+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Балалар бакчасы ачылуны былтыр ук көткән идек!”

Уфаның Кузнецов затонында яшәүчеләр сабыйларын шәһәрнең башка төбәкләренә илтергә мәҗбүр.

“Балалар бакчасы ачылуны былтыр ук көткән идек!”
“Балалар бакчасы ачылуны былтыр ук көткән идек!”
5-11 сентябрьдә Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмати системалары 3985 мөрәҗәгать теркәгән. Бу, бер атна элек булган сан белән чагыштырганда, 554кә кимрәк.

Күпчелек халыкны юллар – 725 (+47), торак-коммуналь хуҗалык – 694 (+15), төзекләндерү – 586 (-196), җәмәгать транспорты – 395 (+72), сәламәтлек саклау/медицина – 342 (+21) проблемалары борчый. Торак-коммуналь хуҗалык темасына мөрәҗәгатьләр аеруча күп. Көз җиткәч, түбәләрдәге проблемалар ачыкланды. Кешеләр аларны ремонтлауны сорый. Уфада Менделеев урамындагы 199нчы йортта, Стәрлетамакта Октябрь проспекты буенча 19нчы йортта яшәүчеләрдән шундый хәбәрләр килгән.
Атна эчендә җәмәгать транспорты эшенә кагылышлы сораулар да арткан. Тема актуаль – кешеләр маршрутлар санын арттыруны, мәктәп автобуслары эшенә игътибар итүне сорый. Узган атнада Уфа шәһәре, Иглин, Бөре районнары, Салават, Нефтекама шәһәрләре халкы аеруча актив булган. Бу көннәрдә Башкортстанның ЦУРы министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлардагы коллегалары белән бергә 4101 мөрәҗәгать эшкәрткән.
 
Мәләвез шәһәрендә яшәүчеләрнең берсе социаль челтәрләрдә бер ел элек Октябрь урамы, 5 адресы буенча урнашкан йорт янындагы җылылык трассасын ремонтлаганнан соң калган чокырларга зарланган. Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары Мәләвез районы хакимиятеннән коллегалары белән элемтәгә кергән.
 
Ачыклануынча, бер ел элек җылылык челтәрләре хезмәткәрләре ремонт үткәргәннән соң ремонт урынын “утырту” өчен туфрак белән каплаган. Асфальтны быел 15 сентябрьгә кадәр түшәргә җыенганнар. 8 сентябрьдә үк җылылык челтәрләре белгечләре башкарылган эшләр турында хисап тотты: Октябрь урамындагы 5нче йорт янындагы җәяүлеләр юлы участогына асфальт салынган.
 
Әлшәй районының Раевка авылындагы Дзержинский һәм “Селькор” урамнары киселешендәге чүп җыю контейнеры җимерелә башлаган: анда яшәүчеләрнең берсе шуңа игътибар иткән һәм бу хакта социаль челтәрләрдә язган. Район хакимияте хезмәткәрләре “Экология-Т” төбәк операторы белән элемтәгә кергән. Өч көн эчендә аның хезмәткәрләре җимерелеп килүче чүп-чар багын яңа евроконтейнерга алыштырган. Кварталда яшәүчеләр моның өчен рәхмәт укый.
2 сентябрьдә Дуван районының Мәсәгуть авылында “Светлячок” балалар бакчасы ачылды. Капиталь ремонт тәмамлануын балалар һәм ата-аналар өч ел көттеләр. Социаль челтәрләрдә эшләрнең озакка сузылуы турында борчылып яздылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр вакытлыча күчерелгән бинага зарландылар: ул бик кечкенә, ә балалар күп. Болар барысы да Башкортстанга идарү итү үзәге һәм Дуван районы хакимияте контролендә калды. Һәм, ниһаять, яңартылган балалар бакчасы ишекләрен ачты. Анда уен һәм йокы бүлмәләре, музыка һәм спорт заллары, логопед һәм психолог кабинетлары бар.
 
Ә менә Уфаның Кузнецов затонында былтыр ук ачылырга тиешле балалар бакчасы һаман төзелеп бетә алмый әле. Кайбер мәгълүматлар буенча, бистәдә 25 мең кеше яши. Ләкин әлегә кадәр анда мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Йортларны төзеп куйганнар, ә инфраструктура турында уйларга онытканнар. Биредә яшәүчеләр балаларын мәктәпкә, бакчага Уфаның башка төбәкләренә илтергә мәҗбүр. Транспорт та күп түгел, 13нче автобус кына, дип яза социаль челтәрләрдә шушында яшәүчеләр.
 
 
Әйтик, Илнара Заирова түбәндәге мөрәҗәгать калдырган: “Балама 3,5 яшь, үзебезнең балалар бакчасы ачылганны көтеп алалмыйча транспортта күрше бакчага йөрергә мәҗбүрбез. Бакчаны җәен тапшырырга вәгъдә биргәннәр иде, шуңа да көттек. Хәзер көзен тапшырырга вәгъдә итәләр, ләкин моңа да бик ышанасы килми. Әмма без бик көтәбез һәм баланы өй янындагы яңа балалар бакчасына алып барырга өметләнәбез. Мәктәпкә барырга вакыт җиткәнче үзебезнең бакчага йөрергә өлгерәсе иде!”
 
Күпбалалы ана Альбина Аучулпанова-Жаниевага сабыйларын икенче бистәгә бакчага илтү аеруча катлаулы. Ире вахта ысулы белән Себердә эшли. Ул да биредә бакча ачылуын түземсезләнеп көтә. Алсу Гыйльметдинова “бистәдә яшәүчеләрнең 90 проценты яшьләр булуга карамастан, мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Сабыйларны әллә кая еракка тулы автобусларда бер аякта басып илтәргә мәҗбүрбез”, – дип язган. Аларның барысына да республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгы түбәндәге җавапны җибәргән:
“Республиканың Капиталь төзелеш идарәсе мәгълүматлары буенча, “Башкортстан Республикасы Уфа шәһәр округының Киров районында “Кузнецов затоны” бистәсендә 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше” объектында 2022 елның сентябренә түбәндәге эшләр башкарылган: фасад корылган, түбә ябылган, территория киртәләп алынган һәм яшелләндерелгән, резина катлам һәм кече архитектура формалары өчен мәйданчыклар әзерләнгән, асфальтның чиста катламыннан башка төзекләндерү үткәрелгән, шулай ук инженерлык челтәрләрен урнаштыру һәм тоташтыру буенча барлык эшләр башкарылган. Чираттагы этап булып бүлмәара ишекләрне монтажлау, линолеум җәю, янгынга каршы пыяла тәрәзәләрне монтажлау, асфальтның чиста катламын җәю, резина катлам җайланмасын урнаштыру һәм кече архитектура формаларын монтажлау эшләре планлаштырылды. Объектны 2022 елның октябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла”.
 
Октябрьгә ерак калмады. Күпкә түзгәнне азга түзегез инде, әниләр!

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: