Борай районының Иске Бикмәт авылында Башкортстанга идарә итү үзәге катнашлыгында күптәнге проблема хәл ителде: иске су башнясын яңасына алыштырдылар. Урындагы кешеләрнең берсе 2020 елның ноябрендә үк ЦУРга мөрәҗәгать итеп, авылда күптән су башнясын ремонтлау таләп ителүе турында язган. Ул 80нче елларда төзелгән, торбалар тутыккан, насос сафтан чыккан, һәм авыл халкына сусыз калу куркынычы яный: һәр ишегалдында да кое юк.
Мөрәҗәгатьне шунда ук контрольгә алалар. Бу эшкә Борай районы хакимияте дә кушыла. Су башнясының хуҗасыз объект булуы ачыклана. Элек ул колхозныкы булган, хәзер инде юк, димәк, янган насосны авыл Советы исәбенә алыштырып булмаячак. Насосны авыл халкы акчасына алыштырачаклары, ә су башнясын Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү программасына кертәчәкләре турында карар кабул ителә. Ләкин башта җирне межалау һәм аннан соң гына башняны кадастр исәбенә кую таләп ителә, шуңа күрә эшне 2021-22 еллар программасына гына кертә алалар.
“Былтыр муниципаль милеккә хокукны теркәү эше башланды. Объектны теркәү исәбенә куйдылар, аннары авыл биләмәсенә тапшырдылар. Һәм менә, ниһаять, быел сентябрь башында Иске Бикмәттәге су башнясын яңасына алыштырдылар. Шулай ук 1000 метр озынлыктагы су челтәрләре дә ремонтланды. Су башнясын һәм үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасын капиталь ремонтлауга акча республика һәм урындагы бюджетлардан бүленде”, — дип язалар ЦУРдан.
Салаваттан булган бу хәбәрне ЦУРның мәгълүмат системалары 16 сентябрьдә теркәгән. Урындагы халык Дуслык урамы, 37 адресы буенча урнашкан контейнерлар янында зур габаритлы чүп-чар җыелуына зарланган. Шәһәр кешеләренең сүзләренә караганда, аны инде берничә көн чыгармыйлар икән. ЦУР Салават шәһәре хакимияте белән элемтәгә кергән һәм бу хәлне эшкә алган. Бу төр чүп-чар каты көнкүреш калдыкларына керә һәм аны чыгару — төбәк операторы бурычы. 17 сентябрьдә чүп-чарны алып киткәннәр. “Эко-Сити” графигы буенча, ә Салаватта шушы төбәк операторы эшли, күләмле чүп-чарны атнага бер тапкыр чыгаралар. 17 сентябрьдә бу эш график буенча башкарылган. Бу халык мөрәҗәгатьләре белән бер вакытка туры килгән. Сорау: ни өчен урындагы халык төбәк операторының эш графигын белми?
Ә бу хәбәр 17 сентябрьдә теркәлгән. Спутник бистәсендә, Чесноковка, Зубово, Зубово-Гарден, Зубово-Лайф-2 һәм Лайф-3 авылларында яшәүчеләр ял көнендә сусыз калган. Бу хакта социаль челтәрләрдә язганнар. ЦУР аны эшкә алган. Су бирүне авария хәлендәге электр челтәрен өзү сәбәпле туктатканнар икән. 17 сентябрьдә 14:30 сәгатьтә су белән тәэмин итү тергезелгән, ул штат режимында эшли. Бу очракта да, ни өчен халыкка алданрак хәбәр итмәделәр икән, дигән сорау туа.
Октябрьский шәһәреннән светофорлар эше темасына ике хәбәр теркәлгән. Сентябрь башында бер ханым социаль челтәрләрдә Төньяк һәм Фрунзе урамнары киселешендә билгесез бәндәнең светофорны ватуы турында хәбәр итә. Проблеманы хәл итүгә ЦУР һәм Октябрьский хакимияте хезмәткәрләре кушылган. 6 сентябрьдә гаепле кешене табалар. Җинаятьче светофорны үз акчасына төзәтсен, дигән карарга киләләр. 9 сентябрьдә светофор ремонтланган.
Икенче бер ханым социаль челтәрләрдә Кувыкин һәм Ленин урамнары киселешендә дөрес эшләмәгән светофор турында мәгълүмат калдырган. Аның сүзләренчә, монда “яшел” сигнал эшләмәгән. Урынга “Транссигнал” җәмгыяте белгечләре чыккан. Алар, светофорны тикшереп, профилактик эшләр үткәргән. Светофор хәзер яхшы эшли.
Уфа халкы социаль челтәрләрдә Фурманов урамындагы юлны ремонтлау үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Чыннан да, монда ярыклар бик күп булган. Зарлы мөрәҗәгатьләр Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системаларына эләккән.
Чокырларны ямау буенча ремонт үткәреп булмаячак, юл тузган, машиналар йөрү өлешенең киңлеге буенча капиталь ремонт һәм асфальт җәю таләп ителә — язын ук районның юл хезмәтләре белгечләре шундый нәтиҗә ясаган булган. Уфаның Калинин районы хакимияте хезмәткәрләре территорияне тагын бер тапкыр тикшергән һәм аны өстәмә рәвештә быелга ремонт планына керткән. Нәтиҗәдә, майда Фурманов урамы буенча юл өлешчә төзекләндерелгән, ә 15 сентябрьдә төзекләндерү хезмәте капиталь ремонтка керешкән. Әлеге урамдагы машина юлын ремонтлау эшләрен юлчылар быел төзелеш сезоны ахырына кадәр тулысынча тәмамларга планлаштыра.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.