Аның яраткан спиртлы эчемлеге — J&B Шотландия виские, ул телевизордан спорт тапшыруларын караган вакытта аз гына шуны чөмереп утыра икән. Ханым бераз алкоголь уртлау аңа актив һәм позитив булып калырга ярдәм итә, дип саный.
105 яшьлек юбиляр үзенең туган көнен Шотландиянең картлар йортында гаиләсе һәм дуслары белән уздырган. “Йортта яхшы атмосфера хөкем сөрде, кояшлы көнне террасада аның туган көнен билгеләп үтү бик күңелле булды. Әнием бик аралашучан һәм төрле тарихларны кызыклы итеп сөйли белә”, — ди аның кызы Дейдра.
Картлар йорты идарәчесе сүзләренә караганда, Стюарт тулыканлы тормыш белән яши һәм куелган максатларына ирешә белүе аңа ярдәм итә.