдә, минем өчен шулай тоелган күренешләр еш кына дөньяны оныттырып, әсир итә. Аларның кайберләрен “куен дәфтәренә” дә теркәп куйганмын.Быел җәй башында гаҗәеп тамашага тап булдым: чыпчыклар алгы якта нидер “чыркылдаша”, койма башына кунаклаган берничә саескан шушы тамашаны күзәтеп утыра, ә ике арада әллә кара карга, әллә козгыннар чын-чынлап сугыша, нидер бүлешә иде. Кем ничектер, әмма мин бер-берсенә “туган” булмаган бу кошларның шулай бер мәйданда “сүз көрәштергәннәрен” күргәнем юк иде. Ихтимал, алар азык өчен шулай көч сынашкандыр.Карга-козгыннарның бик акыллы, хәтта кешеләр кебек логик фикерләү сәләтенә ия булуы турында элек тә ишеткәнем бар иде. “Куен дәфтәрен” актарып, шушы кара “җан ияләре” турындагы кызыклы хәлләрне башкалар белән дә уртаклашу теләге туды.

Каргалар юкка каркылдамый...
Каргалар юкка каркылдамый...

Авылда шулай күнегелгән, кабул ителгән инде ул: кара карга белән козгынның аермасы әллә ни күренми дә. Барысын да карга дип кенә йөрттек. Баксаң, алар бер төркемдәге гаиләгә караса да, тышкы кыяфәте, тавышы һәм характерлары белән бер-берсеннән шактый аерыла икән. Козгыннар кара каргадан эрерәк була. Алар бик рәхимсез – тугандаш кошларның ояларын туздырырга да, оядагы йомыркаларын чукырга да тартынмый. Хәтта ки козгынның һөҗүм итеп кара карганы үтерүе, аны рәхимсез ашавы турында да мәгълүматлар бар. Кара каргалар да мондый дошманлыкка баш иеп кенә яшәргә теләми. Галимнәр, мәсәлән, козгыннар һөҗүменә каршы тору өчен аларның төркемнәргә берләшүен ачыклаган. Козгыннар шулкадәр аңлы ки, теге яки бу кошка һөҗүм иткәндә һәрвакыт 3-5 кош бер төркем булып берләшеп ташлана.
Фәнни чыганакларга караганда, аларның баш мие пропорциясе шимпанзеныкына тиң икән. Ничек акыллы дип уйламыйсың: алар урам аша салынган сукмак аша узганда светофордагы яшел һәм кызыл утның нәрсә аңлатканын кайбер кешеләргә караганда яхшырак аңлый икән. Ә шәһәрдә яшәүче козгыннар агачтагы чикләвекне алып, аны машина юлында калдырып китә? Ни өчен, дисезме? Әлбәттә, шул рәвешле алар машина тәгәрмәче ярдәмендә чикләвекне ваттыра. Шунысы да гаҗәп: алар чикләвекне, гадәттә, светофор тукталышы алдына куя. Машина узып, каршы якта светофорның яшел уты янгач, ашыкмый гына ватылган чикләвеге янына килә. Тәҗрибәләр күрсәтүенчә, козгыннар бер-берсенең гадәтен, шөгылен бер-берсеннән күреп өйрәнә.
Франциянең Яңа Каледония утравында зоолог-галимнәр үткәргән тәҗрибә дә — зур ачышларның берсе. Биредә козгыннар агач каерысы эчендәге бөҗәкләрне агач ботаклары ярдәмендә чокып ала. Әмма монысы табигый хәл. Галимнәр эшне катлауландыра. Козгыннарга ризыкны тар пыяла көпшә эченнән алу бурычы куела. Аны алу өчен тәҗрибә үткәрүчеләр акыллы кошларга агач ботагы түгел, ә тимерчыбык бирә. Әлбәттә, кошлар мондый “ко­рал”ны моңа кадәр кулланмаган була. Козгынның ба­шын ничек эшләтәсен читтән күзәтеп торган тик­шеренүчеләр дә көтелмәгән күренешкә таң кала. Козгын тимерчыбыкны аяклары һәм борыны ярдәмендә бөгеп, торба эчендәге азыкны шуның ярдәмендә тартып алуга ирешә!
Күптән түгел козгыннарның Вашингтон университеты студентларыннан ничек үч алулары турында укыдым.
Бу мисал әлеге кошларның ни дәрәҗәдә хәтере яхшы булуы һәм үзләрен кимсетүчеләрне онытмавы турында сөйли. Булачак зоолог студентлар махсус җайланма ярдәмендә берничә козгынны тота. Эксперимент ясаучылар аларны күпмедер вакытка читлеккә яба һәм бераздан, тиешле мәгълүматларны алгач, иреккә чыгара. Козгыннар мондый “мәсхәрә­ләү”не гафу итми: бераздан яу белән килеп, үзләрен рәнҗеткән студентларны табып, аларның өсләрен пычратып китә. Бу хәл берничә атна дәвам итә. Ә кошлар фәкать әлеге студентларны гына табып эзәрлекли. Яу булып очкан кошларның һөҗүм итүе дә бик мөмкин. Әйткәндәй, рәсми чыганакларда Мәскәү шәһәрендә генә аларның саны 1 миллион чамасы булуы теркәлгән.
