+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фейкларга каршы сугыш игълан ителде

Башкортстанда Телеграм мессенджерда “Фейкларга каршы сугыш. Башкортстан" платформасы эшли башлады.

Фейкларга каршы сугыш игълан ителде
Фейкларга каршы сугыш игълан ителде
Ел башыннан бу ресурста 9 федераль һәм 28 төбәк фейк эшкәртелгән. "Башкортстан ЦУР" проекты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Черенков сүзләренчә, күпчелек мәгълүмати фейклар махсус хәрби операция темасы белән бәйле. Әйтик,мобилизация тәмамланганнан соң уфалыга хәрби комиссариатка повестка тапшыру турындагы ялган хәбәр.

- Ялган яңалыкларның максаты - резонанс характердагы провокацион мәгълүмат аша шау-шу туыру. – дип дәвам итә Дмитрий Черенков, -Фейкның төп бурычы - информацион повестканы тотып алу һәм аны үзенчә җиткерү, шулай итеп ялганның эчтәлеге берникадәр вакыт аның йогынтысына дучар булган кешенең һушын алып тора. Ялганның башка максаты юк.

«Россия сегодня» мәйданчыгында «Фейк мәгълүматына каршы тору буенча эш йомгаклары» матбугат конференциясе барышында фейклар таралуга каршы тору ысуллары һәм аларга каршы көрәш өчен инфраструктура булдыру турында сөйләделәр. Анда «Диалог Регионы» генеральный директоры Владимир Табак, шулай ук хакимият органнары, эре мәгълүмат мәйданчыклары вәкилләре, Русия субъектлары башлыклары катнашты.

Владимир Табак сүзләренчә, 2022 елда Русия территориясендә таратыла торган фейклар саны 3,7 меңнән артып киткән. Ялган мәгълүмат күләме, узган ел белән чагыштырганда, 6 тапкыр арткан, челтәрдән кулланучыларның 60 %тан артыгы атнага ким дигәндә бер тапкыр ялганга очрый. Иң популяр фейклар: үзләре төшергән ялган производство яки архив фотолары һәм видеолары, ялган документлар, белә торып мәгълүматны бозу. Фейклар киң таралышны СВО һәм Кырым территорияләрендә ала. Дөрес булмаган мәгълүмат үрнәкләре бик күп. Әйтик, янәсе юнармиячеләрне мобилизацияләячәкләр, һәм метрода метрополитен билетларында атом-төш сугышы башлану турында хәбәр итәләр.

Табак сүзләре буенча, ялган хакыйкатьләр көннән-көн дөреслеккә ошый бара, бу кулланучының элемтә каналларына ышаныч чикләрен бетерә һәм дөрес булмаган мәгълүматны бетерү кирәклеген күрсәтә. Быел «Диалог» "Лапша Медиа" фактчекинг платформасын эшләтеп җибәрде, ул экспертлар, әйдәп баручы мәгълүмат чаралары һәм вузлар тарафыннан фейкларга квалификацияле бәя бирә.

"Лапша Медиа" - ул чат-бот та, медиамониторинг та, Фейкларга каршы тору турында меморандум кысаларында интернет-мәйданчыклар белән партнерлык, фейклар базасы һәм санлы грамоталылык буенча белем бирү контенты да. Платформа эшли башлаганнан бирле публикацияләрне һәм хәбәрләрне тикшерү өчен 85 меңнән артык запрос килгән.

Владимир Табак билгеләп үткәнчә, Русия халкы мәгълүматны тануда еш кына үз-үзенә чиктән тыш ышанучан булып чыга, ә ялганны хакыйкатьтән фактчекинг ресурсыннан башка аеру җиңел түгел.
- Без мәгълүмати иминлеккә генә түгел, дәүләт иминлегенә куркыныч янау белән очраштык. Фейкларны вакытында эшкәрткәндә генә гражданнар өчен хәвефсез мәгълүмати мохит булдыру мөмкин, - диде ул.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: