+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Матай” чирем хроник булып чыкты

Совет чорында иң популяр транспорт чарасы мотоцикл иде.

“Матай” чирем хроник булып чыкты“Матай” чирем хроник булып чыкты
“Матай” чирем хроник булып чыкты
Совет чорында иң популяр транспорт чарасы мотоцикл иде. Минем туган ягым – Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында “матай”лар һәр гаиләдә диярлек ажгырып торды. Авыл зур булса да, җиңел машинага бары тик өч кеше – колхоз рәисе, баш бухгалтер һәм мәктәп директоры гына ия иде. Авылдагы күпчелек “тимер ат”лар “Минск”, “Восход” һәм “Иж”лар булды. “Днепр”, “Урал” кебек авырларында колхоз идарәчесе (управляющий) һәм баш инженер йөрде. “Иж”лар һәм авыр “матай”лар сатуда булмады, алар хезмәт алдынгыларына райком аша гына кайтартылды. Сатуда булганнары да район үзәгендәге “Спорт товарлары” кибетенә елына берничә тапкыр гына кайтартылып, шунда ук таралып бетә иде. Дөрес, СССРда тагы ике модель мотороллер һәм күп кенә мопедлар да җитештерелде. Ул чакта безнең ил мотоцикллар чыгару буенча дөньяда иң алдынгы дип танылды. Мәсәлән, 70нче елларда елына 350 мең “Иж” сатылганы билгеле. Алар бик күп дәүләтләргә экспортланды.

Безнең гаиләдә мин бәләкәй чакта мотоцикл булмады. Акчасызлыктан түгел, әти техника белән дус түгел иде, шуңа өстәп, ул бер дусты белән күрше авылга барганда ару гына “очкан” да булган. Шулай да велосипедны әти авылда тәүгеләрдән диярлек сатып алган. Аны ул сөртеп кенә тотты. Елына бер тапкыр сүтеп майлый иде.
Бу үзе бер “обряд” рәвешен ала. Башта ул озын “половой” такта сала, сүткән деталь­ләрен тәртип белән шунда тезеп бара. Моны ул детальләр буталмасын, җыйганда җиңел булсын өчен эшли. Сүткәч, керосин белән юып, солидол белән майлап, тәртип буенча җыя. Шуңа да велосипеды сәгать кебек келтерәп эшли иде. Мин аны дикъкать белән карап торам.

Авылда кемдер “матай” төзәтүен ишетсә, ул мине шунда карап торырга җибәрә иде. Колхоз складлары мөдире Фатыйх абый ике көн буе “Иж-Юпитер” моторын сүтеп җыйганы исемдә калган. Мин, мәктәп укучысы, аны ике көн буе карап торган идем.

Мәктәптә урта сыйныфларда укыганда велосипедка мотор куеп йөри башладым. Горький шәһәрендә “Д-4”, “Д-5”, “Д-6” маркалы велосипед моторлары чыгарыла иде. Кулдан мотор алып, шуны төзәтеп йөрдем. Миннән күреп, башка малайлар да велосипедларына мотор алып куйды. Авылда 5-6 “моторный”дан торган “моторизованная бригада” барлыкка килде. Кемнеңдер глушителе юк, кемнеңдер свеча башындагы “наконечнигы”ның каршылык детале (сопротивлениесе) алынган, нәтиҗәдә, без урамнан узганда янәшәдәге йорт­ларның телевизорлары күр­сәтүдән туктый иде.

Мин “Посылторг”тан де­тальләр кайтартырга өйрән­дем. Моңа почта мөдире булып эшләүче безнең икетуган Гыйлемафзал абый өйрәтте. Ул миңа заказ бирү өчен каталог һәм бланк бирә иде. Мин кирәкле детальләрне кыштан туплап куям. Башка малайларга да ярдәм итә идем. 8нче сыйныфта укыганда өр-яңа “Восход-2” мотоциклы сатып алдылар. Номеры да истә калган – “14-55 БАЭ”. Шуннан китте, китте...
“Восход-2”дән соң “Восход-2М” мотоциклым булды. Мәскәүгә барып, ике тапкыр “Иж”лар алып кайтырга туры килде. Чөнки алар, әйткә­немчә, ирекле сатуда юк иде. Беренчесендә авылдагы ике шофер абыйга ияреп, бишекле “Иж-Юпитер-3” алып кайттык. Үзебез утырып. Өч тәүлектә 1500 чакрым юл узып, авылга кайтып җиттек.
Яңгырлы көннәр булды, мотоциклда яңгырда көне буе барып кара, бөтен җирдән су ага. Мин Мәскәүгә киткәнче “Иж”ларда, гомумән, бишекле техникада йөргәнем юк иде. Бернинди тәҗрибәсез йөреп кайттым. Дөрес, башта авыррак булды. Мәскәү тирәсендә сазлык, алда барган машина юлында чокыр булып, ул кинәт кенә тормозга баскач, аңа бәрелмәс өчен рульне борып, юл читенә төшеп киттем. Анда – быгырдап торган сазлык, “КамАЗ” белән сөйрәп алдык. Цилиндр башыннан суга чумган иде. Проблемалар булмады, этеп кабынды.

Минем белән йөреп кайткан абзыйлар, юл газабыннан икешәр ел гомеребез кыскарды, диделәр. Мин, гомер кыскаруга карамыйча, бер абыйны ияртеп, кабат Мәскәүгә киттем һәм бишекле “Иж-Планета-3” алып кайттык. “Иж”ларны Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләр алдан язылып ала иде. Читтән килүче безнең кебекләргә 300 сум артык акча төртергә туры килде. “Иж”лар ул елларда 1200 сум тирәсе тора иде. Мәскәүдә “Ява” сату ноктасы да бар иде. “Ява” алып кайтмавыма үкенәм.
Мәктәптә укыганда гаиләгә “За рулем” журналы алдыра идек. Аннан күп нәрсәгә өйрәнеп була иде. Мин “зажигание” көйләү остасына әйләндем. Миннән башка авылда баш инженер гына аның нечкәлекләрен белә иде. Авылдашларның “матай”ларын төзәткәләргә дә туры килде. Запчастьләрне “Посылторг”тан кайтарттым. Башкорт дәүләт университетында соңгы курсларда укыганда бишексез “Иж-Планета-4” сатып алдым. Шуның белән Уфадан Бәләбәйгә кайтып йөрдем. Хәзер машинада кайтырга да ирендерә.
Студент елларыннан соң “матай”лардан аерылып тордым. Үземнең улым үсә башлагач, икәүләп тотындык. Ул 3нче сыйныфта укыганда кулдан миңа балачактан таныш “Д-6” моторы куелган “Рига-13” мопеды сатып алдык. Аңа электән калган бер тартма запчасть та ята иде. Сүтеп ташладым. Улым мин ялга кайтуга атнага бер детальне шкуркалап, тазартып куя, җәйге каникуллар бетәрәк буяп, җыеп бирдем. Җәй буе чабып егылып имгәнмәсен дип, каникул беткән чакны махсус көттем. Улымның үзе йөри торган мондый сәер ретровелосипедтан һушы китте, һәр ялны авылга кайтуны зарыгып көтә башлады. Шуннан соң берничә ел каникулларында җәй буе шул мопедны иярләде. Аңа тагын бер дусты да иярде.

Мәскәүгә матайга баргач, берәүнең машина багажнигыннан минимопед тартып чыгарып, рульләрен урнаштырып, утырып киткәнен күргән идем. Гомергә шул истә уелып калды. Башкортстанда шундый мопед сатылуын ишеткәч, Учалыга барып, аны алып кайтып җыйдык. Улым шаярып кына сатуга куйган иде, Чилә­бедән килеп алып киттеләр. Шуннан соң дистәгә якын “Д-5”, “Д-6”, “Д-8” моторлары җыеп саттык. Шулай ук мопедлар, мотоцикллар тер­гезергә туры килде. Мәктәп елларында ук улым берничә “Иж” сүтеп сатты. Әлбәттә, тергезеп, ягъни төзәтеп, буяп, цинклап.

Бу хобби җанга рәхәтлек бирә. Череп, күп әйберләре таралып беткән техниканың яңарып, моторы белән җыр­лый-җырлый, арт ягыннан төтен чыгарып чабып китүен күрү күңелгә рәхәт. Бу шө­гылебез зираттан үлгән кеше сөяген алып, ит кундырып, кешегә җан өрү кебек. Ми­немчә, матайның да җаны бар.
Улымның мотореставратор буласы килсә дә, бу һөнәрләр Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына үсешкән. Әйткәндәй,Татарстан җитәкчеләреннән Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшинның анда “Иж-49” җыйдырып алулары билгеле. Булат улым әле медицина университетында белем ала. Шулай, “матай” төзәтү җене аны кеше төзәтүгә алып китте. Кеше дә техника кебек, тик ул – биологик техника.

Мин үзем үскән совет чоры техникасын яратып, күңел өчен тергезү белән генә шөгыльләнәм. Уфада профессиональ шөгыльләнүчеләр дә бар. Кандрада берәүнең дистәдән артык “Иж”ы бар. Уфада бер останың техникалары өч дистә чамасы. Бер шактый хәлле кеше музей да ачты.

Быел борынгы “Урал” мотоциклын Белоруссиягә алып киттеләр. Җыеп куелган 60нчы еллардагы “В-16” мопеды тора. Аны бер музей сораган иде. Ике “Д-6” һәм “Д-8Э” моторы, “Минск” мотоциклы җыелып бетеп килә.

Үзебезнең йөри торган техникага килгәндә, швейцар сәгате кебек эшләүче “Минск” бар. Берничә ел элек “Иж-Спорт” алган идек. Аңа “запчасть”ләр җыю белән мәш­гульбез. Бу совет чорындагы иң шәп мотоцикл санала, СССР мотосәнәгатендәге легенда дип тә атыйлар. Аны үзебез өчен бик тәмләп кенә җыябыз. Детальләр дә юк, килеп чыкса да кыйммәт.

Менә шундый чир белән авырыйм. Төзәлмәслек хроник чир. Бәхеткә, юк-юк дисәң дә, минем кебекләр очраштыра. Без кайбер социаль чел­тәрләрдә төркемнәрдә торабыз. Мәсәлән, “Иж-Спорт” сөючеләрнең бер төркемендә тугыз меңгә якын кеше тер­кәлгән. Анда детальләр табу, төзәтү кебек мәсьәләләр буенча сөйләшәбез. Кайбер запчастьләрне чит илләрдән кайтартырга туры килә. Шулай, “мотобратство” шактый киң җәелгән.
Илдә мотоцикл җитештерү сәнәгате җимерелмәгән булса, бәлки, бу хобби булмас та иде. Чөнки бу үзенә күрә бер антиквариат төре кебек.

Мөнир ВАФИН.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас