+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Киләсе елда алданган дольщиклар бетәргә тиеш

Быел республиканың төзелеш комплексы рекордлы 3 млн. кв. метр торак тапшыруга якынлашты.

Киләсе елда алданган дольщиклар бетәргә тиеш
Киләсе елда алданган дольщиклар бетәргә тиеш

«Ләкин бу хәзер аз. Безгә республика шәһәрләре үсеше өчен яңа мәйданчыклар турында уйларга кирәк. Уфаның Забелье бистәсенә без инде 8,4 млрд. «ДОМ. РФ» инфраструктур облигация займнарын җәлеп иттек һәм бу перспектив территорияне үзләштерүгә керешәбез.
Инфраструктур бюджет кредитлары кысаларында Кузнецов затонында социаль һәм юл инфраструктурасы, Нефтекамада коммуналь инфраструктура объектлары төзелешенә 19,6 млрд. сум җәлеп иттек.

«Стимул» программасы кысаларында без шәһәрләребездә инженер һәм транспорт инфраструктурасын үстерәбез. Ансыз торак тапшыру күләменең тизләтелгән үсеше мөмкин түгел.

Хөкүмәт һәм шәһәр хакимиятләре эшне шулай оештырсын: төзүчеләр айлар буе төзелешкә рөхсәт көтеп тормасыннар. Әгәр дә барысы да әйбәт булса һәм моның өчен бөтен сәбәпләр бар икән, тиз арада рөхсәт бирегез. Срокларның уйлап чыгарылган сәбәпләр аркасында озакка сузылуын күрсәм, сез башка мәнфәгатьләрне күз алдында тотасыз, дип санаячакмын», - диде Радий Хәбиров хәбәрне игълан иткәндә.

Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, киләсе елда «алданган өлешчеләр» проблемасын тулысынча ябу планлаштырыла, ә 2030 елга «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының максатчан күрсәткечен үтәргә: ел саен 4әр млн. кв. метр арзан һәм уңайлы торак төзергә тиешбез.

«Аеруча мохтаҗ гражданнарга ярдәмне көчәйтәчәкбез. Ташламалардан файдаланучыларның торак мәсьәләсен хәл итүгә быел 3,4 млрд. сум юнәлтелгән, шул исәптән 2,7 млрд. – республика бюджетыннан. 2020 елның 1 гыйнварына кадәр чиратка баскан ятимнәр өчен мөһим программа кабул ителде, 2,5 мең ятим балага торак бирдек инде. Якындагы ике елда тагын 1 775 ятим торак алачак», - диде Радий Хәбиров.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: