Русиянең көчле, ресурсларга бай булуына башка илләр элек-электән үк көнләшеп караган. Әмма илбасарлар беркайчан да кеше ресурсларына кызыкмаган. Тарихчылар планетада төрле илләр арасында 14 меңнән күбрәк сугыш булганын исәпләп чыгарган. Канкойгыч бәрелешләрдә өч миллиард чамасы кешенең үлүе дә мәгълүм. Соңгы 3438 елның (2019 елгы мәгълүмат) 268 елы гына сугышсыз узган.
Шулар арасында ХIХ гасырда Наполеон җитәкчелегендә француз армиясе белән 22 елга сузылган сугыш барышында 3,3 миллион кеше үлгән, шуның бер миллионы — французлар. Кайсы сугышта да каршы торучы як иң тәүдә дошманының башлыгын юк итәргә тырышкан. Әмма Наполеонга һөҗүмне хәрби түгел, ә студент оештыра. 1809 елның 12 октябрендә Наумбургтан Штапс фамилияле Саксония студенты императорга: “Сезнең галиҗанәпләрегез, сез исән булганда, минем ватаным һәм бөтен дөнья халкы ирек һәм тынычлык күрмәячәк”, — дигән. Студент күп халыкларның фикерен һәм дөресен әйткән. Билгеле, бу сүзләрне ишеткән император студентны атып үтерергә боера. Гомумән, император үзенең хакимлек итүе белән бәйле һәм сугыш хәрәкәтләре турындагы дөрес мәгълүматларны халыктан яшергән. Һәм шул чорда Наполеон 77 француз гәзитеннән үзенә хезмәт иткән 4 кенә басманы калдырып, калганын полиция күзәтүенә тапшырган. Аның: “Дошманның өч гәзите аның 100 меңле гаскәреннән дә куркынычрак”, дигән фикере сакланып калган.
Әлеге вакыйга бүгенге хәлләргә дә аваздаш кебек. Аерма шунда гына: АКШ һәм аның иярченнәре үз халкының азатлыгы, иминлеге өчен көрәшүче бөек дәүләт башлыгы Владимир Путинга бармак күрсәтеп яный. Ул “бармак” артында үлемечле көчле сугыш коралы торуы беркемгә дә сер түгел. Көнбатыш та үз илләрендә яшәүче халыкларның Украина белән бәйле вакыйгалардагы чын дөреслекне белүеннән курка.
Бөек урыс язучысы Федор Достоевский әсәрендәге бер геройның: “Матурлык дөньяны коткарыр”, дигән сүзе халык теленә кереп калган. Әмма борынгы греклар “Дөреслек дөньяны коткара” дигәннәр һәм монысы дөресрәк яңгыраш та алган кебек. Кызганыч хәл, көнбатыш илләре ни өчендер Украина җирендә планетаны инде бер тапкыр коллыкка төшерү чигенә җиткән фашистларның баш калкытуын танырга теләмиләр.
Өлешчә мобилизация игълан ителде. Көнбатыштан искән җил дары исен тарата. Илләр арасындагы мөнәсәбәт “кызыл сызык”ка җитте. Әгәр Русиянең атом-төш калканы булмаса, безне дә Әфганстан, Иран, Сербия язмышы көтәр иде. АКШ дөньядагы лидерлык статусын һич тә югалтырга теләми. Кайчандыр демократия бишеге буларак һәм миллионнарның хыялын ымсындырган АКШ хәзер ниндидер убырлы карчык кебек башка дәүләтләрне буйсындырып тотарга, халыкларның аңын томаларга тырыша. Дөреслек булмаган җирдә, гадәттә, корал көчлерәк була шул.
Дөреслек шунда: АКШның Европадагы иярченнәре башыбызны иеп яшәгәндә, табигый байлыкларыбыз белән хисапсыз бүлешкәндә һәм аларның көйсезлекләренә түзеп яшәгәндә генә дус булып калачакларына төшендерде.
Дөреслек шунда: АКШ президенты һәм Европа лидерлары үз илләре халкын русиялеләрне яратмаска гына түгел, күралмаска да өнди. Сәясәтчеләр теле белән әйткәндә, “битлек”ләрен салганнан соң гына без аларның чын йөзен күрдек. Хәтердә, 1990 елларда АКШ азык-төлек кытлыгы кичергән яшь Русиягә “Буш ботлары” белән ярдәм итте. Аңа кадәр кибеттә мондый импорт итләрен күргәнебез булмагач, халык ничек рәхмәт әйтергә белмәде. Чынлыкта, Русиягә “ярдәм күрсәтеп”, АКШ үз фермерларын эшле итте. Шул чордагы гайдарчы сәясәтчеләр тырышлыгы белән илдәге кошчылык фабрикалары юкка чыкты түгелме соң?
Дөреслек шунда: АКШ бүген Украинада тамыр җәйгән фашистларга ярдәм итә. Тавык боты белән генә түгел, хәрби корал белән. Хәзер бу илдә корал бизнесы үсә, АКШның хәрби сәнәгатенә эш булды.
Илебезнең яшәү тамырлары көчле. Аның тарихын көнбатыш идеологиясе дә, хәрби коралы да юк итә алмый. “Илгә кылыч белән килүче һәркем шул ук кылычтан үләчәк”. Халкыбыз гадел җиңү өчен берләшә. Җәмгыятебезнең иминлеген һәм бөтенлеген берләшеп кенә саклый алачакбыз. Әгәр глобаль дәрәҗәдә фикер йөртсәк, Русиянең якын киләчәктә кайчандыр “якты хыяллар бишеге” булган АКШтан да көчлерәк ил булачагына ышанабыз.
