Шушы уңайдан бер вакыйга искә төште. Авылдагы бик калын нәселдән булган, эшсөяр, иманлы, тату гаиләдә үскән Гөлчәчәк апа башка милләт егетенә кияүгә чыкты. Туйга кунаклар күп килде. Табында таныштыра башлагач, кияүнең исеменә ишарәләп, татар кодага күршесе: “Карале, гадук, синең абзарда да “Борька” белән “Васька”, табында да”, – дип төрттерде, курадагы малларга кушылган кушаматларга ишарәләп. Абзыйның йөзе бер кызарды, бер күгәрде, ул, нишләргә дә белмичә, чәчәк кебек назлап үстергән, үзаллы тормышта җиңелрәк булсын дип, югары юридик белем алырга, яхшы эшкә урнашырга ярдәм итеп, башкалада фатир да алып биргән кызына озак кына карап торды. Туфан Миңнуллинның “Илгизәр+Вера”сы читтә торсын...
Күптән түгел Гөлчәчәк апа белән очраштык. Хәл-әхвәлләрен сорашкач, ул, ачылып китеп, үз язмышын сөйләп бирде.
“Бориска кияүгә чыгуымны кабул итүчеләр аз булды инде, билгеле, – диде ул. – Ярып кына әйтмәсәләр дә, нәнәй сөйләшмәс булды, әнкәй елады, әткәйнең күз карашлары тоныкланды... “Яшь чакта яшисең ул, олыгайгач авыр булачак”, – диде бер апа. Бигрәк юләр инде, дип уйладым аның турында. Ничек инде авыр булсын, безнең мәхәббәт шундый кайнар бит!
Ирем тумышы белән ерак кына өлкәдән иде. Аның туганнары белән танышырга бардык. Исемемне әйткәч, берсе, “А что, людей разве так называют?” – диде. Әти-әнисе ихлас кабул итсәләр дә, мең иләк аша үткәрделәр. “Мин үз гомеремдә дә татар күргәнем юк иде, – диде бианам. – Сез бит “безбожниклар”, әйбит?” “Юк, безнең Аллаһыбыз бар”, – дим. Улын мулла иманга китереп, безгә никах укыганын әйтеп тормадым инде.
Белмәссең ни булырын, акыл белән зирәклекне кызганган иде бианайдан Ходай. Мин алып барган бирнә әйберләрен алып куйды да, икенче килүебезгә аларны өенә түгел, йорт алдындагы алачыгына корып куйган иде. Яшьлектә мондый гына вак-төяккә игътибар итәсеңмени инде! Хәзер генә уйлыйм, авылда мине күзләп йөргән егетләрнең берсен сайлаган булсам, яулыгымны ябып, алъяпкычымны буып, кечкенәдән күз алдында үскән бер апага килен хезмәте күрсәтер, рәхмәт алыр идем. Аңа бит берни дә аңлатып торасы түгел, ул синең белән бер мохиттә яшәгән.
Аның белән аралар кырык яшьләрдән соң суына башлады. Һәркем үз ягына каерды. “Авось”ка таянып яшәүчеләрнең тормыш фәлсәфәсен мин шунда аңладым. Ирем дөнья көтәргә ашкынып тормый иде. “Авось” берәр кайчан күктән акча явар, бәхет килер кебек иде аңа. Нишлисең, тәрбия шундый... Инде икебез ике чит кеше булып беткәч, аерылышырга булдык. “Олыгайгач авыр булачак” диюләре безгә дә килеп җитте.
Язмыш китабын язучы без түгелдер, әлбәттә. Мәхәббәте дә бер илаһи көчтер. Әмма яшьләргә шуны әйтәсем килә: катнаш никахка керер алдыннан бик яхшылап уйлагыз – мондый авырлыклар кирәкме сезгә? Ата-бабаларыбызда меңәрләгән тапкыр сыналган, билгеле тормыш юлыннан гына барсагыз, җиңелрәк булмасмы? Уйланыгыз, зинһар!”
Әйе, моңа кадәр дөньядагы бөтен илләрнең дә чикләре ачык иде, тиздән янә ачылыр алар. Илләр генә түгел, кыйтгалар арасында да җиңел аралашу өчен Интернет бар. Яшьләр аралаша, гашыйк була, өйләнешә дә. Күпләр хәзер кайсы илдә рәхәт, шунда яши. Космополитлар заманы! Ә без монда үз илеңдә чит милләт кешесенә кияүгә чыгуны мәсьәлә итеп күтәреп ялгышмыйбызмы икән?
Менә тагын бер тарих. Бер туташ Интернетта яза.
“Мин – мөселман кызы, христиан егетенә кияүгә чыгарга телим. Үземне артык дини дип тә әйтә алмыйм. Гаиләмнең катнаш никахларга каршы икәнен беләм, бу хакта өйдә һәрвакыт гауга чыга. Мин кияүгә чыгасы егетне инде ун еллап беләм. Дөрес, минем әти-әнием дә артык дини түгел. Әмма әтиемне барыннан да бигрәк картәнинең каршы булуы борчый, чөнки ул беркайчан да ризалыгын бирмәячәк. Хәзер булачак ирем Ислам динен кабул итәргә дә вәгъдә итте. Әмма минекеләр аның динен алыштыруына ышанмый. Миңа нишләргә?”
Коръәннең “Хатыннар” (Әл-Ниса) сүрәсендә, кызның язмышы өчен әтисе җавап бирә, диелгән. Гомумән, Коръәндә мөселман кызына Ислам динендә булмаган ир-егеткә кияүгә чыгарга ярамый, диелә. Ә кызның кемгә кияүгә чыгуын иң әүвәл әтисе хәл итә. “Егет мөселман динен кабул итеп, шәригать кануннарын үтәп яшәгән очракта әлеге никахка фатиха бирелә”. Әмма, тормыш чынбарлыгы күрсәтүенчә, кеше гомере тәмамланып, Ходай катына ирешкәндә барыбер үз Алласына ялвара, үз гореф-гадәтләре үтәлүне тели. Монда да каршылыклар булмасын иде.
Шулай, гаилә кору – бик җитди, җаваплы гамәл. Яшьлек дуамаллыгы белән бу бик аңлашылып та бетми торгандыр. Бу вакытта бер кечене, биш олыны тыңласаң да таман булыр. Ә инде “велосипед уйлап табу” – урынсыз. Гаилә кыйммәтләре, бәхетле булып яшәү рәвеше күп гасырлар элек ташка басылган. Мәхәббәт туенда күзгә чалына башлаган, “соң туй”да инде ярылып яткан каршылыкларга юлыкмыйм, дисәң, катнаш никахка керер алдыннан бик уйланырга кирәк. Гади генә, бәхетле генә яшәүләргә ни җитә!
Шул ук вакытта...
Кушнаренко районы үзәгендә яшәүче Нәфисә һәм Юрий Тарасовлар гаиләсе дә катнаш никахлы, ире – белорус, хатыны – татар. Бәхетлеме алар?
ЮРИЙ ЛЕОНИДОВИЧ:
– Нәфисәмне тәү тапкыр Красноярск краеның Дудинка шәһәрендә күрдем. Портта йөк ташу машинасында эшли идем. Су өстендәге складта кызлар эшли. Бер төркеме ял иткәндә тезелеп чыгып баса да, суга “черт-черт” төкереп, тәмәке тарта. Араларыннан берсе генә тәмәке тартмый. Каен кызы кебек сылу гәүдәле, аксыл чәчле, ихлас көлгәндә аеруча якты бер нурга күмелгән кызның милләтен уйлап тормадым, беренче күрүдә үк “Минеке булачак!” дидем.
Аны, әти-әнисен, туганнарын яраттым. Ахыр чиктә туган илен дә үз иттем, хәзер без ул туган авылдан ерак түгел генә яшибез. Милләт аеру турында уйлап та караганыбыз юк. Иң кирәкле сүзләрне татарча әйтә беләм, шул җитә. Хатыныма мөнәсәбәтемне сүз белән түгел, кылган гамәлләрем белән күрсәтергә күнеккәнмен.
НӘФИСӘ ФӘРИТ кызы:
– Башка милләт кешесенә кияүгә чыгуымны якыннарым тыныч кабул итте. Әти-әнием кияүләрен дә, бианамны да бер күрүдә ошатты. Ул Латвиядә туып-үскән шәһәр егете булса да, бездәге авыл мохитенә бик тиз ияләште – көтү көтү, печән чабу, утын хәзерләү һәм башка шундый эшләрне әткәй белән яратып башкара иде. Ул мәрхүм булгач, бу эшләр берүзенә калды.
Ирем гаиләдә бердәнбер бала булган. Бәлки, шуңа да, минем өч туганымны да үзенеке кебек кайгырта, ярдәмләшә, алар үзләре, балалары да иремне хөрмәт итә. Улыбыз татарча бик яхшы сөйләшә. Нәнәй биш вакыт намазлы иде. Улым бәләкәй чагында, чаршауны бераз гына ача төшеп, аның намаз укыганын тын да алмый күзәтә иде. Бәлки, шуннан, аның күңелендә Аллаһка табыну бар.
Катнаш никахка яхшы карашым – үземнең тормыш тәҗрибәмнән. Иң тәүдә күңеленә, гамәлләренә карап сайлагыз ярны, яшьләр!
Резида ВӘлитова.