+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ашлык муллыгы... мәшәкатьләрне арттыра

Мондый шатлык та игенчеләрне борчылырга мәҗбүр итә икән.

Ашлык муллыгы... мәшәкатьләрне арттыра
Ашлык муллыгы... мәшәкатьләрне арттыра

Авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразы дөрескә чыкмакчы – быел ашлыкның тулай җыемы 5 миллион тоннадан артыграк көтелә. Ә бит урып-җыю эшләре башланганда максат итеп кечерәк сан – 4 миллион тонна куелган иде. “Урак – 2022” тәмамлануга барганда вәгъдә ителгән күрсәткечкә ирешү шик астына алынмый, чөнки республика буенча 19 сентябрьгә ашлыкның тулай җыемы 4,6 миллион тоннадан артты. Әмма бу кадәр ашлыкны ни эшләтергә? Җыелган уңышны саклап калып булырмы? Саклагычларга урнаштырган хәлдә дә, ашлыкка бәяләр тагын да төшмәсме?

Аграр тармакка турыдан-туры кагылышлы әлеге сораулар бүген көнүзәк булып кала. Республиканың эчке базарында хаклар түбән булу сәбәпле, Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитештерүче­ләргә ашлыкны сатуда ашыкмаска киңәш итте – кыш башында хаклар тотрыкланыр, диләр. Моңа ышанасы килә, әлбәттә. Үткән елда, мәсәлән, урак башланыр алдыннан бер килограмм ашлык бәясе 18-19 сум тәшкил итте. Рәсми статистикадан күренүенчә, быелгы урып-җыю алдыннан хаклар 10-12 сум нисбәтендә тибрәлде. Хәзерге чорда, соңгы сораштырулар күрсәтүенчә, арыш һәм арпаның килограммы 8-9 сум тирәсе, ә бодай – 12 сум.
Мондый шартларда ашлыкны бүген саткан очракта җитештерүчеләрнең отылышта калачагы көн кебек ачык, чөнки хаклар үзкыйммәткә кергән чыгымнарны да капламый. Әмма ашлыкны кайда сакларга соң, чөнки, белүебезчә, эре товар җитештерүче­ләрнең мондый мөмкинлекләре чикле.
Туймазы районының “Бишенде” хуҗалыгында да шундый хәл күзәтелә. Аның җитәкчесе Вингаль Фазлыйәх­мәтов әйтүенчә, хуҗалыкта зур куәтле саклагычлар бар, уңышның мул булачагын тоемлап, быел бер ай дигәндә яңа амбар корырга өлгер­гәннәр, әмма җыеп алынган ашлыкны барыбер аңа сыйдырып бетерә алмыйлар. Дөрес, хуҗалыкта маллар ишле, кышлату чоры башлану белән фураж ашлыгы кимиячәк.
Дәүләкән районында Владимир Рихтерның крестьян-фермер хуҗа­лыгы да быелгы уңыш муллыгыннан “зыян күрүчеләр” исәбендә. Владимир Бернгардович әйтүенчә, ашлык кабул итүгә әзерләнгән саклагычлар 10 мең тонна сыйдырышлы, әмма аларны тутырып бетергәч тә барыбер өстәмә мөмкинлекләр барларга туры килгән. Хәзер ашлык саклагыч сыйфатында буш биналар файдаланыла. Хәлдән чыгуның янә бер юлы билгеләнгән: хуҗалыкта сыер маллары санын арттыруга юнәлеш алынган.
Ә менә тулысы белән үсемлек­челеккә махсуслашкан хуҗалыклар­ның авыр хәлдә калып, берникадәр зыян күрәчәге көн кебек ачык. Аларның хәленә керү максатында республика буенча эшлекле чаралар күрелә, атап әйткәндә, элеваторлар һәм ашлык саклаучы предприятие­ләргә ашлык тапшыручылардан 1 декабрьгә кадәр хак алмаска тәкъдим ителде.
Әйе, ашлык саклагычлар мәсьәлә­сен уңай хәл итү юнәлешендә республика буенча аерым чаралар күрелә. Элекке еллар сабакларын исәпкә алып, эшкәртү тармагы предприятие­ләре челтәрен үстерү бурычы куелды. Мәсәлән, республи-каның ашлыкка аеруча бай көньяк төбәге үзәге Стәр­летамакта 50 мең тоннага исәпләнгән элеватор төзеләчәк, аның составына ашлык киптерү комплексы да керә. “Учалы элеваторы” компаниясе ашлык саклау куәтләрен үстерү буенча эшлекле чаралар күрә. Федоровка районында заманча ашлык эшкәртү һәм саклау предприятиесе төзелеше башланырга тора. “Берләштерелгән ашлык компаниясе” акционерлар җәмгыяте Башкортстанда ашлык саклау федераль интервенция фондына конкурс сайлавы игълан итте. 188 мең тонна ашлык кабул иткән һәм саклауга куйган өчен компания 697 миллион сум түләмәкче.
Тоташ Башкортстандагы кебек, Благовар районында да бөртеклеләр уңышы быел рекордлы булды. Хәзерге чорда ашлыкның тулай җыемы 120 мең тоннага якынлашты, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радик Әхмәдуллин раславынча, урак ахырына әлеге күрсәткеч 150 мең тоннага җитәчәк. Әйткәндәй, әлеге күләм район тарихында беренче тапкыр күзәтелә, моңарчы ашлыкның иң зур тулай җыемы 130 мең тоннадан арткан еллар булган иде.
“Благовар” токымлы кошчылык заводы төбәктә ашлыкны күпләп җитештерүче предприятие буларак билгеле. Быел тулай җыем 20 мең тоннага якынлашты, шуңардан 16 мең тоннасы элеваторга урнаштырылган. Әйткәндәй, ул кошчылык заводы карамагында булса да, район хуҗа­лыкларыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән дә ашлык кабул итә, тулай куәте – 60 мең тоннадан артык. Нәтиҗәдә, районда ашлыкны саклагычларга кую проблемасы юк. Моңа өстәп, эре крестьян-фермер хуҗалык­ларының күбесенең үзләренең саклагычлары бар. Илфат Әхмәтшинның крестьян-фермер хуҗалыгы бу яктан башкаларга үрнәк булып тора. Рифгать Уразмәтовның “Квадро-А” крестьян хуҗалыгы да ашлык саклагычлар белән тулы күләмдә тәэмин ителгән. Моңа өстәп, әлеге хуҗалыкларда терлекчелек тармагы зур үсеш алган. Фермер Илфат Әхмәтшин, атап әйткәндә, кошчылык белән шөгыль­ләнә, өстәвенә, быел токымлы атлар үрчетүгә юнәлеш алды. “Квадро-А” хуҗалыгы сарыкчылыкта махсуслашкан, биредә сыер маллары да асрала. Шуңа да әлеге хуҗалыкларда, ашлык җыемы мул булса да, аны ни эш­ләтербез икән, дигән сорау юк. Районда дуңгыз ите җитештерүгә махсуслашкан “Таврос” компаниясе комплекслары мал азыгына кытлык кичерми, бу яктан алар электән “Башкирагроинвест” җәмгыяте ашлыгына исәп тота.
Икътисади кагыйдәләргә ярашлы, басучылык продукциясен “терлекчелек аша үткәрү”, ягъни ит-сөт җитештерүгә юнәлтү хуҗалык итүдә нәтиҗәле файдаланылса да, Благовар районында да быел ашлыкны таләп ителгәннән күбрәк җитештерделәр, әлбәттә. Кайбер хуҗалыклар амбарларында былтырдан калган ашлык та ята әле...
Быелгы муллык нәтиҗәсе ашлыкка ихтыяҗ кимүендә дә чагылыш таба. Ни өчен дигәндә, ашлыкны күпләп кулланучы шәхси секторда маллар саны соңгы елларда күзгә күренеп кимеде. Районда хәзерге чорда, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән бергә шәхси ихаталарны да кертеп, 14 мең баш сыер малы, 12 мең баш сарык исәпләнә, бер мең баш тирәсе ат асрала. Тоташ алганда, тармакта маллар саны ике тапкырга кимегән. Ә бит маллар саны тер­гезелгән очракта, аңа ихтыяҗ да ике тапкырга артыр иде.
Әлеге хәл, нигездә, республика өчен дә хас. Ашлыкны куллану даирәсен арттыру таләп ителә. Әлеге фикергә куәт рәвешендә шуны әйтәсе килә. Мәсәлән, “Африка чумасы” афәте республика буенча шәхси ихаталардагы дуңгызчылык тармагы үсешенә зур зыян салды. Благовар районында, мәсәлән, шәхси хуҗалыкларда нибары 250 баш дуңгыз асрала. Республика буенча да күрсәткеч шактый түбән. Колхоз-совхозлар дәверендә дуңгыз­чылык фермалары һәр хуҗалыкта бар иде, эреләрендә исә комплекслар эшләп килде. Асрап караганнар белә: дуңгыз шундый мал – аңа фураж ашлыгын җиткереп булмый, иң мөһиме – ашый тора, үсә тора. Ашлык муллыгын менә шушы тармакка юнәлтергә дә бит...
Гомумән, ашлык базарын көйләү – ил дәрәҗәсендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә. Бөртекле культуралар игүне чикләү исә аяныч хәлләргә юл гына ача.

Фәнүр Гыйльманов.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: