“Коронавирус инфекциясеннән котылдык” дип кычкырып әйтергә әле иртәрәк булса да, тормыш бераз җайга кереп бара төсле. Һәрхәлдә, бүген инде битлек кими эшкә бара алабыз, кибетләргә кергәндә тән температурасын тикшереп торучы, яисә прививка ясату турында сертификат таләп итүчеләр юк, төрле мәдәни чаралар үткәрүгә дә чикләр алынды. Ничек кенә булмасын, бу авыруның тиз арада тарала алуын, аның никадәр зур аянычларга китергәнен дә беләбез. Шуңа да саклану чараларын “өстән кушылганга” түгел, ә үзебез аңлап күрергә тиешбез. Әйе, берничә ел эчендә тормышыбызның астын-өскә әйләндергән инфекция турында бик күп сөйләргә була, әмма бүген коронавирусның сәламәтлеккә салган зыяны турында гына түгел, ә башка өлкәләрне дә үзгәртүе турында уйланасы килә.
Быел җәй апам кунакка килде. 15 ел элек ул Уфадан кулларына диплом алып, район үзәгенә эшкә кайтып киткән иде, шунда кияүгә чыгып, торып та калды. Беркөн иртә белән шәһәрдәге эшләре буенча чыгып китте ул.
– Без укыганда шәһәрдә сукбайлар күп иде. Кибет буенда басып торган эчкечеләр дә җитәрлек булды. Соңыннан алар акрынлап юкка чыкты. Ә бүген тагын алар игътибарны җәлеп итте. Иртәнге 8-9 сәгатьләр тирәсендә үк кибет алдында шешенеп беткән кешеләрне күреп, 20 ел элек булган Уфага кире кайткан төсле булдым. Шунысын да игътибарга алдым, алар әле сукбай хәленә үк төшкән эчкечеләр түгел. Киемнәре дә ярыйсы гына. Алар әле эчкечелеккә сабышып кына бара, — диде.
Бу сүзләрдән соң мин дә әлеге хәлгә игътибар итә башладым. Чыннан да, бүген шәһәр урамында сукбайлар да, эчкечеләр дә җитәрлек. Кибеткә кергәч, чиратта торганда да сатып алучыларның кәрзиненә күзем еш төшә. Кич эштән кайтканда кибеткә керүчеләрнең кәрзинендә ипи, сөт һәм башка көндәлек кирәк-ярак янында берәр шешә дә була...
Коронавирус тарала башлагач туган ыгы-зыгы әле онытылмаган. Аптекаларга вируслы авыруларга каршы дару табып булмый, тапкан хәлдә дә аларның бәясе югары. Әле бу дарулар вирустан саклый, дигән генә сүз дә юк иде. Аның каравы, “коронавирус сабыннан һәм спирттан курка” дигәнне еш ишеттек. “Профилактика өчен һәр кичне берәр рюмка эчеп ятарга кирәк”, диючеләр дә күп булды. Алкогольнең коронавирусны дәвалыймы-юкмы икәнен белгечләр ачыклар. Әмма шулай да эчкечеләрнең бу авыруны йоктыруы турында ишеткәнем булмады.
Быел җәй тагын бер нәрсә игътибарны җәлеп итте. Элек әйләнә-тирәдә берничә авыр гәүдәле кеше генә була иде. Андый кешеләрне күргәч, йөрәк авыруыннан, яисә шикәр диабетыннан интегәдер инде, дип уйлый идек. Ә хәзер андыйлар бик күп. Кызык өчен әти-әнинең яшь чакларында төшкән фоторәсемнәрен карыйм. Туганнары, дуслары белән җыелганда төшкәннәре бик күп. Алар арасында бер генә симез кеше дә юк!
Инфекция тарала башлагач, кеше белән артык аралашмаска, урамга чыгып йөрмәскә тиеш булдык. Чыннан да, вирус тиз арада тарала башлагач, аны туктату өчен күрелгән иң катлаулы чараларның берсе булды бу.
Без яшәгән йортның беренче катында “Пятерочка” кибете урнашкан. Беркөн эштән кайтып килгәндә бер курьерның, шуннан чыгып, безнең өйгә кергәнен күрдем. Икәү бергә 7нче катка күтәрелдек, ул күршеләргә кереп китте... Безнең күршеләр беренче катка төшеп, азык-төлек алмый, әле дә шундый хезмәттән файдалана икән. Ягъни өйдә яту гадәте болардан әле китмәгән.
Коронавирус керткән тагын бер начар үзгәрешне телгә аласым килә. Телефон, планшет, компьютер һәм башка гаджетларның сәламәтлеккә ни кадәр начар йогынты ясаганын искә төшерү кирәк тә түгелдер. Әле 3-4 ел элек балаларыбыз белән моның аркасында җитди көрәш алып барсак, хәзер бу нәтиҗәсез... Укучы балаларны мәҗбүриләп дигәндәй онлайн укуга күчерделәр. Һәрбер ата-ана баласына компьютер алып бирә алмаганлыктан, алар кечкенә телефон экранына карап, сәгатьләр буе утырырга мәҗбүр булды. Балаларның баш, күз авыртуына зарлануы, аларның психик торышының тотрыксызлыгы һәм башка үзенчәлекләре балалар табибларына йөрү очракларын арттырды. 6нчы сыйныфта укучы улымның сыйныфындагы балаларның яртысы күзлек кия хәзер. Ә 1нче сыйныфка барганда ике баланың гына күз күрүе начар иде. Пандемия вакытында көннәр буе телефонда утырган балалар бүген дә шул гадәтеннән арына алмый. Алар хәзер күрешми генә төрле челтәрләрдә бер-берсе белән уйный, аралаша, өй эшләрен башкара.
Коронавирус инфекциясе тарала башлау белән: “Тормыш үзгәрәчәк, без башкача элекке кебек яши алмаячакбыз”, — дигән сүзләр еш яңгырады. Тәүге вакытта бу сүзләрнең асылына төшенеп булмаса да, хәзер инде аларның дөрес булуына инанабыз. Без, чыннан да, бик нык үзгәрдек. Тормыш та үзгәрде. Кеше, аның рухи халәтенә вирус зур зыян салды. Юкка гына соңгы берничә елда психик авыру белән чирләүчеләр саны артмагандыр.
Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология тикшеренү үзәгенең эпидемиология һәм оештыру проблемалары бүлеге җитәкчесе Борис Казаковцев бер интервьюсында соңгы вакытта Русиядә яшәүче һәр өченче кешедә психик тайпылыш бар, дигән иде.
Моннан берничә ел элек Башкортстан беренче тапкыр ачыкланган психик тайпылышлар булган пациентлар саны буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар бишлегенә эләкте. Рейтингта республика, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Татарстаннан соң, дүртенче урынны алды.
Сүз уңаеннан, Башкортстанда психик тайпылышлар булган балалар саны да арта. 2017 елда шушы диагноз белән 20 387 пациент булса, 2020 елда аларның саны 66151гә җитте.
Ничек кенә булмасын, без киләчәккә оптимизм белән карап өйрәнгән. Коронавирус керткән уңай үзгәрешләрне дә телгә алырга кирәк. Шуларның берсе — халык үз сәламәтлегенә күбрәк игътибар итә башлады. Яшерен түгел, күбебез авыру аяктан еккач кына “больничный”га китә, дәваханәгә бара иде. Ә хәзер аптекаларда витамин комплекслары алучыларны еш очратырга була. Организмда ниндидер үзгәрешләр тоя башлагач та вирусларга каршы дарулар эчәргә өйрәндек. Күпләп булмаса да, спортка, сәламәт тормыш алып баруга тартылучылар саны да артты.
Коронавирусның технологияне үстерүгә дә йогынтысы зур булды. Без Интернет аша илнең төрле почмакларыннан әйберләр сатып алырга өйрәндек, күбебез өйдән генә эшләргә өйрәнде. Бу бик күп чыгымнарны кыскартуга да өлеш кертте.
Әйе, без хәзер, чыннан да, элекке кебек яши дә алмыйбыздыр, бәлки. Шулай да үзебез турында гына уйламый, якыннарыбызны кайгыртуны онытмасак иде. Эчәргә салышкан кеше белән дә, көне буе телефоннан аерыла алмаганнар белән дә бер түбә астында яшәү рәхәт түгел.
Гөлия ГӘРӘЕВА.