Ышанмаслык тагын бер кызыклы хәл турында укыдым. АКШның Сиэтл шәһәрендә була бу хәл.
Сигез яшьлек Габи Манн дигән кыз машинадан төшкәндә кулындагы майда кыздырылган тавык итен ялгыш кына җиргә төшереп җибәрә. Ул ризыкны “наггетсы” дип йөртәләр. Кыз нәрсә эшләргә белми икеләнеп торганда тиз арада җирдәге ризыкка козгыннар “һөҗүме” башлана. Габи бу хәлне читтән күзәтеп тора. Кошларның тагын татлы тәгам өмет итеп һавада әйләнеп очып йөрүен күргәч, янәшәдәге кибеттән козгыннарга тагын шундый ук күчтәнәч алып чыга. Башка көннәрдә хәтта әнисе мәктәптә туклану өчен биреп җибәргән ашамлыкларны да ул “канатлы дуслары” белән бүлешә башлый.
Әнисе, кызының өйдә әзерләнгән ризыкның мәктәптә ашамыйча кошларга бирүен күргәч, козгыннарны үзе ихатада сыйлый башлый. Кошлар мондый кунакчыллыкка тиз күнегә. Бу хәл һәркөнне кабатлана. Әни кеше кошлар өчен азыкны махсус әзерли башлый. Мондый җылы тәрбиягә козгыннар да җавапсыз калмый. Маннар яшәгән йортның ишек алдында берничә көннән ялтыравык әйберләр күренә башлый. Хәтта алтын алка, башка бизән­гечләр, ялтыраган пыяла кисәкләре була. Ә беркөнне канатлы дуслары алып килгән күчтәнәчләр арасында “Син иң яхшысы” дип язылган тимер кисәге килеп чыга. Габи өчен аларның һәммәсе дә кадерле. Иң гаҗәпләндергән табылдык – фотоаппарат объективы капкачы. Аны берничә көн элек Габиның әнисе бөркетләрне фотога төшергәндә югалткан була...
Ә бер хатын үзе яшәгән йорт балконына козгыннарны ияләштергән. Билгеле, кошларга көн саен билгеле бер вакытта ашарга куеп. Берчак козгын­нарның берсе балконга борынына ялтыравык төймә кабып “кайта”. Күчтәнәчен балкон тәрәзәсенә куя да йорт хуҗасын үзе читтән күзәтә башлый...
Күрәсең, җиңел генә баерга теләсәң, козгыннар белән дә дуслашырга кирәк икән. Яхшы караш-тәрбия күрсәтсәң, бер дә буш калдырмаслар кебек.
Янә бер мисал. Аларның холык-хәйләкәр­-леге дә кайбер кешеләрнекенә охшаш. Өлкән кеше белән баланың кайсы ягы белән аерылуын да белә ул. Бала-чагадан нидер урлап буласын һәм аның өчен бернинди җәза алмаячагын да аңлый. Козгыннар бигрәк тә авыл җирендә әрсез. Куе агач ботаклары арасына яшеренеп, тирә-якны күзәтә. Куркыныч янамаганда, күзе төшкән нәрсәсен килеп карамый­ча түзми. Козгыннар балалар сыйлаганны ярата һәм алар сабыйларның киң күңелле, булганы белән бүлешә алганын дә аңлый. Шуңа күрә өлкәннәрдән читтәрәк йөри, ә бала-чагалар белән бер утыргычта утырырга мөмкиннәр.
Менә шулай, козгын яисә кара карга дигәндә, без еш кына аларның начар яклары турында гына уйлыйбыз. Төрле халык авыз иҗатында да алар күпчелек тискәре, явыз образлар. Ә яшәешебездә аның зыяны күренми дә кебек. Дуслаша алсаң, файдасы да бар икән. Ияләштереп, яңа һөнәргә өйрәтсәң, әллә ниләр көтәргә була. Саескан кебек “беркатлы” һәм “тел бистәсе” дә түгел. Әйткәндәй, козгыннар – чын санитар кошлар. Чүп-чар өемнәрен, хәтта шәһәрдәге ташландык урыннарны да алардан да яхшырак тазартучы җан иясе юк, диләр. Комаклардан аермалы буларак, козгыннар беркайчан да кешеләргә йогышлы чирләрне таратучы була алмый.
Козгын дип кенә карамыйк әле, җәмәгать, яшәсеннәр, хәтта агач янәшәсендә калдырган машиналарыбызны пычратсалар да, үпкәләмик.

Болар кызыклы

* Козгыннарның аңы бар. Алар дүрт яшьлек баланың башы җитмәгән логик мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле.
* Алар башка кош һәм хайваннарның тавышын чыгара белә.
* Козгыннарның попугайларга караганда хәтере дә, сүз байлыгы да яхшырак. Козгыннар үзара аралашу телендә 1 меңгә якын сүз “куллана”.
* Козгыннарның берничә төре бар. Кайберләренең авырлыгы 2 килограммнан арта, ә гәүдә озынлыгы 70 сантиметрга, ике канат киңлеге 1,5 метрга җитә.
* Кыргый табигатьтә козгыннар 13-15 ел яши. Йорт шартларында асралганнарыныкы 40-50 елга җитәргә мөмкин.
* Кыргый табигатьтә яшәгәннәре төрле бөҗәк, елан, кимерүчеләр, бака, вак кош һәм башка бәләкәй җан ияләре белән туклана. Шәһәрдәгеләрен бозылмаган ризыклар гына кызыксындыра. Пычрак, исләнгән яисә черегән азыкларга якын да килмиләр.
* Козгын, гадәттә, көн яктысында гына ауга чыга. Аның аучылык иткән үз мәйданы берничә квадрат километрга җитүе ихтимал. Үзенең корбанын 25 минутка кадәр сагалый һәм шуннан соң гына һөҗүм итә. Тапкан азыкны иң тәүдә гаиләсе белән бүлешә.
* Алар күчмә кошлар түгел. Очканда 10-12 козгын бер төркемгә берләшә. Алар үзләре оя корган урыннан, гадәттә, 200 километрдан да еракка китми.
* Козгыннар ниндидер сәбәп белән үлгән кардәшләрен юксынырга сәләтле. Хушлашуда аларның үз традиция-йолалары саклана. Башта алар үлгән козгын өстеннән һавада озак кына әйләнеп оча һәм аннары, якындагы агач ботакларына кунып, кайгылы тынлык белән озак кына утыралар.

Олег Төхвәтуллин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: