+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Дельта”сы да, “омикрон”ы да, башкасы да җиңә алмасын!

Тормышыбызга көтелмәгән афәт булып килеп кергән коронавирус инфекциясе “тышауларын” бераз бушатса да, һаман чигенми әле. Алда яңа дулкыннарын да вәгъдә итәләр. Куркыныч инфекциядән ничек сакланырга соң? Табиблар бертавыштан вакциналанырга, вакциналанганнарга тиешле вакыт үткәннән соң ревакциналанырга киңәш итә. Бу уңайдан әлеге язмада, беркемне дә ниндидер гамәлләр кылырга үгетләмичә, үземнең вакциналану тарихын, аннан соң ясалган нәтиҗәләр, уй-фикерләрем турында бәян итәсем килә.  

“Дельта”сы да, “омикрон”ы да, башкасы да җиңә алмасын!
“Дельта”сы да, “омикрон”ы да, башкасы да җиңә алмасын!

2020 елга кадәр, әле ковид турында ишетмәгән-белмәгән, уйламаган вакытларда, без грипп сезоны килүне сагаеп көтә идек. Әйтергә кирәк, ОРВИ, грипп кебек сезонлы инфекцияләр ми­не бик “якын итә” иде. Гадәттә, көздән язга кадәр берничә тапкыр чирләп алырга, “больничный”да булырга да өлгерә идем. 2017 елда озак савыга алмыйча, пневмония белән дәваханәгә эләктем, 2018дә гаилә белән каты чирләдек, кызым дәваханәгә керде.
Коронавирус пандемиясе башлану барыбызның да котын алды. Һава-тамчы юлы белән йогучы инфекция­ләрне шунда ук “колач җәеп каршыларга” яраткан минем организм бу афәттән котыла алыр микән, дип борчылдым, әлбәттә.
Изоляция режимы игълан итү, саклык чараларын куллану, өйдән эшләү, әлбәттә, нәтиҗәле булды, инфекция-нең һөҗүмен чигендерде. 2020 елда безнең халык ул кадәр күпләп чирлә­мәде. Ә мин, билгеле, беренче­ләрдән булып чирләргә өлгердем. 2020 елның августында. Озак һәм каты авырсам да, шөкер, эшләр дәваханәгә үк барып җитмәде, савыгуга ирешеп булды.
2021 елда ковид афәте безнең халыкны күпләп кыра башлады, авыру­чылар күбәйде. Мине, күрәсең, анти­тәнчекләрем яхшы саклагандыр, инфекция тиз генә кабат һөҗүм итә алмады.
Үткән елның җәендә вакциналандым. Әлбәттә, шик-шөбһәләр булды. Тиз арада уйлап табылган вакцина әле озак сыналмаган, инфекция яңа... Нинди генә имеш-мимешләр йөрмәде! Имеш, барыбызга да бу вакцина аша чип куялар, вакцина белән безнең организмга “әллә нәрсә” кертәләр, прививка ясатканнар каты чирли, күпләр үлә икән...
Шул көн — 2021 елның 29 июне хәтеремдә яхшы сакланган. Эссе көн. Яшәү урыны буенча теркәлгән поликлиникама килдем. Прививка ясатырга чират. Күңел тулы шик-шөбһәләр булса да, һөнәр үзенекен итә, чираттагыларга җайлап кына сораулар бирмичә булдыра алмыйм.
— Мин икенче компонентны ясатырга килдем инде. Курыкмагыз, беренчесен­нән соң бернәрсә дә сизмәдем, әй­терсең, ясатмаган кебек, — диде бер егет.
— Ул бит беренчесеннән соң! — дип сүзгә кушыла бер абзый. — Менә минем күрше икенчесеннән соң чирләп егылды...
— Без ирем белән беренче компонентны бер көнне ясаттык. Аңа бер­нәрсә дә булмады, минем температура күтәрелде, 2-3 көн авырдым,— ди яшь кенә ханым. — Менә икенче компоненттан да куркып торам...
Кыскасы, чираттагы сөйләшүләр мине артык тынычландырмады, бәлки, киресенчә... Чиратта озак утырдык. “Беренче компонентлар” бер ишеккә керә, “икенче­ләр” икенчегә. Минем кебек “берен­челәр” күбрәк. Башта табиб тикшерүе үтәсең. Яшь кенә ординатор кызлар кан басымын үлчәде, тамакны карады.
— Мин үземне бик яхшы хис итмим. Бераз арыганлык, хәлсезлек бар, — димен табибәгә. — Бәлки, башта анализлар бирергә, тикшерелергә кирәк­тер бераз?..
— Мин Сездә каршылыклар күр­мим, — диде ул һәм тиешле кәгазьгә нидер язып та куйды.
Менә минем чират килеп җитте. Халык тулы, тынчу коридордан соң тавышсыз, җиләс бүлмәгә килеп керү бераз тынычландырып җибәрде.
— Куркам бераз... — дип елмайдым шәфкать туташына.
— Соң инде, — диде җитди генә ак халатлы ханым һәм шатырдатып беләккә прививка кадады да икенче кешене чакырды.
Вакциналанганнан соң коридорда бераз утырырга куштылар. Утырам. Көтәм. Маңгайны тотып карыйм. Барысы да тәртиптә. Температура күтә­рел­ми, үземдә бернинди үзгәреш сизмим. Эчке тавышыма колак салырга тырышам, чип куелган булса, мин әй­тәм, бәлки, ниндидер боерыклар ишетә башларга тиешмендер? Юк. Тынлык. Шатланып кайтып киттем.
Прививка ясатканнан соң бер сәгать үтте, ике, өч... Вакыт күбрәк үткән саен авыз ныграк ерыла. Бүген эшкә бармасам да була, өстәвенә! Рәхәт бит. Тәмле итеп кичке аш әзерләдек, улым белән саф һавада йөреп кердек.
— Кайгырмагыз, прививканы җиңел үткәрдем, бернинди билгеләр дә юк, — дип тынычландырдым кичтән авылдагыларны, шалтыратып, һәм йокларга яттым.
Ә берничә минуттан... калтырана башладым. Температура кинәт күтә­релде. Прививка ясатканга инде тугыз сәгатьтән артык вакыт үткән иде. Бөтен тәндә авырту башланды. Ул авыртынуны аңлатып булмаслык — һәр бармак, һәр күзәнәк сызлаган кебек. Аеруча аяклар авырта. Дару алырга дип аш-су бүлмәсенә барырга уйладым һәм “лып” итеп кире утырдым. Башны күтәрү дә авыр икән...
Дару эчкәч кенә беразга йоклап китә алдым. Иртәнгә хәл тагын да авырлашкан кебек тоелды. Көч-хәл белән эшкә шалтыратып, хәлемне аңлаттым да табиб чакырдым.
— Ике-өч көннән хәлегез әйбәтлә­нергә тиеш, прививкага гадәти реакция, — диде табибә һәм температура төшерүче, авыртуны басучы дарулар билгеләп китте.
Берничә көн “больничный”да булырга туры килде. Беренче көнне тәүлек буе урыннан тора алмадым. Температураны төшерүче даруларны бик эчмәскә тырышам, чөнки беләм, нәкъ температура вакытында иммунитет барлыкка килә. Барлыкка килсен иде инде ул! Шуңа авыртуларга түзеп, ниндидер йокылы-уяулы халәттә калтыранып, авыртынып ятам.
— Әни, син бүген берни ашамадың бит, — диде улым, кичтән яныма килеп.
Чынлап та, тәүлек буе ашамаганмын икән. Тамчы да ашыйсы килми. Су гына эчәм. “Ябыгырга теләгән идеңме, менә шатлан”, — дип, үземне битәрләп тә алам эчтән.
