+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Дөрес юлдан барабыз"

Русия Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова үз фикерләре белән уртаклашты.

"Дөрес юлдан барабыз"
"Дөрес юлдан барабыз"

"Минем гаиләмдә, Русиянең һәр гаиләсендәге кебек үк, хәрби бурычлылар бар һәм без Президентыбыз Владимир Путинның бик катлаулы һәм мәҗбүри карарын хуплыйбыз. Без, һичшиксез, бабаларыбыз башлаган эшне тәмамларга һәм нацизмны җиңәргә, сигез еллык бу сугышны Донбасста тәмамларга тиеш.

Донбасста ул башланганнан бирле безнең коллегаларыбыз Дәүләт думасы депутатлары Адам Делимханов, Дмитрий Саблин, Виктор Водолацкий, Әхмәт Догаев һәм башкалар булды. Безнең солдатларга каршы хәзер бөтен коалиция – коллектив Көнбатыш сугыша. Нәкъ Көнбатыштан наемниклар, сугыш кирәк-яраклары һәм техника китерелә.

ДХР, ЛХР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә яшәүчеләрнең Русия составына керү буенча референдумнар уздыру турындагы карарлары тарихи гаделлекне тергезүебезне һәм безнең дөрес юлдан баруыбызны тагын бер кат раслый".

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: