Башкортстанда көзге чакырылыш кампаниясе дәвам итә. Быел чакырылыш бер айга соңрак башланды — бу өлешчә мобилизация белән бәйле. Вакытлы хезмәт урыннарына республикадан 4 мең кеше китәчәк.
Булачак Ватан сакчылары хәрби частьларга барыр алдыннан кирәкле барлык киемнәрне, хезмәт өчен кирәкле инвентарьны ала. Алда призывникларны ант кабул итү, шулай ук яшь яугир курсы көтә. Быел хәрби частьларда әзерлек этабы биш айга кадәр арттырылды.
Башкортстанның хәрби комиссары Михаил Блажевич сүзләренчә, алар СВОда катнашуга җәлеп ителмәячәк. Төп вакытны егетләр хәрби һөнәр алуга сарыф итәчәк.
Көзге чакырылыш 2022 елның 31 декабрендә тәмамланачак. Бер елдан соң солдатлар өйләренә кайтачак. Исән-сау булсыннар!