Дәүләт киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән әңгәмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада "Әр-Рәхим" мәчете төзелешен тәмамлау өчен ким дигәндә 4 млрд. сум кирәклеген әйтте. Ул шулай ук ул, һичшиксез, төзелеп бетәчәк, дип ышандырды.
- Без сезнең белән бюджет акчалары белән идарә итүебезне аңлыйбыз. Бюджетны без дини объектларга сарыф итә алмыйбыз. Шуны аңладым: мин моны үзем эшләмәсәм, чөнки минем Башлык вәкаләтем бар, бернәрсә дә булмаячак. Мин моңа аек акыл белән карыйм. Бүген дә әйтә алам: 2023, 24 һәм 25нче елларда акча булмаячак, - дип белдерде Хәбиров.
Шулай ук Башкортстан Башлыгы «вәкаләтләре туктатылган» очракта, "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерү мәсьәләсе төбәкнең башка җитәкчесенә күчәчәк, дип ассызыклады.
Фото: ufa.bezformata.com