Икенче көнне кичкә бераз урыннан кузгала ала башладым. Өченче көнне температура төште, ләкин көчле хәл­сезлек барлыкка килде. Берничә көн­нән адәм рәтенә кергәндәй булдым, эшкә чыктым. Температура юк, авыртынулар үтте, ашыйм. Ләкин барысы да тәртиптә түгел иде шул. Организмда бераз проблемалар, ялкынсынулар башланды. Тар белгечлектәге табиб­ларның ишеген ярыйсы гына таптарга, дәваланырга туры килде.
Эш буенча еш кына медицина хезмәткәрләре белән сөйләшергә туры килә. Бер тәҗрибәле табиб белән икәү генә сөйләшеп утырганда үземне борчыган сорауны бирмичә түзмәдем:
— Күрәсез, диктофонны сүндердем, язмыйм да, яздырмыйм да. Гәзит өчен түгел, үзем өчен, зинһар, дөресен әйтегез әле: бу ковидтан вакциналану чынлап та нәтиҗәлеме, кирәкле нәр­сәме?
— Әлбәттә, вакцина — иң нәтиҗәле чара, — диде табиб, ике дә уйламыйча.
— Беренче компоненттан соң ни өчен мин шулкадәр чирләдем соң? Ә хәзер башка проблемалар башланды, дәваланам...
— Вакцина Сезнең иммунитетны “уятып” җибәргән һәм игътибарны кая юнәлтергә кирәклеген күрсәтә. Килә­чәктә җитди авырулар килеп чыкмасын өчен бүген дәвалануыгыз да яхшы.
— Берничә көннән миңа икенче компонентны ясатырга кирәк. Шулка­дәр куркам, тагын шулай чирләп егылырмын микән? Бер дә чирлисе килми бит әле! Икенчегә бармам, мөгаен...
— Курыкмагыз. Мин Сезгә 100 процент гарантиялим — икенчесеннән соң алай чирләмәячәксез. Иммунитет нык булсын өчен икенче компонентны да, һичшиксез, ясатырга кирәк.
Билгеле, тәҗрибәле бу табиб ничектер ышандырырлык итеп әйтте. Берничә көннән мин икенче компонентны ясатырга юлландым. Бу юлы күптән түгел “Торатау” Конгресс-холлында ачылган зур, яңа вакциналау пунктына барырга булдым. Монда бө­тенләй башка төрле. Иркен, җиләс. Волонтер кызлар ягымлы итеп каршы ала, кая барырга икәнне аңлата. Чиратлар юк. Табиблар тынычландырырлык итеп сөйләшә. Шәфкать туташы вакцинаны да елмаеп ясады.
Теге табиб хаклы булып чыкты. Икенче компоненттан соң температура күтәрелмәде, чирләмәдем. Икенче көнне бераз хәлсезлек кенә булып алды. Тик нәрсә инде ул безгә тиз үтә торган хәлсезлек кенә...
Үткән елның көзе һәркемнең хә­терендәдер. Халыкны “дельта” штаммы кырды... Танышларым, якыннарым арасында да чирләүчеләр булды. Шөкер, миңа йокмады.
Быелгы кышның “омикрон”ы да онытылырлык түгел. Моңа кадәр чир­ләмәгәннәр, вакциналанмаганнар барысы да чирләп чыкты шикелле. Прививканы кәгазьдә генә ясатуга ирешә алганнар да...
Ә мине, башка елларда һәр грипп сезонында чирләп егылучыны, “дельта” да, “омикрон” да алдыра алмады! Күңелдә ковидтан вакцинага ихтирам артты. Башкача ничек аңлатырга соң?
2020 елда ковид белән авыруыма (күрәсең, “Ухань” штаммы булгандыр) ике ел үтте. Вакциналанганга бер ел. Ревакциналану турында уйлана башладым әле. Ә сез үзегез карагыз...

Ләйсән Якупова.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: