+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчеләре

"Кызыл таң"да бу вазыйфа кайчан барлыкка килгән, аны кемнәр башкарган һәм башкара?

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчеләре
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчеләре
Республика гәзитләре журналистлары, аерым алганда, үз хәбәрчеләре турында ике китапны матбугатта хезмәт юлым башланганда йотлыгып, фәһем, сабак ала-ала укыганлыгым исемдә. Болар — Василий Перчаткинның “Журналисты” (1958 ел), Рәис Низамовның “Үз хәбәрче” (1971, тагын өч елдан Мәскәүдә урысча да чыкты) китаплары. Соңрак элекке “Кызыл таң”чылар Нәҗип Асанбаев, Зөфәр Хәмидуллин, Эдуард Әгъзамов үз хәбәрче чакларындагы вакыйгаларга нигезләнеп, әдәби әсәрләр иҗат иттеләр.

Безнең гәзиттә үз хәбәрче вазыйфасы Бөек Ватан сугышыннан соң ук кертелә. Утны-суны кичкән өч каһарман яугир бу эшкә тәүгеләрдән булып кабул ителә. 1915 елда Яңавыл районының Карман авылында туган Мәсгуть Фатыйхов 1929 елда Казан полиграфия училищесына укырга керә. 1930 елдан биш ел Яңавыл типографиясендә хәреф җыючы һәм директор була. Директорлык вазыйфасын Тәтешле һәм Кандра районнарында да башкара. Аннары КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп үрләтелә. 1941 елның сентябрендә райкомнан фронтка китә. Шул ук елда фронтның алгы сызыгында партиягә керә. Каты яралана, III дәрәҗә Дан ордены, “Мәскәүне обороналаган өчен” медале белән бүләкләнә. Яңавылга икенче группа инвалиды булып кайта, ВКП (б) райкомы инструкторы булып эшли, 1945 елда өлкә партия мәктәбен тәмамлаганнан соң “Кызыл таң”ның Борай төбәге буенча үз хәбәрчесе вазыйфасына тәгаенләнә.
Шуннан 30 ел үткәч, мин Борайга еш кына командировкага барганда район гәзитендә эшләүче Мәсгуть абзый белән аралаша идем, ул “Кызыл таң”чыларны сораша, бездә эшләгән елларын сагынып сөйли иде.
Каһарман фронтовикларның икенчесе — Исмәгыйль Латышин. Авыргазы районының Иске Тимешкә авылында 1902 елда ярлы крестьян гаи­ләсендә туган. Барлык биш туганы да картәтиләре исеме буенча Йосыпов булып языла. Исмәгыйль исә, Йосыф картның кушаматы “Латышка”ны исенә төшереп, Латышин фамилияле булып китә. 12 яшеннән үз көнен үзе күрә: алпавыт тегермәненә ашлык салып тора. 1925 елда армия сафына алына, хәрби училище тәмамлый. Корсунь-Шевченко шәһәрен азат итүдәге батырлыклары өчен “Советлар Союзы Герое” исеменә тәкъдим ителә, ләкин командование тутырып җибәргән документлар кайдадыр югалып кала. Литваны азат итү сугышларында катнаша, Җиңү көнен Румыниядә каршылый.
Майор Латышин ике тапкыр каты яраланып, контузия алып, Кызыл байрак, беренче дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары, медальләр белән бүләклә­неп, 1945 елның җәендә гаиләсе яшәгән Бәләбәйгә кайтып төшә. Аңа җитәкче вазыйфалар тәкъдим итәләр, әмма яшьтән үк иҗат белән мавыккан офицер үзен матбугат өлкәсендә сынап карарга тели. Бәләбәй, Әлшәй, Ярмәкәй районнары буенча гәзитебез­нең үз хәбәрчесе булып эшләп, 1962 елда пенсиягә чыга.
1903 елда Ырынбур өлкәсенең Краснохолм районы Зубочистка поселогында туган, бала чагы батраклык­та үткән, комсомол елларында Муса Җәлил белән эшләгән, дуслашкан Кәлимулла Габитов безнең редак­циядә 1938 елдан эшли. Сугышта — 112нче Башкорт кавалерия дивизия­сенең каһарман яугире. Ике тапкыр беренче дәрәҗә “Ватан сугышы”, берәр тапкыр икенче дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары белән бүләкләнә. Майор Габитов Җиңү көнен Эльбада бәйрәм итә. Сугыштан соң да ел ярым хәрби хезмәттә кала әле ул.
1946 елда “Кызыл таң”ның Октябрьский, Туймазы, Шаран төбәге буенча үз хәбәрчесе итеп эшкә алына. Берничә ел редакция аппаратында да эшләп ала. 1953 елда кабат Октябрьскийга китә. Ә тагын да ун елдан — 60 яше тулган көнне пенсиягә чыга.
Замандашларының хәтерләвенчә, Кәлимулла Габитов мәкаләләр, очерклар, фельетоннар гына түгел, берничә җыентык тупларлык шигырьләр дә яза, әмма алар нәшер ителмичә кала. Сиксән яшенә җитеп барганда аның кавалерия дивизиясенең сугышчан юлына багышланган “Туган илнең ялгыз каенын да рәнҗетергә ирек бир­мәбез” дигән әдәби-музыкаль композициясе Башкортстан радиосы аша яңгырый.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе вазыйфасына арытабангы елларда кабул ителгәннәр дә утны-суны кичкән яугирләр була. Мәсәлән, 1925 елда Нуриман районының Бикморза авылында туган Зәйнулла Вәлиев (рес­пуб­ликаның берничә төбәгендә эшли), 1913 елда Туймазы районының Аблай авылында туган Әшрәф Балтин (Октябрьский шәһәре һәм Туймазы районы буенча), 1914 елда Яңавыл райо­нының Ижбулды авылында туган Әдһәм Галиев (Яңавыл төбәге), 1923 елда Стәрлебаш районының Әмир авылында туган Фәйзулла Мөрәсев (Стәрлебаш төбәге)...1947-49 елларда безнең коллективка кергән бу дүртәү­нең кайсылары партия эшенә күчере­лә, кайсылары район гәзитендә эшли. Ә инде 1915 елда Кушнаренко райо­нының Каратәкә авылында туган, сугышны капитан дәрәҗәсендә тәмам­лаган һәм “Кызыл таң”ның Чакмагыш, Дүртөйле, Бөре төбәкләрендә үз хәбәр­че булган Шәмгун Бәдретдинов нибары 41 яшендә якты дөньяны калды­рып китә.
Һәм барыбызга да билгеле исем — Нәҗип Асанбаев. 1941 елда Рязань артиллерия училищесында укып чыга һәм сугышның башыннан ахырына кадәр танкларга каршы ата торган пушкалар батареясе командиры була. Ике тапкыр каты яралана, контузия ала, беренче һәм икенче дәрәҗә “Ватан сугышы”, ике “Кызыл йолдыз” орденнары белән бүләкләнә. 1949 елның декабрендә Язучылар берлеге юллавы буенча армиядән демобили­зацияләнә һәм “Кызыл таң”да ун ел әдәби хез­мәт­кәр, бүлек мөдире, гәзит­нең Октябрьский, Салават шәһәрләре буенча үз хәбәрчесе була. Бу чорда аның нефть чыгаручылар һәм аны эшкәр­түчеләр, төзүчеләр турында күпсанлы очерклары һәм сәхнәләрдә гөрләп баручы пьесалары иҗат ителә.
“Кызыл таң” белән гомеренең ахырына кадәр (ә ул 2013 елның 28 мартында 92нче яшендә вафат булды) иҗади элемтәдә яшәде. Ул Башкорт­станның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, РСФСРның атказанган мәдә­ният хезмәткәре, БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Дуслык” һәм Салават Юлаев орденнары кавалеры иде.
Илленче еллар башында үз хәбәр­челәр эшчәнлеген мөхәррир урынбасарлары контрольдә тота, тиешле юнә­леш бирә, кимчелекләрне тән­кыйть­ли. Мәсәлән, Тимер Алюк язган берничә хатны укырга туры килде миңа. Ул хатлар — үзе бер мәкалә темасы, үзе бер журналистика мәктәбе. “Сезнең төп бурычыгыз урыннарда авторлар һәм хәбәрчеләр туплаудан торуы турында берничә тапкыр әйтел­гән иде инде, — дип башлап китә ул 1950 елдагы бер хатында. — Ә сез меңнәр трибунасы булырга тиешле гәзиткә соңгы вакытта үзегез генә яза башладыгыз. Бу хәл укучыларда хаклы рәвештә канәгатьсезлек тудыра. Укучы хатларына гәзит битен­дә урын табылмый, редакциядә аның аһ-зарын ишетмиләр икән — тиражның акрын артуына да аптырыйсы түгел. Үз хә­бәрче айга 4-5 мәкалә бастырса җит­кән, һәм алар кискен проблема күтәр­гән тәнкыйть мәкаләләре булырга тиеш. Ә инде агымдагы эшләр барышын яктыртуны эшче һәм авыл хәбәр­челәренә тапшырыгыз, бу эштә аларга сез ярдәм итегез”.
1975 елның гыйнварында мин “Кызыл таң”да эшли башлаганда гәзитнең үз хәбәрчеләре тугыз, ә редакциядә аларның җитәкчесе Фәйзи Шаяпов иде. Баһадир гәүдәле, тыныч холыклы, ачык йөзле, үз дәрәҗәсен белеп, салмак кына атлап йөрүче, тавышын күтәрмичә, җай гына сөйләшүче 60 яшьлек бу абзый үз хәбәрчеләргә еллык, квартал, айлык планнар, ашыгыч заданиеләр, шулай ук мәкаләләренә карата планеркада әйтелгән мактау һәм тәнкыйть сүзләрен җиткерә, язмаларының бүлекләрдә һәм секретариаттагы хәрәкәтен контрольдә тота, ашыгыч булганнарын үзе карап-төзә­теп, машинкада бастырып ала, эш­ләренә йомгак ясап, аларны почта аша җибәрә, телефоннан хәл-әхвәл­ләрен сорашып тора. Яратучы һәм таләпчән ата кебек, үз хәбәрчеләрне ул үз балаларыдай якын күрә, “минем егетләр” дип йөртә, редакциядә яки район-шәһәрләрдә “егетләре” нахакка кыерсытылган очракта да, аларны яклап, киң күкрәген калкан итеп куя. Иҗади мөмкинлекләрен генә түгел, шәхси тормышларын да бөтен нечкә­лекләренә кадәр белә иде.
Яздан көзгә кадәр үз хәбәрчеләрнең һәрберсе берәр айга (кайберләре озагракка да) редакция аппаратына эшкә чакырыла иде. (Гәзит исен онытмасыннар, ди иде мөхәррир Ремель Дашкин). Уфа кунакханәләренә “егетләре”н урнаштыру шулай ук Фәйзи абзый җилкәсендә. Ә аның элемтәләре көчле, тиешле кешесенә бер шалтыратуы җитә: хәбәрче өчен урын әзерләргә өлтерәп торалар.
Бер урында озаклап “мүкләнеп” ятмасыннар, “һава алыштырсыннар”, яңа җирләр, кешеләр күрсеннәр, дип үз хәбәрчеләрне республиканың бер читеннән икенчесенә, әйтик, Нефтекамадан — Хәйбуллага, Мәләвездән Кыйгыга озайлы командировкага җи­бәрү дә еш булып тора һәм бу чараларны гамәлгә ашыру да Фәйзи абзыйга кушыла иде.
Ул чактагы тугыз үз хәбәрченең берсе — Борайдан Әниф Яхин эштән 1975 елда китте. Ә калган сигезе белән миңа бик озак еллар бергә эшләргә насыйп булды. Һәрберсе шәхес иде аларның. Мәсәлән, Эдуард Әгъзамов Нефтекама төбәгендә берөзлексез 38 ел эшләде. Стәрлетамактан Мариус Максютовның, Бүздәк, Илештән Зө­фәр Хәмидуллинның үз хәбәрче стажы утыз елдан артып китте. Вәли Җиһан­шин — Туймазы, Суфиян Әбү­заров — Бәләбәй, Марис Нәзиров — Мә­ләвез, Өлфәт Гәрәев — Дүр­төйле, Рәис Риянов Караидел төбәк­ләрендәге тормышны, эшләр барышын озак еллар буе объектив яктыртты, гәзит укучыларны фәһемле язмалары белән куандырды.
“Кызыл таң”ның 1945 елдан соңгы тарихында (77 елда) 71 үз хәбәрче эш­­­лә­­гән. Биредә аларның унсигезен генә телгә алдым.
Әле бу вазыйфаны биш каләмдә­шебез башкара. Шул исәптән Благовардан Фәнүр Гыйльмановның бу урындагы эш стажы 36 елдан артып китте. Илеш төбәгендә — Идрис Сәетгалиев, Дүртөйледә Миләүшә Латыйпова, Нефтекамада — Гөлнара Гыйлемханова, Кырмыскалыда Эльвира Ямалетдинова гәзитебезнең үз хәбәрчеләре булып эшлиләр.

Фәрит ФАТКУЛЛИН.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: