"Бу 2021 ел өчен мәгълүмат. 2020 ел нәтиҗәләре буенча без унынчы урында идек. Бер ел эчендә 7 позициягә күтәрелдек - илнең барлык төбәкләре арасында иң яхшы динамика.
Рейтинг төзегәндә исәпкә берничә күрсәткеч - газ-мотор ягулыгын куллану күләме һәм динамикасы, газ-ягулык салу инфраструктурасы үсеше һәм аны куллануның нәтиҗәлелеге, дәүләт ярдәме, метандагы автопарк алынган.
Рейтингта республикабызның югары урыны - җитди эш нәтиҗәсе. Узган ел нәтиҗәләре буенча, АГНКС саны буенча без Ростов өлкәсе белән беренче урынны бүлештек – бездә 41 газ заправкасы бар. 2022 ел ахырына кадәр тагын 10ны кертергә уйлыйбыз.
Без җәмәгать транспортын газ-мотор ягулыгына актив күчерүне дәвам итәбез, «Башавтотранс» өчен газ автобуслары сатып алабыз. Республикада табигый газдагы автопарк барлыгы 8,4 мең берәмлектән тора", - дип язган республика Башлыгы Радий Хәбиов социаль челтәрләрдә.