Бөек язучы Фазыл Искәндәрнең тирән эчтәлекле бер фикере бар. “Син миңа милли генийның кем булуын әйт, аннан мин синең кем икәнлегеңне әйтермен”, — дигән ул. Бүген өлешчә мобилизацияләнгән Башкортстан егетләренең милли геройларыбыз – генерал Шәйморатов, Александр Доставалов исемендәге батальоннарга берләшеп, җиңү байрагы астында хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы шуңа ачык җавап түгелмени? 1941 елда да Ватанны сакларга китүчеләр Җиңү белән кайтачагына ышанып киткән. Бүген дәвам иткән махсус хәрби операциянең максаты шундый ук. Бөек Ватан сугышында да Совет солдаты тоташ немец халкы белән түгел, ә фашизм белән сугышты. Әле дә “мөшкә”дә украиннар түгел, ә шушы илдә баш калкыткан, илебезгә һөҗүм итәргә әзерләнгән неонацистлар.
Язмамда Бөек Ватан сугышында катнашкан картәтиләремне искә төшерү очраклы түгел. Әтиемнең әтисе Сәйфулла картәтинең 1941 елның көзендә Мәскәү өчен барган сугышларда зур батырлык күрсәтүе мәгълүм. Башкалабызны обороналаганда башы каты яраланып, демобилизацияләнә. Мәрхүм булганчы дошман снаряды ярчыгын башында йөртте. Әниемнең әтисе Миңнехан картәти безнең өчен тере герой иде. Сугыштан кайтканда аның күкрәген II һәм III дәрәҗә Дан орденнары һәм өч “Батырлык өчен” медале бизәгән. Сугыш хатирәләрен сөйләргә яратмый, аз сүзле иде ул. Үлемнең үзе белән очрашкан вакытларны искә төшерәсе килмәде микән? Әллә артык тыйнак булдымы — әйтә алмыйм. Күңеле йомшап киткән “бәйрәм көннәре”ндә генә бераз сөйләндерә идем.
Башкортстанның сөекле улы, Русия Герое генерал Шәйморатов исемендәге батальон оештырылып, аның хәрби хәрәкәтләргә озатылуын ишеткәч, шул картәтием искә төште. Ул да атлы сугышчы булган бит. 1939 елда фин сугышында катнашкан. Ерак Көнчыгышта атлы кавалериядә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында да атыннан аерылмый. Әйткәндәй, Җиңү белән туган авылына кайткач, 1946 елдан 1974 елга кадәр атыннан төшмәде, колхозда эшләде. Ничектер, хәтердә аның Украинаны дошманнан азат итүдә катнашулары турында сөйләгәне уелып калган. Бүгенге яугирләребезнең дә Җиңү белән кайтачагына шигебез юк. Моның өчен без — тылдагылар да яугирләребез белән бер сафта булырга тиеш. Тыл ныклы булганда өлешчә мобилизацияләнгән егетләребезнең ышанычы тагын да көчлерәк булыр.
“Куен дәфтәрем”дәге уйлануларны янә тарихи факт белән йомгаклыйсым килә. АКШ президенты Авраам Линкольн бервакыт шундый фикер әйтә: “Изгелек эшләгәндә мин үземне яхшы хис итәм. Начар гамәл кылам икән — начар хис итәм. Болар минем религиям. Мин үземнең дошманнарымны дусларыма әйләндереп җиңәм...” Бүген Русияне тезләндерергә теләп көчәнүче АКШның 16нчы президенты әйткән бу сүзләрне. 1861-65 еллардагы президент та шул чакта ук “битлек”тә булгандыр мөгаен, дигән фикер туа. Гаҗәп хәл: быел 6 октябрьдә интернет челтәрендә Ак йортның дәүләт хәвефсезлеге буенча элекке киңәшчесе Джон Болтонның да Линкольн сүзләренә аваздаш фикере яңгырады. “АКШка НАТО әгъзасы була алган Русия кирәк”, — диде ул...
Мин армиядә Санчук, Савченко, Николишин, Бухонский, Савчук фамилияле украин егетләре белән бергә хезмәт иттем. Кайберләре белән 10-15 еллап аралашып та яшәдек. 38 ел элек бер тәлинкәдән солдат шулпасы чөмергән украин егетләренең бүген Русия халкына каршы корал алуына һич тә ышанмыйм. Юк, элекке союздаш дус булып яшәгән украиннар арасында үз теләге белән безгә каршы сугышырга теләүчеләр булмаска тиеш. Кызганыч, бу ил хәзер АКШ һәм аның иярченнәре колына, алар кулындагы коралга әверелеп бара. Ни өчен шулай килеп чыкты? Бу сорау мине генә түгел, башкаларны да борчый торгандыр. Украинада баш калкыткан фашизмга каршы көрәшүебез, минемчә, һич тә тыныч тормышта яшәргә теләүче украин халкы белән маңгайга маңгай терәп бәрелешүне аңлатмый.
Сугыш сәхнәсендәге уенчылар “битлек”ләрен салды. Хәзер кемнең кем икәнлеге мәгълүм. Әмма без, русиялеләр, нинди шартларда да үзебезнең бердәмлегебезне югалтмаска, йөзебезне саклап калырга тиешбез.
Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.